Салымнар бик күп төрле һәм аларның барысы да безгә турыдан-туры кагылмый кебек. Ләкин, соңгы чиктә, алар товарлар һәм хезмәтләр бәяләрендә чагыла һәм безнең кесәгә тәэсир итә. Барлык салым төрләрен, кертелгән үзгәрешләр һәм аларның үзен-чәлекләрен бер мәкалә кысаларына сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә, күбебезгә кагыла торганнарын гына күздән кичерик. Шәхси бе-рәмлекләр салымында (һәр эшләүче кешенең хезмәт хакыннан алына торган) әлегә яңалыклар көтелми. Ә менә акциз, милек салымы артачак. Акциз — аерым төр товарлар бәясенә кер-телгән (сатып алучы кесәсеннән түләнә торган) салым төре. Гадәттә, тәмәке, алкоголь продукциясе, бензин, җиңел автомашина хакларына акциз салымы өстәлә. Тәү чиратта, бу салым казнаны тулыландыру максатыннан билгеләнә. Русия Хөкүмәте, әйтик, тәмәке акцизын ел саен 10 процентка арттыру турында карар кабул итте. 2017 елдан 2019 елга кадәр акциз 30 процентка арта һәм сигарет кабы бәясендә акциз өлеше 70 процентка якынлаша. Әлеге вакытта сигаретлар кабының уртача бәясе 95 сум булса, 2019 елга ул 178 сумга җитәчәк. Шушы хакның 120 сумы турыдан-туры казнага китә, ә калганы җитештерүчеләр, сатучылар һәм тагы да берничә төр салым өлеше. Тәмәке акцизын күтәрү казнага 2017 елда — 35 миллиард, 2018дә — 82 миллиард, 2019 елда 126 миллиард сум табыш китерер дип көтелә.
Башка төр товарлар акцизы буенча да шундый исәпләүләр үткәрелгән. Бүген кибеттәге аракының бәясе 220 сумнан да ким түгел. Шушы хакның 100 сумы — акциз, 25 сумы– өстәмә бәя салымы (НДС). Акциз арткач, хаклар якынча 230-235 сум булачак. Үзгәреш зур түгел, әлбәттә. Билгеле булуынча, кибеттән спиртлы эчемлекләрне чагыштырмача хәлле кешеләр сатып ала. 220гә алган булса, 230га да ала инде ул аны. Башкалар исә яшерен җитештерелгән аракы яисә фанфурик белән чикләнә. Хөкүмәтнең аракы акцизын арттыруы казна керемен күбәйтүдән бигрәк, яшерен аракы әйләнешен үстерүгә китерергә мөмкин.
Бензин, дизель ягулыгы һәм майлар акцизын күтәрү турындагы указга Президент Владимир Путин узган елның 29 февралендә кул куйган иде. Шуннан соң акрынлап ягулык бәяләре якынча 2,5 сумга артты. Ягулык хаклары үсү башка товар һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүенә китерә. Без, гадәттә, хакларны җитештерүчеләр (әлеге очракта нефть компанияләре) арттыра, дибез. Әмма бу нигездә алай түгел. Дөрес, монополиядән файдаланып, бәяләрне чамадан тыш куйган җитештерүчеләр дә бар иде. Хәзер андый намуссызлар белән көрәшә торган махсус хезмәт булдырылды. Бер литр ягулык бәясеннән (бүген, әйтик, АИ-92 бензины — 35 сум 33 тиен тора) кемгә күпме өлеш чыкканны карап үтик. 20 процент — акциз өлеше, АЗСлар 9 процент ала, нефтьнең үзкыйммәте — 6 процент, 18 процент — эшкәртү һәм транспортлау, 13 процент — нефть компаниясенең кереме, калган 34 процент төрле дәрәҗәдәге бюджетларга түләнә торган башка төр салымнар. Шушыннан чыгып безнең кесәне кем юкартканны чамалап була.
