-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар 2021, 12:40

Тыгыннарны киметү хакына сабыр булыйк!

9 айдан тигез һәм киң юлүткәргечтән җилдерәчәкбез.

9 айдан тигез һәм киң юлүткәргечтән җилдерәчәкбез.

Уфага аэропорт ягыннан, ягъни Көньяк керү һәм чыгу юлы – йөкләнеш иң зур булган юл участокларының берсе. Чишелеш заман таләпләренә җавап бирми һәм биредә зур тыгыннар хасил була. “Бөке”ләрне киметү максатында ике күпер арасында яңасы төзелә. Әмма аны чишелеш белән бәйләргә кирәк, югыйсә, проблеманы хәл итеп булмаячак. Юлүткәргечне 6 полосага кадәр киңәйтү һәм 7 метрга озынайту нәтиҗәсендә участокның транспорт үткәрү сәләте 27 процентка артачак.

Эшләр вакыты кыскарырмы?

Уфа шәһәре хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Константин Паппе Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешен реконструкцияләүгә бәйле автотранспорт хәрәкәтен оештыру эшләре буенча аңлатма бирде.
Аның сүзләренә караганда, эшләр вакытын кыскарту уңаеннан инженерлар советы җыелачак. Төзелеш срокларын киметергә мөмкин булган берничә техник чишелеш бар. Әмма моның өчен эксперт советы үткәрергә кирәк. Шуннан соң ахыргы карар чыгарылачак. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барылачак. Әйткәндәй, кайбер технологик тәнәфесләр дә булачак, алар вакытында эшләр башкарылмый, чынлыкта бу – махсус технология.
Мәсәлән, кыш көне бетон ныгытып катканчы эшләрне дәвам итәргә ярамый. Шуңа күрә кайбер участокларда технологик паузалар булачак, әмма гомум эш тәүлек әйләнәсенә алып барылачак.
Шулай ук, күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча реконструкция урынында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров булды. Аның белдерүенчә, документ эшләре реконструкциянең вакытына тәэсир итмәячәк һәм тиз арада хәл ителәчәк. Димәк, реконструкция вакыты кыскарыр, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Автомобильче, игътибарлы бул!

Юлүткәргеч 8 гыйнварда ябылды һәм агымдагы елның сентябрендә генә ачылачак. Транспорт агымы юлүт­кәргечне урап узачак, ә Салават Юлаев проспектында хәрәкәтне көйләү өчен светофорлар урнаштырылды. Алар эше, машина агымының теге яки бу юнәлештә киеренкелеге артуга бәйле рәвештә, махсус режимда көйләнә.
Автобуслар шулай ук юлүткәргечне урап йөри. Җәмәгать транспорты тукталышлары да үзгәрде. Автомобильчеләр альтернатив хәрәкәт маршрутларын сайлый ала. Шуңа күрә республика җитәкчелеге Уфа мэриясе сайтында (https://ufacity.info/most2021/) схема буенча альтернатив юлларны карап йөрүне сорый.
Шулай ук, әлеге киселештә һәрвакыт ЮХХДИ хезмәт­кәрләре һәм эвакуатор машинасы дежур тора. Биредә камералар да урнаштырылган. Алар биредәге хәлне күзәтеп торырга һәм килеп туган уңайсызлыкларны тиз рәвештә чишәргә мөмкинлек бирә.
Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре автомобильчеләрдән юл кагыйдәләрен үтәүне һәм игътибарлы булуны сорый. Аеруча ике машина арасында дистанция саклауга җитди карарга кирәк.
Шулай ук, биредә яңа юл билгеләре куелган. Води­тельләргә аларга игътибарлы булырга кирәк.

Кайсы урамнан йөрергә?

Биредә “бөке” булдырмау нәкъ автомобильчеләргә бәйле. Түбәндә без аларга альтернатив юлларны тәкъдим итәбез.
Дим бистәсендә яшәүчеләр Уфага Затон бистәсе аша, яки “Пугачев урамы – Нагаево шоссесы” маршруты буенча М-5 федераль трассасыннан керә ала. Шәһәрнең төньяк өлешендә яшәүчеләр “Интернациональ урамы – Перспектива урамы – М-5 федераль трассасына чыгу” юнәлешен сайларга мөмкин.
Шәһәргә альтернатив керү һәм чыгу урыннарыннан тыш, автомобильчеләр тизрәк барып җитә ала торган урамнар да бар. Үзәктән ул – Яр буе, Октябрь революциясе, Бакалы, Киров, Гобәйдуллин урамнары һәм башкалар. Үзәккә исә Октябрь революциясе, Посадская-Ветошников-Минһаҗев, Сунь Ятсен, Бакалы һәм Киров-Гобәйдуллин урамнарыннан барырга була.
Якын-тирә урамнарда юл хәрәкәтен оештыру вакытлыча үзгәртелгән. Посадская урамы буенча Салават Юлаев проспекты ягына һәм Минһаҗев юлүткәргечендә үзәккә таба берьяклы хәрәкәт кертелгән. Моннан тыш, Октябрь революциясе урамына кадәр юлүткәргечтән сул борылыш гамәлдән чыгарылган һәм якын-тирә урамнарда авто­мобильләр кую тыелган.
Шуны билгеләргә кирәк, атап әйтелгән урамнарда юллар узган елда ремонтланган һәм аларның сыйфаты яхшы.

“Бөке”гә очрамыйм, дисәң...

“Бөке”гә очрамас өчен түбәндәге киңәшләрне үтәү зарур:
* Бөтен киңәшләрне гамәлгә ашыруга карамастан, биредә юл тыгыны барыбер булачак. Шуңа күрә иртән эшкә барырга 30 минутка иртәчәк чыгарга киңәш ителә.
* Аталган альтернатив юлларны кулланырга кирәк. Белмәгән очракта, кесә телефонындагы “Яндекс навигатор” яки башка юл кушымтасын кулланыгыз. Аларда бу юллар күрсәтелгән.
* Юл кагыйдәләрен катгый үтәргә һәм яңа куелган юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәк. Биредә юл-транспорт вакыйгасына тару тыгынны тагы да арттырачак кына.
* Әгәр биредә авариягә очрасагыз яисә машинагыз ватылса, шунда ук бу хакта полиция бүлегенә хәбәр итегез. Биредә дежурда булган хезмәткәрләр сезгә ярдәмгә киләчәк.
Түземле һәм сабыр булыйк, дуслар. Нәкъ 9 айдан соң биредә җилдереп кенә йөриячәкбез һәм юл тыгыннарын күпкә киметәчәкбез.
Читайте нас: