+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 март 2017, 14:29

Иң арзан сөт – Стәрлетамакта

"Башкортостантстат" идарәсе үткәргән күзәтүләр шуны ачыклаган: февральдә пастеризацияләнгән сөтнең бер литрына иң арзан бәяләр Стәрлетамак шәһәрендә булып, ул 42,86 сум тәшкил иткән.Гыйнварда сөткә иң арзан хаклар Нефтекама шәһәрендә күзәтелгән. Февральдә анда бер литр сөтнең уртача бәясе 42,89 сум булган.


Уфа шәһәре исә сөт бәяләренең югарылыгы буенча алдынгылыкны бирми, биредә февральдә бер литр сөт бәясе уртача 47,02 сум тәшкил иткән. Бу, гыйнвар белән чагыштырганда, 7 тиенгә кыйммәтрәк.
Гомум алганда, республикада 2,5-3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөтнең бер литрына бәяләр гыйнвар дәрәҗәсендә (45,41 сум) калган.
Читайте нас: