+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 март 2017, 02:00

Акча бездә күп, диләр...

Бюджет профициты күләме буенча Башкортстан Мәскәү шәһәреннән соң илдә икенче урынга чыкты.“Российская газета” 10 март санында Русия төбәкләренең 2016 елда социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре хакында статистика мәгълүматларын бастырды. Алардан күренүенчә, дөньякүләм финанс көрчегеннән соң ил икътисадында хәл акрынлап җайга салынса да, күпчелек төбәкләр күрсәткечләреннән чыгып фикер йөрткәндә, әлегә гомум алгарышлы үсеш турында сүз алып барырга иртәрәк.

Аналитиклар ил икътисады торышын ике төп күрсәткеч билгели дигән фикердә. Аларның берсе – сәнәгать үсеше, икенчесе – ваклап сату әйләнеше күрсәткече. Кызганычка каршы, бу җәһәттән әлегә хәл мактанырлык түгел. Төбәкләр буенча ваклап сату әйләнеше күләме ел эчендә 5-6 процентка төшкән. Омск өлкәсендә исә бу сан 13,4, Чиләбе өлкәсендә — 10,5, Мәскәүдә 9,1 процентка кадәр җиткән. Сәнәгать җитеште­рүендә дә артык үсеш күзәтелми. Аның төп индикаторы булып электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм алардан файдалану күрсәткече торса, күпчелек төбәкләрдә ул былтыр 2015 ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калган. Һәм бу көннәр саны бергә күбрәк булган кәбисә һәм аномаль салкыннар күзәтелгән елда. Димәк, гадәти ел булган очракта, күрсәткечләр минус белән билгеләнер иде, дияргә кирәк.

Икътисадтагы катлаулыклар торак базарын­дагы күрсәткечләрдә дә чагыла. Беренчедән, 62 төбәктә — беренчел, 72 төбәктә — икенчел торак базарында бәяләрнең түбән тәгәрәве күзәтелгән. Бу нәрсә турында сөйли? Димәк, халыкның торак сатып алу сәләте түбәнәйгән. Хәер, бу халык өстенлек биргән торакның мәйданында да ачык күренә. Мәсәлән, Росстат мәгълүматларына ярашлы, 2014 елда русия­леләр сатып алган торакның уртача мәйданы 75 квадрат метр тәшкил итсә, былтыр ул 69 квадрат метрга калган. Билгеле ки, мондый хәл-шартлар гомум торак төзелеше күрсәткечлә­рендә дә чагылыш тапмый калмый. Әйтик, былтыр җәмгысы ил буенча 80 миллион квадрат метр чамасы торак төзелеп файдалануга тапшырыл­ган. Бу да 2015 ел күрсәткеченнән 6,5 процентка азрак.

Дәүләтнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле социаль-икътисади үсешүен чагылдыруы янә бер мөһим күрсәткеч – туым һәм үлем нисбәте. Бу җәһәттән былтыр алар тигез булган. Мең кешегә 12,9 сабый туган һәм шулкадәр үк кеше дөньядан киткән. Чагыштыру өчен 2015 елда мең кешегә 13,3 бала туып, 13,1 кеше үлгән булган. Хәер, былтыр илдә туым һәм үлем нисбәте бертигез булса да, халык саны 262 мең кешегә арткан. Шул рәвешле миграция агымы, 2015 ел белән чагыштырганда, 17 мең кешегә диярлек арткан. Халык Русиягә шушы рәвешле күпләп агыла икән, димәк, бездә хәл шулай да чагыштырмача яхшырак, дөньякүләм финанс көрчеге нәтиҗә­ләре дә үзен азрак сиздерә, дип фаразларга гына кала. Юкса, бездә тормыш яхшырак булмаса, ел саен 300 меңгә якын кеше Русиягә агылыр иде мени?!

