+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 март 2017, 02:00

“Мир” кулына калырбызмы?

Visa түләү системасы Русия банкларына банкоматлардан файдаланучылардан комиссия түләтүне рөхсәт итте.Бу хакта күптән түгел “Ведомости” гәзите язып чыкты. Мондый яңалыкка шатланучылар күп булмады. Чөнки күпләребез тере акча күрмичә яшәргә өйрәнде. Заманы шундый. Хезмәт хакы банк картасына күчерелә. Кибеттә акча урынына шуннан файдаланасың. Элемтә, Интернет, коммуналь хезмәтләр өчен дә онлайн-режимда гына түлисең. Хәзер хәтта җәмәгать транспортында да юл хакын карта белән түләүгә күчеп барабыз. Ә Русия банклары хезмәт күрсәткән өчен процент билгели башласа, мондый хөррият турында онытырга туры килүе ихтимал. Visa башлангычын башка түләү системалары да хупласа, хезмәт хакын янә кассадан алырга туры килмәсме?

Комиссия җыемы картаны чыгаручы банк “кесәсенә” керә. Арытаба бу акча банкомат хуҗасына түләнә. Банкара комиссия күләмен түләү системалары билгели. Әлегә кадәр күпләрне бу мәсьәлә борчымады. Чөнки банклар банкоматтан акча алу хезмәтен бушлай тәкъдим итә. Банкара комиссияне үз исәбенә каплыйлар. Беренче карашка, банк акчасын югалта сыман. Шул ук вакытта, халыкның бу банкка ышанычы, хөрмәте арта. Әлбәттә, кредит алганда, акчаны сакларга куйганда болар һәммәсе дә игътибарга алына. Нәтиҗәдә, банк чыгымнары тулысы белән аклана. Ә менә комиссия исәбенә баерга теләүчеләр кулларын уарга мәҗбүр була.

“РИА Новости” язуынча, Visa тәкъдимен Mastercard түләү системасы да хуплаган. Икесе дә АКШ компаниясе икәнлеген онытмыйк. Банклар яңалыкка карата фикер­ләрен белдерә башлады. Кайбер­ләренә аерым тукталыйк. Мәгълүм булуынча, бик күпләр, аеруча бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хезмәт хакын Саклык банкы картасы аша ала. “Бу мөмкинлектән файдаланачакбыз. Безнең банкоматлардан башка банклар чыгарган Visa карталары белән акча алучылардан комиссия алыначак ”, – дип бел­де­р­­гән “РИА Новости”га Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф. Аңлашы­ла, хәзер хезмәт хакын башка банк картасы аша алучыларга Саклык банкы банкоматларыннан файдалану отышсыз булачак. Уфада, Стәрлетамакта һәм башка шәһәр­ләрдә яшәүчеләр тиешле банкоматны юллап таба алыр. Ә менә авылларда, район үзәклә­рендә яшәү­челәргә авыррак булачак. Чөнки кайбер банкларның банкоматлары санаулы гына. Аларның күпчелеге – Саклык банкыныкы. Акча алырга шәһәргә бару тагын да зуррак чыгымнар таләп итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта, Visa тәкъди­меннән баш тартучылар да бар. “ВТБ 24” һәм “ВТБ” банклары банкоматтан файдаланучы башка банк клиентларыннан комиссия алырга җыенмый. “Югра” банкы да шундый ук фикердә. Мөгаен, башка банклар әлегә уйланадыр. Шулай да, банкоматлардан акча алганда игътибарлы булу комачауламас.

Түләү системалары керткән яңалык белән Монополияга каршы федераль хезмәт (ФАС) тә кызыксынган. “Visa белән Mastercard Русиядә түләү системалары базарында алдынгы урыннарны билә­гәнгә, яңа шартлар монополиягә каршы законны бозуга охшаган”, дип белдергән “Ведомости”га ФАС җитәкчесе урынбасары Андрей Кашеваров.

Visa системасының тәкъдимен санкцияләрнең дәвамы буларак та карарга мөмкин. 2013 ел күрсәт­кечләре буенча, АКШ компания­сенең саф табышы 4,980 миллиард доллар тәшкил иткән. Русия аның хезмәтеннән тулысынча баш тарткан очракта да, әллә ни зыян күрмәячәк. Шул ук вакытта, Русия халкына мәшәкатьләр артуы ихтимал. Әйткәндәй, ил җитәкчелеге хәлләрнең мондый борылыш алуын алдан күрде. 2014 елда АКШ санкцияләре нәтиҗәсендә Русия банкларының Visa һәм Mastercard түләү системалары белән авырлыклар булды. Нәтиҗәдә, 2014 елда “Мир” Русиянең дәүләт түләү системасы эшләнде. Әлегә ил банк­лары 3,5 миллион данә “Мир” кар­тасы чыгарган. Аларның санын киләчәктә тагын да арттыру күздә тотыла. Шуңа күрә, борчылырга урын юк. Һич тә булмаса, тир һәм көч түгеп тапкан акчаны кассадан алырга да ризалашырбыз. Бу очракта беркем дә комиссия түләтә алмаячак.
Читайте нас: