Бүген Радий Хәбиров Хөкүмәт йортында "Инвестиция сәгате" кысаларында киңәшмә үткәрде. Анда сәламәтлек саклау һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге инвестпроектлар каралды.
«Пищепром» оешмасы (Бүздәк консерва комбинаты) «Буздякский» бренды астында югары технологияле җитештерү оештырырга планлаштыра. Проект урындагы халыкны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итүгә һәм эре федераль бренд булдыруга юнәлтелгән.
Башкаручы директор Дмитрий Рева әйтүенчә, компания ел саен 2 мең тонна продукция җитештереп сата: томат һәм башка төрле соуслар, сутлар, ашлар, җимеш һәм яшелчә консервалары. Алар җитештергән продукция Русиянең 35 төбәгендә эре сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителә.
Проект җитештерү һәм саклау мәйданнарын 8дән 14 мең квадрат метрга кадәр киңәйтүне, 1,5 мең тонна яшелчә сыйдырышлы яңа саклагыч төзүне, заманча җиһазлар сатып алуны таләп итә. 2020 елга җитештерүне 3,5 тапкыр арттыру күзаллана. Инвестицияләр күләме 365,7 миллион сум тәшкил итә. 150 яңа эш урыны булдырылачак.
Инвесткомитет тарафыннан проектка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тәкъдим итү бурычы куелды. Радий Хәбиров инвесторның игътибарын урындагы аграрийлар җитештергән продукцияне актив куллануга кирәклегенә юнәлтте.
«СпецМедТехника» фәнни-җитештерү үзәге реанимация чараларын булдыру буенча дефибрилляторлар җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Инвестицияләр күләме 128,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге проект 50 яңа эш урыны булдырачак.
Үзәк директоры Эрнольд Әгъләмов белдерүенчә, әлеге оешма 2015 елда Агыйдел шәһәрендә катлаулы, махсус медицина аппаратлары җитештерү өчен булдырылган. Компания тарафыннан яңа туган сабыйлар өчен җитештерелгән фитотерапия аппаратын җитештерүгә рөхсәт алынган.
Дефибриллятор аппараты да эшләнеп беткән, аның прототибы киңәшмәдә тәкъдим ителде. Үзәк җитәкчесе әйтүенчә, әлеге вакытта бөтен мәсьәлә "Росздравнадзор"дан аппаратны җитештерү өчен теркәү таныклыгы алуга бәйле. Моның өчен Хөкүмәт ярдәме таләп ителә.
– Сез Агыйделдә бизнес алып барырга җыенасыз, шуңа күрә мин Сезнең белән көн саен очрашып, сөйләшергә әзер, - диде Радий Хәбиров. - Агыйдел безнең өчен мөһим. Сез 10 эш урыны булдырган очракта гына да, бу бик яхшы. Безнең кызыксынулар тәңгәл килә: без Агыйдел өчен борчылабыз, ә Сезнең биредә җитештерү базасы, һәм аны үстерергә кирәк. Без нәрсә кирәк, шуның белән ярдәм итәргә әзер.