2015 елның 1 гыйнварыннан милек салымын яңача исәпли башладылар. Хәзер салым суммасы инвентарьлаштыру бәясеннән түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Ә инвентарьлаштыру бәясе түбәнрәк итеп куелган була иде. Кадастр буенча яңача исәпләнгән салымны милек хуҗалары 2016 елда түли башлады. Кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә артты.
Монда бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк: билгеләнгән кадастр бәясе белән килешмәгәннәр аны “Бәяләү эшчәнлеге турында” Законга нигезләнеп, кабаттан исәпләтергә мөмкин. Кадастр бәяләве белән шөгыльләнүче дәүләт органы бәхәсле очраклар килеп чыкканда кадастр бәясен кабат карау өчен махсус комиссияләр төзи. Мондый комиссия, гадәттә, Росреестр идарәсендә эшли.
Милек салымын түләү турындагы законга үзгәрешләр 2014 елда кертелде. Аның кысаларында без хәзер торак йорт, фатир, бүлмә, гараж һәм машина кую урыннары, бакча йортлары, берничә бинаны берләштергән комплекс кебек күчемсез милекләргә өстәп, төзелеп бетмәгән объектларга да салым түли башларга тиеш булабыз. Милек салымының ничек исәплә-нүе, ставкалар, ташламаларга тукталыйк.
Күчемсез милек объектының төренә карап, хуҗаларга салым өстенлекләре каралган. Ягъни фатирларның гомум мәйданының 20 квадрат метрыннан, бүлмәләрнең — 10, шәхси йортларның һәм дачалар-ның 50 квадрат метрыннан салым алынмый. Әйтик, авылдагы йортыгыз 350 квадрат метрга җитми икән, борчылырга урын юк.
Ә салым ставкалары түбәндәгечә билгеләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалык җирләрендә, торак төзелеше алып бару өчен билге-ләнгән җирдә урнашкан, мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган хуҗа-лык объектлары өчен – 0,1 процент, фатирлар, бүлмә-ләр өчен — 0,2 процент, торак йортлар, гаражлар, машина кую урыннары, дача йортлары, берләш-терелгән комплекслар өчен — 0,3 процент, бәясе 300 миллион сумнан югары булган объектлар өчен 2 процент. Ставкаларны муниципаль берәмлекләр шулай ук нульгә кадәр киметергә яки күп дигәндә өч тапкырга арттырырга хокуклы.
Салым күләме кинәт бик күпкә артмасын өчен, аны һәр елны 20 процентка күтәрә бару, 2020 елда гына тулысынча түләтү каралган. Моңа кадәр инвентарьлаштыру бәясеннән түләнгән салым белән чагыштырганда 2020 елда түләүләр берничә тапкырга үсә. Элегрәк төзелеп, инвентарьлаштыру бәясе түбән куелган торакларда яңача салым аеруча зур булачак. Яңача салымның нинди формула белән исәпләнүен анык мисалда карап үтик. 1993 елда төзелгән 72 квадрат метрлы фатирның кадастр бәясе 999101 сум дип билгелән-гән. Бер квадрат метрга 13876 сум туры килә. 20 квадрат метр чигерелгәч, салым алынырга тиешле 52 квадрат метр кала. Ягъни салым 721581 сумнан алына. Аны фатирлар өчен билгеләнгән 0,2 процент ставкага тапкырлагач 1443 сум чыга. Бу 2020 елда түлисе сумма. Ә аңа кадәр, һәр ел саен 20 процентка арту белән бәйле рәвештә, 2017дә — 760, 2018дә — 1000, 2019да 1280 сум түләргә туры киләчәк. Законга үзгәрешләр кергәнче бу фатир хуҗасы инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып елына 310 сум гына салым түләгән. Шулай итеп, салым суммасы 4,5 тапкырга арта.
Милекнең кадастр номеры буенча, nalog.ru рәсми сайтына кереп, күпме салым түләргә тиешлекне исәпләп карарга мөмкин.