+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 гыйнвар 2017, 02:00

Максат — “беренче унлык”ка керү

Аны якынайтуда 2017 ел хәлиткеч адымнар белән билгеләнергә тиеш.Дөньякүләм финанс кризисы шаукымы үзен ярыйсы сиздерсә дә, 2016 ел республиканың социаль-икътисади үсешендә, гомум алганда, нәтиҗәле булды. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Яңа ел алдыннан Башкортстан юлдаш телевидениесендә эфирга чыккан “Власть җавап бирә” тапшыруында белдерде.

Рөстәм Хәбиб улы билгеләвенчә, былтыр республикада барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча да үсеш күзәтелгән. Аерым алганда, сәнәгать тармагы елны 2 процент үсеш белән тәмамлаган. Авыл хуҗалыгында соңгы елларда иң зур күләмдә — 3 миллион 440 мең тонна ашлык үстереп алынган. Ел башында төзелеш темпларының акрынаюы борчу тудырса, ел ахырына ул тармак та уңай динамикага чыккан. Иң мөһиме — социаль өлкәдә хәлнең сизелерлек яхшыруына, шулай ук хезмәт хакларының күтәрелүенә ирешелгән.

Аңлашыла ки, ил күләмендә хәл ярыйсы ук катлаулы хәл-шартларда Башкортстанда төп тармакларда шушы рәвешле үсешкә чыга алу республикада барлык дәүләт структура­ларының да максатлы эшләве, җитәкчелек тарафыннан күрелгән күләмле чаралар нәтиҗәсе булып тора. Мәсәлән, Рөстәм Мәрданов белдерүенчә, былтыр ел башында төзелештә хәл катлаулангач, тармакка ярдәм күрсәтү буенча чаралар планы эшләнә. Аерым алганда, ипотека кредитларының процент ставкаларын субсидияләү буенча өстәмә чаралар, башка ярдәм төрләре булдырыла. Нәтиҗәдә, тармак ел ахырына ук билгеләнгән планга җитеп, уңай динамикага чыга.

Аграр тармакның ил күләмендә әйдәүчеләр исемлегенә күтәрелүендә дә республикада булдырылган ярдәм чараларының өлеше бәяләп бетергесез. Әйтик, чәчүне башкарып чыгу өчен былтыр республика казнасыннан өстәмә рәвештә 500 миллион сумнан күбрәк акча бүленсә, ел ахырында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тармактагы аерым программаларны, шул исәптән “500 ферма” программасын финанслауны арттыру турында махсус карар кабул итте. Әлбәттә, болар барысы ахыр чиктә аграр тармактагы ел нәтиҗәләрендә дә өстәмә продуктлылык, яңа уңыш-казанышлар белән билгеләнде.

Үз чиратында, дәүләт дәрәҗә­сендә күрелүче әлеге чаралар, ире­шелгән үсеш күрсәткечләре республиканы 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясендә билгеләнгәннәрне тормышка ашыруның чираттагы этабы булып тора. Мәгълүм булуынча, стратегия таләпләренә ярашлы, 2030 елга Башкортстан үзенең социаль-икътисади өлкәдәге төп күрсәткечләре буенча илдә әйдәүче ун, хәтта аерым өлкәләрдә биш төбәк исәбенә керергә тиеш. Ә моның өчен, Рөстәм Мәрданов билгеләвенчә, Башкорт­стан­ның ел саен төп күрсәткечләрен яхшырта баруы зарур.

Республиканы 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү буенча стратегиядә билгеләнгән позицияләр­гә чыгу өчен нинди мәсьәләләрне хәл итү көн таләбе булып тора соң? Бу җәһәттән быел кайсы өлкәләр аеруча җитди игътибар үзәгендә булачак?

“Власть җавап бирә” тапшыруында Рөстәм Мәрданов аерым игътибарны юллар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләләренә юнәлтте. Былтыр гына да бу максатта 15 миллиард сум тотынылган. Шул рәвешле былтыр республикада юллар сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә яхшыртуга ирешелгән. Һәм, әйтергә кирәк, быел да бу юнәлештә эш шундый ук колач белән дәвам итәчәк. Ахыр чиктә исә якын елларда республиканың юл челтәрен илдә иң үсешкән дәрәҗәгә чыгару максаты куела.