2016 елда инфляциянең 5,4 процент күрсәткеч белән чикләнүе дә ил икътисадының акрынлап савыгуы турында сөйли. Шәхсән Русия Президенты Владимир Путин моны соңгы елларда иң яхшы күрсәткеч, дип атады. Ингушетиядә, Мордовия, Татарстан, Удмуртия республикаларында, Ырынбур, Саратов, Магадан өлкәләрендә ул гомумән, 2,6-3,9 процент белән чикләнгән. Димәк, бу җәһәттән ил күләмендә йөз тотарлык һәм үрнәк итеп алырлык уңай тәҗрибә җитәрлек.

Гомум ил төбәкләре арасында Башкорт­станның үсеш күрсәткечләре ничек соң? Кайсы өлкәләрдә безнең республика әйдәп бара, ә нинди мәсьәләләр җитдирәк игътибар юнәлтүне таләп итә?

Шушы ук санда “Российская газета” Башкортстанның финанслар белән нәтиҗәле идарә итү тәҗри­бәсен башкаларга үрнәк итеп куеп, “Бюджет профициты буенча лидерлар – Мәскәү һәм Башкортстан” дигән мәкалә белән чыгыш ясады. Анда билгеләнүенчә, Башкортстан былтыр бу өлкәдә Мәскәү­дән соң икенче урынга чыккан һәм елны 10,1 миллиард сумлык профицит белән тәмамлаган. Алдынгылар исемлегенә, шулай ук, Мәскәү өлкә­се, Алтай крае һәм Вологда өлкәсе кергән. Росстат аналитиклары билгеләвенчә, төбәк бюджетының үз керемнәрен үстерү, аларның чыгымнарны узып китүгә ирешү бу субъектларны шундый югарылыкка күтәргән. Шул ук вакытта, Үзәк федераль округтан тыш, барлык калган җиде федераль округ та елны бюджет дефициты белән тәмам­лаган. Мәсәлән, Идел буе федераль округында бюджет дефициты 15,4 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Округка кергән Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикаларында гына бюджет профициты күзәтелә. Моннан чыгып, Рөстәм Хәмитов җитәк­че­легендә республика властьлары финанс өлкәсендә алып барган дәүләт сәясәте уңай нәтиҗә бирә һәм бу җәһәттән без­нең чыннан да башкалар белән ур­­таклашыр тәҗрибәбез бар, дияр­гә ныклы нигез бар.

Хәер, Башкортстанның башка күп кенә өлкәләрдәге күрсәткечләре дә йөз кызартырлык түгел. Әйтик, Идел буе федераль округында сәнәгать җитештерүе индексы 100,8 процент булса, бездә ул 102,6 процент белән билгеләнгән. Төп капиталга инвестицияләр күләме 360,9 миллиард сум тәшкил итеп, 2015 ел күрсәткеченә карата 104,2 процент булган. Авыл хуҗалыгы елны 0,8 процент, төзелеш тармагы 0,3 процент үсеш белән тәмам­лаган. Уртача хезмәт хакы да Башкортстанда Идел буе федераль округындагы күрсәткечтән беркадәр югарырак булып кала һәм 27820 сум тәшкил итә. Дөрес, илдәге уртача күрсәткечкә җитү өчен аны янә 9 мең сумга арттыру бурычы тора. Туымны арттыру мәсьәләсе дә җитди игътибар таләп итә. Былтыр без 7390 кеше “алып бетермә­гәнбез” һәм бу Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч булып тора. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның узган атнада дөнья күргән беренче бала туган очракта гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен 300 мең сум акчалата ярдәм күрсәтү турында указы быел әлеге хәлне төзәтүгә сизелерлек уңай йогынты ясар, дигән теләктә калыйк.

Кыскасы, гомум статистика шушылар хакында сөйли. Шулай да һәркем илдәге, республикадагы гомум хәлне, тәү чиратта, үзенең керемнәреннән һәм чыгымнарыннан, социаль яшәешеннән чыгып билгели. Бу җәһәттән, сезнеңчә, соңгы бер елда илдәге һәм республикадагы гомум социаль-икътисади хәл кайсы якка үзгәрде? Языгыз, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Чынбарлык яшәе­шебез хакында объектив картинаны бергә тудырыйк!
Читайте нас: