Әлбәттә, ил күләмендәге проектлар ярдәмендә.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән игълан ителгән гомумдәүләт проектлары кысаларында илдә бик күп эшләр башкарыла. Башкортстанда да мәдәниятне үстерү, сәламәтлек
саклау өлкәсен ныгыту, тирәк-як мохитне яхшырту, табигатьне саклау һәм башка юнәлешләрдә колачлы эш алып барыла. Алар миллиардларча чыгымнар белән билгеләнә. Түбәндә сүз узган елда эшкуарлык һәм туризм өлкәсендә тормышка ашырылган кайбер чаралар турында бара.
Үзмәшгульләр күләгәдән чыга
Кече бизнес һәм өстәмә эштән кергән табышлар законлаштырылырга тиеш.
Узган елда “Минем бизнес” үзәгендә “Үзмәшгульләр. Профессиональ керемгә салым. Дәүләт ярдәме чаралары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Анда 90га якын эшкуар катнашты. “Минем бизнес” үзәге консультанты Глеб Абдуллин яңа салымның уңай һәм тискәре яклары, “үзмәшгульлек”кә ничек теркәлү, шулай ук эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге канун 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Аңа ярашлы, кече бизнес һәм өстәмә эштән кергән табыш законлаштырылырга тиеш.
Үзмәшгульләр исемлегенә шәхси эшчәнлек алып баручы репетиторлар, фотографлар, маникюр һәм чәчтараш хезмәтләре белән шөгыльләнүче осталар, заказ буенча өйдә текст язучылар, торт, чәкчәк пешерүчеләр, сайтлар булдыручылар керә. Шулай ук фатирларын арендага биреп, өстәмә керем алучылар да хәзер яңа законга буйсынырга тиеш.
Башкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылган. Башкалар түләгән 13 процент салым урынына, алар 4 процентны гына түли. Ә юридик берәмлекләргә һәм шәхси малтабарларга 6 процент салым түләү каралган.
Фермерлар өчен мәктәп
Башкортстанда “фермер мәктәбе” дигән укулар узды. “Фермер мәктәбе” проекты Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты ярдәме белән булдырылды.
– “Фермер мәктәбе”ндә уку бушлай. Уку курсларын оештыру һәм катнашучыларны җәлеп итү өчен барлык чыгымнарны “Россельхозбанк” үз өстенә алды, – дип белдерде Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре Алмаз Галимов.
Бу укыту проектында катнашырга теләүчеләр ит, сөт терлекчелеге һәм терлек продукциясен эшкәртү (сыр җитештерү) юнәлешләре буенча эссе, презентация яки видеоролик тәкъдим иттеләр.
“Фермер мәктәбе”ндә укулар Башкорт дәүләт аграр университеты базасында узды.
Кайсы һөнәр яхшырак
Кадрларга булган ихтыяҗны бәяләү, кирәкле һөнәрләр, вазифалар һәм белгечлекләр буенча һөнәри белем бирүне оештыру өчен сораштырулар узды.
Урта һөнәри белем таләп итүче эшче һөнәрләргә һәм вазифаларга ихтыяҗ зур.
Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, урта һөнәри белем таләп итүче эшче һәм перспективалы һөнәрләрне билгеләү буенча бөтенрусия онлайн-сораштыру үткәрелде. Тикшеренү хезмәт базарындагы үзгәрешләр, пандемия һәм кризис күренешләре белән бәйле рәвештә оештырылды.
Алынган нәтиҗәләр оешмаларның квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗын бәяләү, урта һөнәри белем һәм кирәкле һөнәрләр, вазифалар һәм белгечлекләр буенча һөнәри белем алу кирәклеген бәяләү өчен файдаланыла. Сораштыру нәтиҗәләре буенча иң кирәкле һөнәрләр арасында пешекче, педагог, сатучы-кассир, социаль эш буенча белгеч, шәфкать туташы, машина йөртүче, фармацевт бар.
“Киләчәк фабрикасы” эшли башлады
Уфада “Киләчәк фабрикасы” дип аталган инновацион эшкуарлык йорты яңа форматта эшли башлады. Ул башкаланың Черниковка бистәсендәге Тынычлык урамының 14нче йортында урнашкан. Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, “Кече һәм урта эшкуарлык, шулай ук шәхси малтабарлык башлангычына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
25 сентябрьдә “Киләчәк фабрикасы”нда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды һәм стартаплар һәм бизнесны үстерүнең яңа мәйданчыклары белән танышты.
Анда “Һөнәрчелек келәме” эшли. Биредә этник бизәкләр, аксессуарлар, табигый тире, металл, агачтан сувенирлар, милли кием, җәя һәм уклар җитештерү башланган. Барлыгы 20гә якын эш урыны һәм сәүдә ноктасы булдырылган.
Икенче мәйданчык – киберспорт һәм нейротехнологияләр лабораториясе. Аның базасында ярышлар робот техникасы, киберспортчылар командаларын әзерләү программаларын үстерү күздә тотыла.
Биредә шулай ук бизнес-инкубатор, коворкинг, “Футурика” яшьләр иҗаты үзәге, робот-баристлы кафе эшли.
Ничек акча табарга?
Узган көз эшкуарларны бушлай сату-алуны ничек арттырырга өйрәттеләр.
Уфаның “Киләчәк фабрикасы” коворкингында 23 октябрьдә онлайн һәм офлайн форматларда эшкуарлар өчен “Бизнес-24” конференциясе узды.
Анда эшкуарларга сатуларны ничек арттырырга һәм клиентларны саклап калырга, хезмәткәрләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм читтән торып эшне контрольдә тотарга кирәклеге турында сүз барды. Моннан тыш, конференциядә бизнес алып баруның яңа алымнары һәм сыналган инструментлары, яңа идеяләр һәм алга этәрүнең төп трендлары тәкъдим ителде.
2024 елга кадәр Русиядә кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче гражданнар саны 1,3 тапкырга артып, 25 миллионга җитәргә тиеш.
Башкортстанда фермерлык һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе белән шөгыльләнүчеләр саны республикада 2024 елга 18 мең кешегә җитәр, дип фаразлана.
Әби янына кунакка
Уфада авыл һәм экология туризмы өлкәсендә иң яхшы проектны билгеләделәр. Конкурс Башкортстандагы эчке, авыл һәм экология туризмын үстерү буенча иң яхшы идеяләрне яклауга һәм алга этәрүгә юнәлтелгән.
Конкурста катнашучылар “Проект эшчәнлеге нигезләре. Грант бирүчеләр, грант ярдәме төрләре” дип аталган уку программасын үзләштерде. Катнашучылар арасында беренче грант ияләре дә бар.
Проектларны яклау конкурс комиссиясе сорауларына җаваплар һәм презентацияләр форматында узды. Финалчылар төрле юнәлешләрдәге туристик проектларны тәкъдим итте.
Конкурсантлар танып белү туризмы, урындагы халык тормышына “чуму”, байдаркаларда йөзү, мастер-класслар һәм педагоглар белән дәресләр, шулай ук күлләр ярында яки шифаханәләр территориясендә заманча йортлар белән проектлар тәкъдим иттеләр.
Бәйгедә Ләйсән Сөләйманованың проекты җиңеп чыкты. Ул – “Стәрлебашка әби янына кунакка” дип аталган тур.
Кәрвансарайны кәсепчеләр басты
Узып киткән 2020 ел Башкортстан Республикасының халык-сәнгать һөнәрчеләре һәм кәсепчелек өлкәсендә вакыйгаларга бай булды. Алар – “Башкортстан Республикасында һөнәрләр атналыгы”, “Идел буе” күргәзмәсе, “Ел кәсепчесе-2020” ачык конкурсы, “түгәрәк өстәл”ләр, дискуссияләр мәйданчыклары, мастер-класслар һәм башка чаралар. Декабрь ахырында Уфада Кәрвансарай бинасында “Арт-резиденция” мобиль күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. Күргәзмә-ярминкәне Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты каршындагы халык-сәнгать кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина һәм туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев ачтылар. “Башкортстан Республикасында халык сәнгатенә зур игътибар бирелә. Бу тармак төбәк өчен бик мөһим, чөнки тышкы базарларда традицион сәнгатьне тәкъдир итү юлы белән Башкортстан Республикасының имиджын формалаштыруда катнаша, – дип билгеләп үтте күргәзмәне ачу тантанасында Татьяна Сайгина. – Моннан тыш, тармакта төрле юнәлешләрдә эш урыннары булдырыла”. Күргәзмә эше Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды. Ул үз эшен гыйнвар аенда да дәвам итәчәк. “Арт-резиденция”дә урта һәм кече эшкуарлар, республикадагы шәхси кәсепчеләр катнаша.
Тупланманы
Мөнир ВАФИН әзерләде.