-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 гыйнвар 2021, 00:35

Урман ышанычлы саклана

Республика урман фондында 785 миллион кубометр агач запасы бар. Елына шуның 10,4 миллион кубометрын кисәргә рөхсәт ителә. Башкортстанда яшел байлыгыбызны саклау һәм яклау ничек тәэмин ителә? Бу турыда журналистларга урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде.

Республика урман фондында 785 миллион кубометр агач запасы бар. Елына шуның 10,4 миллион кубометрын кисәргә рөхсәт ителә. Башкортстанда яшел байлыгыбызны саклау һәм яклау ничек тәэмин ителә? Бу турыда журналистларга урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде.

-“Экология” гомумәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыруга федераль казнадан узган ел шушы чаралар өчен 211,2 миллион сум акча бүленде. Әлеге сумма Идел буе федераль округында беренче чиратта Башкортстанга бирелде һәм без бу күрсәткечтә икенче урында торабыз. Быел, гомумән, федераль проектларны тормышка ашыру өчен 162,6 миллион сум акча бүлү планлаштырыла,- диде министр журналистлар белән очрашуда.

Узган ел барлыгы 14900 гектар мәйданда урманнарны тергезү эше башкарылган. Әйткәндәй, үткән ел 13900 гектар мәйданда урман киселгән, ягъни, тергезү эшчәнлеге 106,5 проценка үтәлгән.

Республика буенча төрле акция һәм чаралар кысаларында 7,4 мең гектарда урман культуралары утыртылган һәм әлеге күрсәткеч буенча республика федераль округта быел да беренче урында.

Онлайн режимда үткәрелгән чарада тармак министры, шулай ук, урманнарны арендага алган арендаторлар эшчәнлеге, “яшел калканыбыз”ны янгыннардан саклау юнәлешендә алып барылган һәм соңгы елларда урман хуҗалыкларының матди-техник базасын ныгыту буенча күрелгән чаралар белән таныштырды. Әлбәттә, ведомство башлыгы, быел законсыз урман кисүчеләргә һәм аренда килешүләрендә каралган бурычларына җавапсыз караучыларга карата чараларнын катгыйланачагын әйтте.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: