Әйткәндәй, республикада 2014 елда ук Бөтендөнья банкы алымы буенча социаль һәм коммуналь инфраструктураны үстерү буенча урындагы башлангычларны үстерү проектына старт бирелде. Бу юнәлештә былтыр аеруча күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, конкурска 661 гариза тәкъдим ителгән. Шуларның 487се җиңгән. Проектларның 29ы – шәһәрләрнеке, 458е – муниципаль районнарныкы һәм авыл биләмәләренеке. Аларның 40 процентка якыны гамәлгә ашырылган. Калганнары буенча быел эш дәвам итәчәк. Җиңүче проектларның (үзләре туплаган акчаны исәпкә алып) бюджеты – 450 миллион сум. Шуның 300,7 миллион сумын – республика, 67,5 миллион сумын – урындагы бюджетлардан бүлү, 25,8 миллион сумны иганәчеләрдән җәлеп итү күздә тотыла. Халык үз теләге белән җыйган акча 56,3 миллион сум тәшкил итәчәк.
Проект кысаларында халык өчен мөһим мәсьәләләр хәл ителә. Муниципаль берәмлекләрдә, башлыча, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, юллар ремонтлана. Су тәэминаты да игътибардан читтә калмый. Шәһәрләрдә спорт объектларына ихтыяҗ зур. Саннарны мисаллар да дәлилли. 2014-16 елларда тормышка ашырылган проектларның берничәсенә игътибар итик. Зилаер районының Кананикольское авылында су тәэминаты мәсьәләсе хәл ителгән. Шул ук районда Ивано-Кувалат авылы урамнары яктыртылган. Учалы районының Мансур һәм Абзак авылларында энергияне сакчыл тотынуга ирешкәннәр. Учалы авылында көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе хәл ителгән. Авылда һәрберсе биш кубометр сыйдырышлы 32 җир асты чүп контейнерлары урнаштырылган. “Учалы шәһәрендәге яктыртылган роллерлы чаңгы трассасын төзекләндерү” проектының бюджеты 7 миллион сумнан артып киткән. Яртысыннан күбесе – бизнес ярдәме. Аның каравы, 1,5 чакрым озынлыктагы һәм 4,5 метр киңлектәге трасса халыкны савыктыруга хезмәт итә. Мисалларны арытаба да дәвам итеп булуы күп нәрсә турында сөйли.
Республика җитәкчелеге ирешелгәннәрдә генә тукталырга җыенмый. Былтыр Башкортстан “2016-18 елларда Русия Федерациясе төбәкләрендә инициатив бюджетлауны үстерү” федераль программасында катнашу хокукына иреште. Һиндстанда үткән БРИКС илләренең тематик форумында республиканың инициатив бюджетлауны үстерү тәҗрибәсе иң яхшылар исәбенә керде. Быел бездә “Гражданнарның биләмәләр инфраструктурасын үстерүдә катнашуы” темасына БРИКС илләренең халыкара форумын оештыру күздә тотыла.
Урындагы башлангычларга ярдәм итүнең әһәмияте халыкны борчыган социаль мәсьәләләрне хәл итүгә генә кайтып калмый. Аның тәрбияви әһәмиятен дә онытырга ярамый. Җәмгыятьтә яңа гына төзелгән корылмаларны, объектларны вату, җимерү, пычрату күренешләренә еш тап буласың. Шул ук вакытта, беркем дә үз йортында алай итми. Киресенчә, һәр нәрсәнең кадерен белә, сакчыл тотына. Йорт, җиһазлар озак еллар хезмәт итсен, игелек китерсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Бу җәһәттән беркем дә үз акчасын кушып төзелгән объектка зыян салмас дияргә кирәк. Киресенчә, аны сакларга омтылачак. Шушы күзлектән чыгып караганда, проект кысаларында салынган акчаның озак еллар халыкка игелек китерәчәгенә ышаныч зур.