+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 март 2017, 02:00

Тоннель очында яктылык кайчан күренер?

Сочи форумындагы килешү Башкортстанда “сакаллы” төзелешне тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.Икътисади санкцияләр, нефть хакы, Русия акча­сының арзанаюы төбәкләргә инвестицияләр җәлеп итү мөһимлеген ачык күрсәтте. Бу юнәлеш­тәге эшнең системалы рәвештә алып барылырга тиешлеген ил җитәкчелеге дә хуплады. Әйтергә кирәк, Башкортстан инвестицияләр җәлеп итүдә, инвесторларга уңайлы мохит тудыруда илдә алдынгы урыннарда бара. Күптән түгел үткән “Сочи-2017” Русия инвестицион форумы моны ачык күрсәтте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчеле­гендәге делегация анда төбәк үсеше өчен мөһим инвестицион килешүләр төзүгә иреште. Аларның иң әһәмиятлеләренең берсенә – Уфада “Көнчыгыштан чыгу урыны” проектына аерым игътибар итик.

Проектның асылында Һалле урамы башында тоннель төзеле­шен тәмамлап, Караидел елгасы аша күпер салып, “М-5” һәм “М-7” федераль трассаларын тоташтыру ята. Килешү Хөкүмәт һәм “Башкортстан концессион компаниясе” җәмгыяте (ВТБ төркеменә керә) арасында төзелде. Проект бәясе 72 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Шуның 40 миллиардын – республика, 24 миллиардка якынын инвестор бүләчәк. Бу акчалар исәбенә 1249 метрлы тоннель, Караидел елгасы аша 2577 метрлы күпер һәм 10,2 чакрымлы урап үтә торган юл төзеләчәк. Юл Уфаны “М-5” федераль трассасы белән тоташтырачак.

Мәгълүм булуынча, инвесторларны җәлеп итү өчен инфраст­руктураның үсешкән булуы мөһим. Проектны гамәлгә ашыру бу юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертәчәк. Уфадан “М-5” федераль трассасына урау юл яңа мөмкинлекләр ачачак. Килешергә кирәк, гамәлдәге кү­пер­ләр, юллар гына миллионнан артык халык яшәүче шәһәр ихтыяҗын тулысынча канәгать-ләндерә алмый башлады. Мондый хәл-шартлар инвестор таләп­ләренә тәңгәл килми. Гамәлгә ашырылса, проект республика­ның инвестицион мохитен тыгын да яхшыртачак.

Инвестицияләр агымы арту, төбәк икътисады үсешү халык тормышында уңай чагылыш табачак. Шул ук вакытта, тоннель халыкның яшәү шартларын да җайга салачак. Караиделнең аръягында шәхси йортларда яшәү­челәргә Уфа “якынаячак”. Әлеге вакыттагыча, башкалага ерак юлдан, яки паром ярдәмендә чыгу тарихта калачак.

Һәр эшкуар керем алырга омтыла. Тоннельне төзергә ниятләг­ән инвесторлар да тотылган акчаларын артыгы белән кайтарып алачак. Шуңа күрә тоннель аша чыгу өчен акча түләргә туры килә­чәк. Ничек кенә булса да, объект халыкка да, инвесторларга да, төбәк икътисадына да зур файда китерәчәк. Проектның гамәлгә ашуын, тоннель очында яктылык күренүен генә көтәсе калды.
Читайте нас: