-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2021, 11:45

Сәнгатькә ковид киртә булмасын!

“Катлаулы санитар-эпидемиологик хәл булуга карамастан, былтыр республиканың барлык мәдәният учреждениеләре дә эшләде, — дип хәбәр итте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ел йомгаклары буенча Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә. — 30 миллионнан артык тамашачыны үзенә җәлеп иткән 10 мең чамасы чара үткәрелү моңа дәлил булып тора”.

“Катлаулы санитар-эпидемиологик хәл булуга карамастан, былтыр республиканың барлык мәдәният учреждениеләре дә эшләде, — дип хәбәр итте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ел йомгаклары буенча Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә. — 30 миллионнан артык тамашачыны үзенә җәлеп иткән 10 мең чамасы чара үткәрелү моңа дәлил булып тора”.
Пандемия шартларында үткән елда мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге онлайн-форматка күчерел­де. Мәдәниятнең интернет-ресурсларына 5 миллионга якын кеше керде. Алдан планлаштырганнан бу — бер ярым, 2019 елдагыдан ике тапкыр артык. Интернет киңлекләрендә мәдәни активлык буенча республикабыз халкы 2 миллионнан арткан төбәкләр арасында өченче урында бара.
Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү, Русиядә Хәтер һәм дан елы булу белән истә калды. Бик күп чаралар шушыларга багышланып үткәрелде.
Мәрхәмәтлелек проектларына, инвалидлар, сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. “Русия халыкларының мә­дәниара бәйләнешләр структурасында сукырлар өчен китапханә” дигән темага Халыкара гыйльми-гамәли конференция үтте. Балалар сәнгать мәктәпләре һәм колледжлары арасында Бөтенрусия конкурсында Башкортстанның 11 укучысы призер булды. Чараларның күпчелеге онлайн-режимда үткәрелде. Бу чаралар бездә сәнгать мәктәпләрендә шөгыль­ләнергә теләүче балалар саны артуын күрсәтә. Мәсәлән, 2017 елдагы белән чагыштырганда, үсеш 17 процент тәшкил итте.
Башкортстанның мәдәни тормышында елның янә бер истәлекле вакыйгасы — Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Джузеппе Вердиның “Аттила” операсы күрсәтелде.
Республикабыз халыкларының мәдәни мирасын саклау өлкәсендә Башкортстан халыкларының милли киемнәре көне булдырылды. Иң яхшы башкорт милли киемнәрен эшләү­челәрнең беренче Халыкара конкурсы үткәрелде. Аның йомгаклары буенча күргәзмә әзерләнә, каталог та бастырылачак. Хәзерге заман башкорт җырларының “Яшьлек-шоу” яшьләр фестивале һәм башкорт гүзәлләренең “Һылыукай” конкурсы Бөтенрусия дәрәҗәсенә күтәрелде.
Башкорт мәдәниятенә ярдәм итү максатында илебезнең башкортлар күмәк яшәүче 6 төбәгендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ачылды. Милли биюләр, халык уен коралларында уйнау буенча осталык дәресләре үткәрелде. Аларга 2 меңнән артык кеше җәлеп ителде.
Былтыр федераль һәм республика бюджетлары исәбенә 900 миллион сумнан артыгракка объектлар төзелде һәм ремонтланды. Шушы 50 мәдәният учреждениесенең 15е — “Урындагы мәдәният йорты” проекты, 15е — Мәдәният министрлыгы планы, 20се — гомумдәүләт проекты кысаларында. Урындагы бюджет исәбенә 92,5 миллион сумга 298 мәдәният объекты ремонтланды. Шулай итеп, былтыр 1 миллиард сумлыктан артыгракка 316 мәдәният учреждениесен төзек­ләндерү эшләре башкарылды. Бу кадәр зур күләмгә һәм санга бездә бервакытта да ирешелгән юк иде.
Узган елда федераль бюджеттан 335 миллион, шул исәптән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 219,5 миллион сум җәлеп ителде. Мәдәнияткә былтыр юнәтелгән федераль акча күләме, аннан элекке ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкыр артты. Гомумдәүләт проектына барлыгы 1 миллиард 200 миллион сум юнәлтелде. Елга планлаштырылган барлык чаралар үтәлде, тиешле күрсәткечләргә ирешелде.
Бу акчалар ике мәдәни-күңел ачу учреждениесе булдыру, янә 18 мәдәният учреждениесен ремонтлау мөмкинлеген бирде. 5 районда автоклублар җиһазландырылды, модельле 4 китапханә, 3 виртуаль концерт залы, заманча 6 кинозал булдырылды. 14 балалар сәнгать мәктәбе һәм 3 колледжы уен кораллары һәм җиһазлар белән тәэмин ителде. Коммерцияле булмаган 12 оешмага һәм 2 һәвәскәр иҗат коллективына дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Үткән елның мәгълүм катлаулылыгы аркасында мәдәният оешмаларына халыкның йөрүе буенча куел­ган бурычны үтәү мөмкин булмады. Ел башында ул план 50 миллион кеше дип билгеләнгән иде. Әмма мәдәният оешмаларында эшләрнең туктатылып торуы аркасында план күрсәткечләрен Русиянең бер генә төбәге дә үтәмәде. Декабрьдә исә Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет президиумы карары нигезендә план күрсәткечләре төшереп калдырылды. Шул ук вакытта Русия Президентының 2020 елның 21 июлендәге “Русия Федерациясен 2030 елга кадәрге чорга үстерүнең гомумдәүләт максатлары турында” 474нче Указы нигезендә “Мәдәни чараларга халык килүен арттыру” дигән яңа күрсәткеч кертелде. Пандемия шартларында республикага үткән ел өчен план 26,25 миллион дип җиткерелгән иде. Бу сан 30 миллионга җитеп, арттырып үтәлде.
Киңәшмәдә мәдәният министры тармакның бу елга төп бурычлары белән дә таныштырды.
1. “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
2. Уфаның 450 еллыгына әзерлек көчәячәк.
3. Полярникларның Альбанов исемендәге музее булдырылачак.
4. Уфа дәүләт циркы, Урыс академия драма театры һәм Курчак театры биналарын реконструкцияләү башланачак.
5. М. Нестеровның юбилеен бәйрәм итү буенча проектлар, кызганычка каршы, узган елда гамәлгә ашмады. Бөтенрусия күләмендә планлаштырылган күргәзмәләрне оештыру бу елга калды. “Өч таган”, “Уфадан мәхәббәт белән”, “Рәми Гарипов” фильмнары төшерелә, аларның премьералары планлаштырыла.
Безнең мәдәният учреждениеләре агымдагы елда да халыкара һәм федераль дәрәҗәләрдә республиканы лаеклы күрсәтәчәк, дигән ышаныч белдерде мәдәният министры.
Милли симфоник оркестр 30 гыйнварда Мәскәүнең Чайковский исемен­дәге концерт залында чыгыш ясаячак. Аны шулай ук Берлин филармониясе сәхнәсендә дә көтәләр. Безнең опера һәм балет театры коллек­тивының Мариинский театрында һәм Мәскәүдәге Зур театрда чыгышлары турында да килешүләр бар.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: