-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2021, 15:35

Тармак зур үзгәрешләр кичерә

Башкортстанның транспорт комплексында пассажирлар ташу сыйфатын күтәрү максат итеп куелды. Өченче ел рәттән “Башавтотранс” предприятиесенең автопаркы яңартыла. Узган елда зур һәм уртача сыйдырышлы 245 автобус сатып алынган, барлык автобуслар да “Башавтотранс” предприятиесенең шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларына тапшырыл­ган.

Башкортстанның транспорт комплексында пассажирлар ташу сыйфатын күтәрү максат итеп куелды. Өченче ел рәттән “Башавтотранс” предприятиесенең автопаркы яңартыла. Узган елда зур һәм уртача сыйдырышлы 245 автобус сатып алынган, барлык автобуслар да “Башавтотранс” предприятиесенең шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларына тапшырыл­ган.

Авиапассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында узган елда “Уфа” халыкара аэропортының эчке һава линия­ләрендәге аэровокзал комплексын реконструкцияләүнең беренче этабын гамәлгә ашыру төгәлләнде. Аэро­портның яңа терминалы аэродром­ның җитештерү куәт­ләрен һәм аэровокзалның юлчыларны кабул итү дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкин­лек бирәчәк, ул сәгатенә 1200 пассажирны хезмәтләндерәчәк. Нәти­җәдә, ике терминал да бердәм архитектура комплексына берләш­тереләчәк, ул сәгатенә 2 меңгә кадәр пассажирга хезмәт күрсәтәчәк.
Шулай ук, “Уфа” станциясенең тимер юл вокзалын реконструк­цияләүнең беренче этабы тәмам­ланды. Шәһәрнең Көньяк тимер юл әйләнешен модернизацияләү буенча эшләр башланды. Әлеге проектны тормышка ашыру транзит йөк поездларын шәһәр читенә чыгарырга һәм тиз йөрешле боҗра шәһәр электричкасын, шул исәптән “Уфа” халыкара аэропорты аша, җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Узган елга йомгак ясап, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев тармакка кагылышлы төп тезисларны әйтеп үтте. Территориаль заказда узган елга 26,2 миллиард сум каралган, шуның 7,6 миллиард сумы – федераль акча. Әлеге чаралар кысаларында 2000 чакрымнан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән, 40 километрга якын яңа юл файдалануга тапшырылган, 15 күпер ремонтланган, 8е төзелгән.
Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында өч төбәк проекты тормышка ашырыла: “Юл челтәре”, “Юл хуҗалыгын үстерүнең гомум системалы чаралары” һәм “Юл хәвефсезлеге”. Узган елда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның гомум күләме 6,8 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 2,5 миллиард сумнан күбрәге – федераль бюджет акчалары. Бу акчага 267 объектта эшләр алып барылган, шуларның 163е – күчмә объект. Якынча нәтиҗәләр буенча, 305,24 чакрым автомобиль юллары ремонтланган, 11,1 километр юл капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган, 2* светофор урнаштырылган, 248 юл билгесе куелган һәм 4,65 чакрымда юл төзү һәм реконструкцияләү эшләре тәмамланган.
Мәгълүм булуынча, юл хәрәкә­тендә катнашу­чыларның хәвефсезлеген тәэмин итү – тармакның төп бурычы. Автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында гомум озынлыгы 14 мең километрдан артык асфальт-бетон өслеккә юл тамгасы төшерү тәмамланган, 12 километр яңа барьер киртәсе ремонтланган һәм урнаштырылган, 20 меңнән артык юл билгесе, 7024 сигнал баганалары куелган, 60 светофор урнаштырылган.
Моннан тыш, сервис моделе кысаларында 1 июльдән 621 фото­видеотеркәү комплексы файдалануга тапшырылган. Шул рәвешле республикада хәзер 1015 комплекс эшли. Тулаем алганда, агымдагы ел ахырына кадәр юл хәрәкәте кагыйдә­ләрен бозу очракларын фотовидео­теркәү камералары санын 1815 берәмлеккә җиткерү планлаштырыла.
Министр белдерүенчә, агымдагы елда транспорт комплексы алдында түбәндәге бурычлар тора:
* Башкортстанның юл челтәрен ремонтлауны тәэмин итәргә;
* кимендә 960 километр юлны ремонтларга;
* кимендә 30 чакрым яңа юл төзергә;
* Воровский урамы башында Агыйдел елгасы аша салынган күперне төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга;
* “Көнчыгыш чыгу юлын”, Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлын реконструкцияләү кебек эре инфраструктура объектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә;
* Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструк­ция­ләүгә керешергә;
* Уфа елгасы аша күперләрне капиталь ремонтлый башларга;
* “Уфа” халыкара аэропортының эчке һава линияләре терминалын реконструк­цияләүнең икенче этабын башларга;
* юлларда хәвефсезлекне арттыру буенча эшне дәвам итәргә;
* юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын киметүгә ирешергә һәм башка мөһим проектларны гамәлгә ашырырга.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: