+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 февраль 2017, 02:00

Банклар тәмам шашты...

Коллекторларны “авызлыклаган” кебек, финанс учреждениеләре эшчәнлегенә дә таләпләрне катыландыручы закон кабул итәргә вакыт түгелме?Русиянең Дәүләт думасы депутатларын күп вакыт “йоклап утыруда”, тормыштан аерыл­ган законнар кабул итүдә тәнкыйтьләп телгә алсак та, парламентарийлар эшләгән көн кадагына суккан хокукый документлар да аз түгел. Шундыйлардан, һичшиксез, быелдан үз көченә кергән “Бурычларны кайтару буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруда физик берәмлекләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында” 231нче федераль законны да атарга мөмкин. Әлеге закон, чын мәгънәсендә, коллекторларның законсыз эш-гамәлләренә чик кую, халыкчан тел белән әйткәндә, аларны “авызлыклау” мөмкинлеге бирде.

Аерым алганда, хәзер коллекторларга бурычлының бирәчәген аның туганыннан яки якыныннан таләп итү түгел, аңа телефоннан шалтырату, бәй­ләнешкә чыгу да катгый тыела. Мондый төр хокук бозган өчен коллекторларга карата законда җитди җаваплылык каралган.

Янә килеп хәзер хөкем ителгән кеше дә һөнәри бурыч җыючы була алмый. Ул психологик һәм физик зыян китерергә, милекне бозарга яисә көч кулланырга да тиеш түгел. Коллектор бурычлы белән эш көннәрендә 8.00-22.00 сәгать­ләрдә, ял көннәрендә 9.00-20.00 сәгать­ләрдә генә арала­шырга мөмкин. Шәхси очрашулар исә атнага бер тапкырдан арта алмый. СМС-хәбәрләр, электрон хатлар, телеграф ярдәмендә, скайп, “ватсапп” аша бәйләнешкә керү тәүлегенә — бер, атнасына дүрттән күбрәк булырга тиеш түгел. Моннан тыш, коллекторлардан коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләттерү дә тыела. Шулай ук коллектор агент­лыкларының реестры төзеләчәк. Анда кергән фирмалар гына коллекторлык эшчән­леге алып баруга Хокук алачак.

Шул ук вакытта, коллекторлар эшчәнлегенә чикләүләр кертү һич кенә дә бурычлыларны җаваплы­лыктан азат итә дигәнне аңлат­мый. Аерма шунда гына — хәзер бурыч­лыларның бирәчәге законлы юл белән кайтарып алыначак, ә аларның танышлары һәм якыннары, ниһаять, тыныч тормыш белән яши башлаячак.

Болар хакында “Кызыл таң”ның 17 гыйнвар санында гәзит укучыларга җентекле итеп язып аңлат­кан идек инде. Һәм чыннан да, закондагы әлеге үзгәрешләрне хуплап, шушы вакыт эчендә гәзит укучылардан да күп кенә шалтыратулар һәм хатлар алынды. Бүген килеп исә коллекторларны “авызлыклаган” кебек үк, федераль дә­рә­җәдә банк­­лар эшчәнлегенә дә таләпләр­не катыландыручы закон кабул итәр­гә вакыт җитмәде микән дигән сорау куябыз. Хикмәт шунда, финанс учреж­дениеләренең бү­генге кайбер эш алымнары, кылык­лары, безнең карашка, чын-чыннан кеше хокукларын боза һәм законлы булудан шактый ерак тора. Еракка китмичә, шәхсән үземнең төрле банк­лар белән соңгы чордагы эш-гамәлләргә бәйле, дөрес­рәге, аларның мине үзлә­ренең клиент­лары сафына вербовкаларга (моны башкача атап булмый!) тырышу алымнары хакында берничә мисал китерәм.

Менә инде бер ай дәвамында Русия күләмендә иң эре банк­ларның берсе миңа отышлы кредит алырга тәкъдим итә. 8495­6469503 номерыннан шалтыратучы, кем әйтмешли, иртәсен дә, кичен дә, эш көнендә дә, ялларда да миңа кыстап-кыстап үз продукциясен “кодалый”. Миңа ул акча кирәкме, бурычка алып, аны вакытында түли аламмы, гому­мән, мин ышанычлы кешеме — банк хезмәткәрләрен бу сорау кызыксындырмый да кебек. “Фатирыгыз бәләкәйдер — зурайтырсыз, җи­тәр­­лек икән — ремонт ясарсыз, машинагыз искергәндер — яңасын алырсыз, ялга барырсыз, һ.б, һ.б” — үзен банк хезмәткәре дип таныштырган туташның теле-телгә йокмый.

Илдә гаять бай тарихлы икенче бер банк исә анда карта ачтыру ихтыяҗы тугач, артык теләгем бул­маса да, кесә телефоны номерын да аңа “бәйләп” куйдырды. Менә шуннан соң күңелле тормыш башланды. Иртәме ул, төш­ме ул, эш вакытымы, ялмы — телефоныма минем өчен “мөһим булган” СМС-хәбәрләр явып кына тора. Аеруча төнлә килгәннәре “сөендерә”. Сөенечтән хәтта йокылар кача. Шундый хәстәрлекле булганы, клиентларын кайгыртуы өчен таңга кадәр банкка “рәхмәт укып” ятасың...

Хәер, син тиешле килешүләргә кул куеп, теге яки бу банкның клиентына әверелгәнсең икән, алар шул мизгелдә үк татлы телле булудан туктый һәм теләсәң дә, теләмәсәң дә үз кубызына биетә башлый. Моңа да шәхси тормышымнан анык мисал китерә алам. Заманында республикада искиткеч дәрәҗәдә күтәрелеш кичереп, бүген инде акрынлап җиргә төшеп баручы бер банк 2015 ел­ның октябрендә аның кредит картасы белән файдаланучы клиентларына искиткеч “бүләк” әзерләде. Моңа кадәр кредит картасы буенча процент ставкасы 21 процент булса, көннәрдән бер көнне ул 30 проценттан да артып китте. Иң гаҗәбе шул: банк бу очракта үз клиентларына процент ставкасы арту турында СМС хәбәр җибәрү белән генә чиклән­де. Элекке килешүләрне күтәрү турында да, яңаларын төзү турында да сүз алып барылмады. Шулай итеп, банк берьяклы кабул иткән карар нигезендә кредит картасыннан файдаланган һәр 1000 сум өчен уйламаганда-нит­мә­гәндә 1300әр сум кайтара башладык. Менә шундый банк хез­мәтләндерүе, менә шундый сервис. Бүген килеп, әлеге банк­ның элекке куәтләрен югалта баруында клиентларына карата шундый гадел булмаган эш алымнарына юл куюы да үз ролен уйнамый калмагандыр диясе генә кала...

Йомгаклап нәрсә әйтергә бу­ла? Югарыда без банклар эшчән­легендә, безнең карашка, бик үк гадел булып бетмәгән алымнарга берничә генә мисал китердек. Әмма шулардан чыгып кына да банклар эшчәнлегенә таләпләрне көчәйтүче закон кабул итү зарурлыгы федераль дәрәҗә­дә көн кадагындагы мәсьәлә булырга тиешлеге ачык аңлашыла. Коллек­торларның башбаштаклыгына чик куйган кебек, республика һәм ил парламентарийлары бу мәсьә­ләне дә җитди игътибар үзәгенә алыр дип ышанасы килә. Теләк бер генә: депутатлар коллекторларны “авызлыкларга” коточкыч фаҗигаләрдән соң гына алынган кебек, әлеге очракта мондый хәлләр кабатлануын көтмәсен иде!
Читайте нас: