– Җылылык исәпләгечләр күпкатлы һәр йортта урнаштырылган, – диде Үзәкнең коммуналь хезмәтләр өлкәсендә үлчәү җиһазларын тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Әхмәтҗанов. – Җылылыкныкы су исәп-ләгеченнән катлаулырак. Аның җылылыкны, торбаүткәргеч аша аккан суны, аның басымын исәпләгечләре дә бар. Дүрт елга бер тапкыр мондый җиһазның төзеклеге тикшерелергә тиеш. Бу эш вакытында башкарылмаса, коммуналь түләүләр арта. Чөнки фатир хуҗалары җылылык өчен исәпләгеч буенча түгел, норматив буенча түли башлый. Норматив торба диаметры буенча билгеләнә. Йортта яшәүче һәр фатир хуҗасының бу исәпләгечнең төзеклеген тикшерергә хокукы бар. Йортка җылылыкның дөрес бирелүен һәркем ачыклый ала. Йортта ай дәвамында сарыф ителгән җылылык күрсәткечен төгәл язып алырга кирәк. Чыганак белән тәэмин итүчегә дә шушы ук күрсәткеч җиткерелергә тиеш. Әгәр дә төрле сәбәп буенча арттырып язылса, фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен тиешеннән артыграк түләячәк. Яңа төзелгән йортларда җылылык исәпләгеч һәр фатирда урнаштырыла. Бу очракта мәшәкатьләр кими һәм бәхәсле сораулар тумый.
Килешергә кирәк, бүген без үз хокукларыбызны белеп бетермибез. Идарәче компанияләр дә, торак-файдалану идарәсе дә, чыганак белән тәэмин итүчеләр дә төпченеп, мәгълүмат таләп итеп йөрүчеләрне колач җәеп каршы алмаячак. Каршылыкларны үтәргә әзер булырга кирәк. Иң мөһиме – күпкатлы йортта яшәүчеләрнең һәммәсе милекче санала. Димәк, җылылык счетчигы да – күпмедер дәрәҗәдә аларның милке. Шулай булгач, аның эшен контрольдә тоту, теләгән мәгълүматны таләп итү хокукына да ия. Фатир хуҗалары исәпләгечнең таныклыгын сорарга хаклы. Әгәр дә йорт норматив буенча түли икән, димәк, счетчик сафтан чыккан. Бу хакта да тиешле документлар тәртиптә булырга тиеш. Чөнки исәпләгечне тикшертү, яңага алыштыру фатир хуҗалары иңенә төшә. Бу юнәлештә дә уйланырга урын бар.
– Бер ел элек тикшерелергә тиешле җылылык исәпләгече алып килделәр. Җиһазның төзек булмавын бер уяу фатир хуҗасы ачыклаган, чөнки чыгымнар кискен арткан. Исәпләгечләрнең төзеклеген тикшертү эшенә игътибарлы булу мөһим. Әйтик, Башкортстанның бер районында күпкатлы йортның җылылык исәпләгечен тикшертергә Мәскәүгә җибәргәннәр. Мондый хезмәт өчен фатир хуҗаларыннан 40 мең сум таләп ителгән. Ә безнең үзәктә нибары 8 мең сум булыр иде.
Килешәм, исәпләгечләрне Уфада һәм республиканың башка төбәкләрендә дә тикшертергә мөмкин. Бәлки, хакы бездәгедән дә арзанрак булыр. Шул ук вакытта сыйфат турында да онытырга ярамый. Үзәктә счетчиклар өр-яңа “УПСЖМ-150” җиһазында тикшерү үтә. Эшне төгәл үтәргә тиешле программа тәэминатлары булу да ярдәм итә. Былтыр Бөтенрусия расходометрия фәнни-тикшеренү институты бездәге җиһазны тикшерде һәм икенче эталонга лаек дип тапты. Республикада мондый дәрәҗәдәге җиһаз бүген башка беркемдә дә юк. Шуңа күрә һәркем нәтиҗәне үзе ясасын.
Лабораториягә кереп, республикадагы иң төгәл җиһазларның берсен якыннан күрергә насыйп булды.
– Җиһаз берьюлы дүрт счетчикның төзеклеген тикшерергә мөмкинлек бирә. Бер исәпләгечкә ким дигәндә өч сәгать таләп ителә. Көн дәвамында барлыгы дүрт счетчик тикшерә алабыз. Сан мөһим булса да, сыйфатка төп игътибар бүленә, – диде үзәкнең техник-метрологы Олег Ирза.
Бүген исәпләгечләрнең төзеклеген тикшерүче шәхси фирмалар да күп. Алар хаклары, хезмәтләндерү тизлеге белән дә җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта, саран икеләтә арттырып түли, дигән әйтемне дә хәтердән чыгарырга ярамый. Югарыда әйтеп үтүебезчә, төзек булмаган исәпләгеч фатир хуҗаларының кесәсенә ярыйсы гына сугачак.