Торак төзелеше һәм амбициоз планнар турында.
Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы гомумдәүләт проектлары кабул ителде. “Торак һәм шәһәр мохите” проектының төп максаты — ипотека кредитыннан файдаланып торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлекләр тудыру, торак төзү күләмен арттыру, шәһәр мохитен уңайлы итү, уңайлы шәһәр мохите формалаштыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру, яшәү өчен яраксыз торак фондыннан кешеләрне яңа фатирларга күчерү.
Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 6,4 миллиард сум акча бүленәчәк. Торак төзелеше күләме 1,5 тапкыр артачак, дип фаразлана (елына 2,3тән 3,7 миллион квадрат метрга кадәр). Боларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, амбициоз, әмма ирешерлек бурычлар, дип саный. Шул ук вакытта Башкортстанда кимендә 135 мең квадрат метр социаль торак төзе-лергә тиеш. Торак-туплау программаларында (торакка дигән акчаны банкка салып туплау һәм, аның күләменә карап дәүләттән акчалата ярдәм алу) катнашучылар саны — ике тапкыр, 4500дән 9000гә кадәр артачак, дип көтелә. Бу максатларда Башкортстан җитәкчелеге “Уралсиб” банкы белән республика программасында катнашучылар өчен ипотека ставкасын 5,5 процентка кадәр киметү турында килешү төзе-де. 22,9 мең квадрат метр мәйданлы авария хәлендәге торактан кешеләрне яңаларына күчерәчәкләр. Шәһәр һәм авылларда иҗтимагый терри-торияләр: парклар, скверлар, ял итү урыннары төзеклән-дерелә башлады.
2020 елда Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында, финанслауның барлык чыганаклары исәбенә 2,45 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. 2021 елга 2,3 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бу хакта тармак эшчәнлегенең узган ел нәтиҗәләре буенча брифингта Башкорт-станның төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев хәбәр итте. Министр ассызыклаганча, бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора һәм Русия
субъектлары топ-10ына керә. Әгәр Русия буенча уртача алганда торак төзелеше үсеше темплары узган елда 2,3 процент булса, Башкортстанда бу күрсәткеч 3,3 процент тәшкил итте.
Төзелеш тармагында эшләрне җанландыру өчен әйлә-нештәге акчаның мул булуы шарт. Бу уңайдан илдә хәл мактанырлык түгел. Әйтергә кирәк, төзелеш — шул исәптән торак төзелеше, икътисадны җанландыручы тармак. Төзелештәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиеләрендә һ.б.) тәэмин итә. Әгәр төзелеш икътисади өзеклеккә дучар була икән, башкалар да аңа ияреп шундый хәлгә төшә. Югары дәрәҗәдә ипотеканың процент ставкаларын киметү проблемасының даими күтәрелүе шуның белән дә бәйле. Монда шунысын да ассызыклау мөһим, төзелеш тармагы башлыча кредитлар исәбенә эшли. Банклардан акча җәлеп иткәндә, ставкалар никадәр түбәнрәк булса, тәзелеш оешмалары өчен шулкадәр яхшырак. Әмма банклар кредитларны түбән ставкалар белән озак вакытка бирми. Чөнки иртәгәсе көн тотрыклы булыр дигән ышаныч юк.
Русия банкларының күпчелеге санкцияләр аркасында чит илләрдән валюта кредиты алалмый. Ә андый кредитларны алган вакытта банклар җитештерү тармакларын ир-кенрәк, түбән процентлы кредитлар белән тәэмин итә ала иде. Фатир сатып алучыларның, йорт төзүчеләрнең күбесе кредит ала. Бүгенге көндә банкларның ипотека ставкаларын киметүе тармакның күпмедер җанлануына китерә, әлбәттә. Шунысы да бар, фатир саткан төзелеш оешмалары мәгълүматларыннан күрен-гәнчә, төзелешкә җәлеп ител-гән акчаның 10-15 проценты гына ипотекага туры килә. Ди-мәк, ипотеканың процент ставкасын киметеп кенә бөтен төзелеш тармагын җайга салып булмый, эшне алып бару өчен, алда билгеләнгәнчә, төзүчеләрнең үзләренең банклардан түбән ставкалы кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш. Торак төзелеше буенча бүген без Русия күләмендә 10нчы позициядә. Фатирга чиратлардагы кискенлекне киметү өчен республикада ел саен һәр кеше исәбенә ким дигәндә 1 квадрат метр (барлыгы 4 миллион) мәйданнар төзергә кирәк. Бездә әле ул 0,54 квадрат метрдан артмый.
