+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 февраль 2017, 02:00

Идарәче дә җаваплылык тойсын!

Гомумйорт ихтыяҗын норматив буенча билгеләү кем өчен отышлы?Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү бик күп бәхәсләр тудырды. Аларның күпчелеге гомумйорт ихтыяҗы (ОДН) чыгымнары белән бәйле. Бу тема тирәсендә бәхәсләр бүген дә тынмый. Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесенең Уфадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Гомумйорт ихтыяҗы өчен яңача түләү шартлары” темасына брифинг үтте. Аның эшендә Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар, комитетлар вәкилләре катнашты. Брифинг интернет-чыганакта күрсәтелде.

— Бүген халык өчен мөһим бул­ган торак-коммуналь хуҗалык темасына фикер алышачакбыз, — диде “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесенең Уфадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Раил Әсәдуллин. — Гомумән, бу тема безгә килгән мөрәҗәгатьләрнең 17-20 процентында чагыла. ОДН өчен түләү буенча үзгәрешләр кертелгәч, сораулар тагын да артты, чөнки аңлашылмаучанлыклар бар. Бүген төп максатыбыз — халыкка үзгә­решләрне аңлатып бирү.

— ОДН өчен түләү шартлары үзгәрүнең берничә сәбәбе бар, — диде Павел Качкаев. — Берен­че­дән, идарәче компанияләрне сакчыллыкка өйрәтү. Икенчедән, чыганаклардан законсыз файдалануга чик кую һәм исәпләү күрсәт­кеч­лә­ре­нең дөрес язылмавы белән кө­рәш. Җитеп бетмәгән чыганаклар моңа кадәр халык квитанцияләренә язылды. Кайвакыт ОДН чыгымнары фатир сарыф иткән чыгымнардан да артты. Русия халкының 80-90 про­центы ОДН өчен норматив буенча түләүгә күчте. Бүген ОДН норматив буенча түләнә. Аны төбәк бил­гели. Тарифлар да төбәкләрдә ачыклана. Нәтиҗәдә, гомумйорт их­тыяҗы ел дәвамында үзгәрмәскә тиеш.

Тагын бер мөһим үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. Йорттагы ОДН чыгымнары төбәктә кабул ителгән ОДН чыгымнарыннан ким була ала, артык була алмый. Әгәр дә йорттагы газ, су, электрүткәргечләргә яшерен кулланучылар тоташмаса, гомумйорт хисаплау күрсәт­кече йорт нормативыннан түбәнрәк була. Һәр йортның нормативы аерым билгеләнә. Закон буенча квитан­цияләрдә ОДНның урыны үзгәрде. Кызганычка каршы, ул халыкка гына түгел, белгечләргә дә аңла­шылып бетми. Камиллек өс­тендә эшләячәкбез.

Мәгълүм булуынча, гыйнвар башыннан ОДН өчен акча торакны хезмәтләндерү кысаларында түлә­нә башлады. Ягъни, квитанциядә ОДН “Коммуналь хезмәтләр”дән “Торак бүлмәне хезмәтләндерү һәм төзекләндерү” бүлегенә күчте. Иң мөһиме — фатир хуҗасы түләгән акчасының нинди максатларга тотылганын ачык аңларга тиеш. Беренчесенә су, җылылык, газ тәэминаты һәм канализация керә. Икенчесе эченә күпкатлы йортны төзекләндерү һәм хәзерге вакыттагы төзекләндерү керә. Июнь башына кадәр һәр йортның үз нормативы ачыкланырга тиеш. Әгәр дә йортта яшәүче фатир хуҗалары гамәлдәгедән яхшырак хезмәтләр күрсәтелүне теләсә, нормативны арттыру мөмкинлеге бар.

Сер түгел, “ОДН” сүзен ишетү белән кайбер фатир хуҗалары күңелсез хәлләрне искә төшерә. Моңа кадәр идарәче компания­ләрнең йорттагы чыгымнарын фатир хуҗаларына ОДН рәвешендә бүлеп бирү очраклары да теркәлде. Әйтик, тишек торбадан аккан су, ватык тәрәзәдән чыккан җылылык, подъездларда тәүләк әйләнәсенә янган лампочка өчен фатир хуҗа­ларыннан түләттерергә теләүчеләр булды. Яңа шартлар буенча, мондый чыгымнар законлы рәвештә идарәче компанияләр җилкәсенә күчә. Энергияне сакчыл тотыну, су, ут, газ тәэминатларын, электрүткәр­гечләрне ят “куллардан” саклау алар мәнфәгатендә булачак.

Идарәче компанияләрнең җа­вап­лылыгы гына түгел, хокуклары да арта. Әйтик, алар хәзер фатирлардагы исәпләү җиһазларын ярты елга бер тапкыр түгел, өч ай саен тикшерү хокукына ия. Мәгълүм булуынча, су чыгымнарын киметү максатында магнит файдаланучы фатир хуҗалары да бар. Мөгаен, мондый алым тарихта калыр, чөнки хәзер торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре пломбалардан тыш, индикаторлар да урнаштыра ала. Алар хуҗаларның закон бозганын ачык күрсәтәчәк. Гаебе ачыкланган фатир хуҗасы хезмәт өчен ай саен түләнәсе акчаны ун тапкыр арттырып түләячәк.

Илдә һәр яңалык халык ихтыя­җын күздә тотып гамәлгә ашырыла. Беренче карашка, гомумйорт их­тыя­җын норматив буенча билгеләү дә фатир хуҗалары өчен отышлы сыман. Идарәче компанияләр дә халык белән тыгызрак бәйләнештә торачак. Гамәлдә ничек булыр? Ике ай күрсәткечләренә нигезләнеп кенә бу хакта фикер йөртергә иртә­рәктер. Мәсьәләнең власть конт­ролендә булуы уңай нәтиҗәләргә өмет уята.
Читайте нас: