Хөкүмәт нинди генә чаралар күрсә дә, халыкны фатир алырдай хезмәт хакы белән тәэмин итә алмый. Шуңа күрә, яшәү шартларын ипотека, өлешләтә төзү ысуллары белән генә хәл итәргә мөмкин. Әлбәттә, озак еллар дәвамында бурыч түләп яшәү өчен тотрыклы хезмәт хакы түләнгән эш урыны кирәк. Алганны бирү турында алдан уйлау мөһим. Чөнки банклар биргән акчасын закон рөхсәт иткән юллар белән процентлары белән юллап алырга хаклы. 2015 елда республикада нибары 63 мең кеше генә ипотекага торак шартларын яхшыртырга батырчылык икән. Нибары диюем юктан түгел. Чөнки бу күрсәт-кеч 2014 елдагыдан 8 меңгә кимегән. Былтыр ипотека кредитлары саны 2015 елдагыдан 10,9 процентка арткан. Мондый максатка ирешергә еллык ставкаларның төзелеп килүче йортларда — 12, гамәлдәгесендә 13 процентка якын булуы ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, ипотекага торак алучылар саны буенча Уфа шәһәре Мәскәүдән кала илдә икенче урынга күтәрелгән. Төбәк җитәкчелегенең тырышлыгын да ассызыклау мөһим. Башкортстан Хөкүмәте илдә беренчеләрдән булып бурычын түли алмаучыларга ярдәм кулы сузды. Төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгать җитештерүе артуы, икътисад үсеше халыкның киләчәккә ышанычын ныгытты. Республикада яшәүчеләрнең икътисади кризиска игътибар итмичә, дәррәү торак шартларын яхшыртуы, һичшиксез, урындагы властька ышануына да бәйле.
Соңгы елларда алданган дольщиклар да күп булды. Кызганычка каршы, мондый күңелсез хәлләр Башкортстанда да теркәлде. Халык, кредит алып, йорт төзүдә катнашты. Шуңа карамастан, фатир ала алмады. Шул ук вакытта, кредитларын түләргә мәҗбүр булды. Ярык тагарак алдында калучылар күп урыннарга, шул исәптән Башкортстан җитәкчелегенә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов икътибарыннан да читтә калмады. Нәтиҗәдә, Башкортстанда торак төзүчеләргә таләпләр артты. Сүз административ киртәләрне арттыру турында бармый. Киресенчә, төбәккә килүче инвесторлар, шул исәптән төзелеш тармагы өчен, уңай-лы мохит тудырылды. Төзе-леш бизнесындагы эшкуарлар да бюрократик киртәләргә юлыкмады. Бары тик бер төп шарт мотлак үтәлде — төзүчеләр халыкны алдамый башлады һәм фатирлар үз хуҗаларын тапты. Нәтиҗәдә, халык төзелештә өлешләтә катнашуга янә ышана башлады. Бу хакта саннар да сөйли. Былтыр республикада 15 меңгә якын кеше өлешләтә катнашу килешүе төзегән. Бу 2015 елгы күрсәткечтән 13,4 процентка артыграк.
Берничә ел элек, ил җи-тәкчелеге төбәкләр алдына документларның электрон төрдәге әйләнешен җайга салу бурычы куйган иде. Мондый юл халык өчен уңай-лы. Су буе чират тору, каядыр бару, кемгәдер мөрәҗә-гать итү таләп ителми. Нибары Интернет һәм тиешле таләпләрне генә белергә кирәк. Торак базарындагы уңай үзгәрешләр бу юнәлештә дә чагылыш тапкан. Хокукларга дәүләт теркәвенә гаризалар саны буенча Башкортстан узган ел Русиядә икенче урынга чыккан. Беренче урында — Мәскәү өлкәсе.
2017 ел Русия һәм төбәк-ләр икътисады өчен нинди булыр? Бу хакта бары тик ел нәтиҗәләренә генә нигез-ләнеп фикер йөртеп булачак. Ә менә торак базарында хәл-ләрнең тагын да яхшырачагына өмет зур. Төзүчеләр былтыргы нәтиҗәләрне киметмәс өчен торак бәясен кинәт арттырырга ашыкмаячак. Халык мондый шартлардан файдаланып калырга тырышачак.