Икенчедән, республикада инвес­тицион эшчәнлек яңа сулыш ала. Мәсәлән, “Башнефть” компаниясе былтыр инвестицияләр күләмен 50 миллиард сумга арттырган. Шулай ук “Газпром нефтехим Салават” пред­приятиесендә дә күләмле инвестиция проектлары тормышка ашырыла, аларның кайберләре инде шушы көннәрдә үк файдалануга тапшырылачак. Янә килеп, республикада ике эре ТЭЦ төзелә. Аларның берсе башкаланың Затон бистәсендә урнашачак һәм “Интер-РАО” җәмгыяте тарафыннан төзеләчәк, аның гомум бәясе 25 миллиард сум булачак. Икенче ТЭЦ “Новосалаватская” исемен йөртәчәк. “Кроношпан” инвестиция проекты да инде якын чорда үз җимешләрен бирә башларга тиеш. “Башлеспром” җәмгыяте исә Әмҗә урманчылыгында эре инвестиция проектын тормышка ашырырга ниятли. Аграр тармактагы эре инвес­тиция проектларының анык нәтиҗә­ләрен дә якын чорда күрә башларга тиешбез.

Урынлы сорау туа: Башкортстанга шушы рәвешле зур күләмдә инвестицияләр җәлеп итү төбәк үсешенә, тәгаен анда яшәүчеләргә нәрсә бирә соң?

— Беренче чиратта, бу өстәмә эш урыннары булдырачак. Әлеге инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә инде якын чорда 20 мең эш урыны барлыкка килергә тиеш.

Икенчедән, барлык дәрәҗә бюджетларга да салым түләүләре артачак. Булган проектлар гына да бюджет керемнәрен 50-60 миллиард сумга арттырачак дип көтелә. Ягъни инвестицияләр җәлеп итүнең файдасын республикада яшәүче һәркем тоячак, — диде бу уңайдан тапшыруда Рөстәм Мәрданов.

Шушында ук ул җавабын анык мисал белән дә тулыландырды. Мәсәлән, башкаланың Затон бис­тәсендә яңа ТЭЦ төзү Уфаның шушы районында 6 миллион квадрат метр торак төзү мөмкинлеге булдырачак.

Үз чиратында, республикада алдагы чорда производство куәтләренең яңа баскычка чыгачагын, шуның нәтиҗәсендә казна мөмкинлекләре артачагын күз уңында тотып, социаль өлкәдә дә колачлырак проектлар билгеләнә. Мәсәлән, “инициативалы бюджет” проекты кысаларында гына да, республика халкы фикерен һәм башлангычларын исәпкә алып, 470 проект билгеләнгән. Болар юлларны төзекләндерүне дә, су белән тәэмин итүне дә, социаль-мәдәни объектлар төзүне дә, башка мәсьәләләрне дә үз эченә ала. Аларны тормышка ашыруга 450 миллион сум, шул исәптән республика казнасыннан 300 миллион сум, юнәлтеләчәк.

Республикада илкүләм әһәмият­тәге эре проектларны тормышка ашыру буенча да зур эшләр көтелә. Уфа шәһәре һәм башкалага якын районнар юлларын төзекләндерү, яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару буенча колачлы проектларда катнашу, аларны тормышка ашыру күздә тотыла. Янә килеп, инде бүген үк онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын төзү буенча тиешле процедуралар үтә. Шулай ук быел, былтыр файдалануга тапшырылган Затон күперенә бәрабәр, янә бер зур күпер төзелешенә нигез салу максаты куела. Ул я башкаланың төньяк өле­шендә, я аэропорт юлында булыр дип күзаллана. Ихтимал, бу объектлар республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” проектына да кертелер.

Кыскасы, 2016 ел нәтиҗәләре ярыйсы ук куанычлы булган кебек, алда тагын да зуррак эшләр көтә. Аларны тормышка ашырып чыгарга бездә ихтыяр көче дә, финанс мөмкинлеге дә, кыюлык һәм бер­дәмлек тә җитәр дигән изге теләктә калыйк!
Читайте нас: