Уфада һәм башка күп кенә төбәкләрдә шушы рәвешле Кырымның Русия составына кушылуын бәйрәм итсәләр, күрше Казанда исә халык узган шимбәдә башка сәбәп белән урамга чыкты. “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 400ләп кеше – болар, нигездә, лицензияләре тартып алынган Татарстан банкларының клиентлары – Казанның Петров паркына чыгып, әлеге финанс учреждениеләрендә торып калган акчаларын кайтаруны таләп итте.
Эш шунда, 3 мартта Русиянең Үзәк банкы Татфондбанк-ның һәм аның партнеры “Интехбанк”ның лицензияләрен тартып алды. Әйтергә кирәк, әлеге финанс учреждениеләре өстендә кара болытлар әле узган елның декабрь аенда ук куера башлады. Ул вакытта ук Татфондбанк клиентларын хезмәтләндерүне туктатты, ә агымдагы елның февралендә аның берничә топ-менеджеры мошенниклык кылуда шик белдерелеп, кулга алынды. Татфондбанкның идарә рәисе Роберт Мусин һәм аның ике урынбасары Сергей Мещаков белән Вадим Мерзляков та кулга алынган. Тикшерүчеләр фаразы буенча Татфондбанк хезмәткәрләре кредит алу максатында Үзәк банкка үзләрендә югары ликвидлы активлар булу турында ялган мәгълүмат биргән. Шул рәвешле 3 миллиард сумны кулга төшереп, аларны банкка караган оешмаларның исәп счетларына күчергән. Шулай ук Татфондбанк хезмәткәрләре алдау юлы белән бер төркем клиентларның вкладларын “ТФБ-Финанс” ярдәмче банкка күчергән. Үз чиратында алар вкладларын страховкалау программасы буенча акчаларын кайтарырга дип Татфондбанкка мөрәҗәгать иткәч, үзләренең әлеге финанс учреждениесе клиенты булмавы турында ишетеп, коточкыч хәлдә калган.
Бу җәһәттән, Казан шәһәренең Совет районы суды Татфондбанк белән эш иткән “Сувор Девелопмент” компаниясенең финанс директоры Денис Семеновны да 16 апрельгә кадәр өйдәге арестка “япты”. Шундый ук чара әлеге компаниянең генеральный директоры Андрей Мочаловка карата да кулланылды. Бу җәһәттән тикшерү кызганнан-кыза бара һәм, күзаллануынча, байтак җинаять эшләре ачылачагы белән яный.
Шуны да әйтергә кирәк, Татфондбанк вак-төяк финанс учреждениесе түгел һәм үзенең куәтләре буенча Татарстанда икенче урынны били. Шул ук вакытта Үзәк банк билгеләвенчә, анда барлыкка килгән “тишек” 97 миллиард сумга җиткән. Шуның 67 миллиард сумы – 30 меңләгән юридик берәмлекнеке. 20 миллиард сум — физик берәмлекләр, 2,3 миллиард сум “ТФБ-Финанс” инвестицион компаниясе клиентлары акчасы. Шул рәвешле алар хәзер югалган акчаларын кайтаруны, Татарстан җитәкчелегеннән килеп туган хәлгә бәйле анык чаралар күрүне таләп итә.
Әмма үз адресына күпме генә янаулар булуына карамастан, Татарстан җитәкчелеге Үзәк банкның карарына каршы килмәскә, аның белән килешергә карар итте. “Банк эшчәнлегендә шулкадәр зур “тишек” барлыкка килгән икән, аның лицензиясен яңадан кайтарып алу турында сүз йөртү мәгънәсез”, – диде бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бер үк вакытта, Татарстан җитәкчелеге казна исәбенә вкладчыларга банкның бурычларын кайтарырга да җыенмый. “Бу дөрес һәм хокукый юл түгел”, – диде моңа бәйле Хөкүмәт Премьер-министры Илдар Халиков. Нәтиҗәдә, алданган вкладчылар узган шимбәдә янә Казан урамнарына чыкты. Беренче митингта алар саны 150 булса, бу юлы 400 кешегә җитте. Әйткәндәй, аерым сайтлар язуынча, Татфондбанкның алданган клиентлары арасында Башкортстан кешеләре дә бар. Шунлыктан күрше төбәктә килеп туган хәл безне дә борчымый кала алмый һәм, бу җәһәттән, вакыйгалар агышын җентекле күзәтеп барачакбыз.
Әлбәттә, алданган вкладчылар болай гына тукталып калырга җыенмый. Татарстан җитәкчелеге бу адымга бармый икән, алар үзләре Үзәк банк карарын барлык хокукый юллар бе-лән гамәлдән чыгаруны юллаячагы турында белдергән. Шул исәптән суд аша да. Беренче адым – алар әлеге карарның гадел һәм нигезле булуын шик астына алып, Татарстанның Арбитраж судына мөрәҗәгать әзерләгән. Шул ук алданган вкладчылар ачык хат белән ил Президентына да мөрәҗәгать иткән. Биредә алар Владимир Путиннан Генераль прокуратураны һәм Русиянең Тикшерү комитетын “Татфондбанкны һәм “Интехбанк”ны махсус рәвештә банкротка чыгаруның чын сәбәпләрен ачыклауга” җәлеп итүне сорый.
Әйтергә кирәк, “Татфондбанкны банкротка чыгару махсус эшләнмәде микән?” дигән шик белдерү кайбер мәгълүмат чараларында да булды. Аерым алганда алар Татарстан икътисадына һәм, гомумән, репутациясенә сугучы әлеге карарның республика Президенты Рөстәм Миңнехановның юбилей көннәрендә чыгарылуын, аның, шулай ук, милләте буенча татар Эльвира Нәбиуллина кулы белән эшләнелүен һәм Татарстан яманатын таратучы әлеге карарның төбәк федераль үзәк белән вәкаләтләрне чикләү турында яңа килешү төзергә тиешле елда булуын сызык өстенә алды. Шушылардан чыгып, әлеге адым илдә әйдәп баручы Татарстанның позицияләрен Мәскәү тарафыннан махсус рәвештә какшату, аның “авызын ябу” максатында эшләнмәде микән, дигән шик белдерелде.
Хәер, тикшерү материаллары инде әле үк мондый шик-шөбһәләргә урын калдырмый кебек. Аннары, Үзәк банк карары белән килешмәгән булса, Татарстан җитәкчелеге дә сүзсез калмас, аның ни дәрәҗәдә гадел һәм нигезле булуын судта тикшерер иде. Ә ул бу адымга бармады. Димәк, сәбәп банкның үзендә, дөресрәге, аның хезмәткәрләре тарафыннан кылынган миллиардлы хилафлыкларда. “Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла”, дигәндәй, Татарстанда килеп туган хәл башка төбәкләрдәге, шул исәптән Башкортстандагы финанс учреждениеләрен дә сискәндерер, клиентлар белән эшкә гаделлек һәм җаваплылык күзлегеннән карарга кирәклеген янә бер исләренә төшерер дип ышанасы килә. Юкса, “Безнең карашка” рубрикасында үткән язмаларыбызның берсендә язуыбызча, безнекеләр дә үз файдасын гына кайгыртырга озак сорап тормый. Монысы “Татфондбанк” хезмәткәрләре һәм клиентлары хәлендә кала күрмик, дигәннән...