Мөһим бурыч буларак республика Хөкүмәте киләсе ел ахырына алданган дольщикларның күпчелегенең проблемасын хәл итүне билгеләде. Торак төзелешендә хәлләр гомум икътисадтагыдан катлаулырак: темплар түбәнәйде, билгеләвебезчә, финанс ресурслары чикле. Бүгенге икътисади хәл-шартлардан чыгып фикер йөртсәк, ил күләмендә дольщиклар проблемалары тиз арада хәл ителеп бетәргә охшамаган. Ә бездә хәл башкача. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер киңәшмә барышында алданган дольщиклар мәсьәләсен чишү буенча үз позициясен бәян иткән иде. Торак төзелешендә элекке хаталардан арынырга кирәклеккә басым ясады ул. “...Дольщиклар буенча бурычларны каплаячакбыз, бу хакта мин ачыктан-ачык белдерәм. Кайчан һәм ничек – монысы икенче мәсьәлә. Без бу эшне озакка сузмыйча башкарырга тиешбез,” – диде Радий Фәрит улы. Шуннан соң әлеге юнә-лештә җентекле эш башланды. Әйтергә кирәк, тәүге нәтиҗәләр озак көттермәде.
Торак төзелешендә үз акчалары белән өлешләтә катнашучы гражданнарның (дольщиклар) хокукларын яклау буенча федераль Фондның кү-зәтчелек советы, мәсәлән, узган ел ахырында Русиянең 18 төбәгендә проблемалы объектлар буенча карар кабул итте. Әлеге оешма ярдәме белән Башкортстанның алданган 1,5 мең дольщигының да проблемасы хәл ителә. Әйтергә кирәк, Башкортстан — бу фондтан иң күп ярдәм алган төбәкләрнең берсе.
“Барлыгы 97 йорт төзелешенә акча керткән 8 мең кеше фатир яки акча ала. Алда эш күп, әмма күп эшләнде дә. Алданган дольщикларның тупланган бөтен проблемасын тулысынча хәл итәрбез дип ышанам”, — дип белдерде Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Башкортстанда 24 объект төзелеше тәмамланачак, ике йортның өлешчеләре акчалата компенсацияләр алачак, дип хәбәр итте Башкортстанның Төзе-леш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәте.
“...Кешеләр бурычка кереп, соңгы акчаларын торак алырга дип салды, намуссыз төзүче-ләр һәм төзелеш эшләрен начар контрольдә тоткан хакимият аркасында бернәрсәсез калдылар. Беренче көннән башлап без бу гаделсезлекне бетерү максатын куйдык. Үз көчебез белән меңләгән доль-щикның проблемаларын хәл итә алдык. Хәзер федераль үзәктән зур ярдәм алдык. Мин дольщикларга һәрвакыт әйтә килдем, бу катлаулы юл һәм аны бергәләп узарга кирәк, дип. Бүген күрәбез, әгәр бергәләп һәм артык хис-кичереш-ләрсез эшләсәк, чишелеш табыла”, — дип шәрехләде Фонд карарын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокукларын яклау советының җаваплы секретары Зөлфия Гайсина алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл итү буенча Хөкүмәтнең күп эшләвен билгеләде. “Соңгы ике елда алданган дольщиклар белән бәйле барлык мәсьәләләр диярлек хәл ителде. Калганнары 1,5-2 ел дәвамында хәл ителәчәк. Эшләр билгеләнгән план буенча бара. Бу юнәлештәге эшчәнлек федераль Фонд, дольщикларның хокукларын яклау буенча республика фонды, эре инвесторлар һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлекне үз эченә ала”, — диде Зөлфия Гайсина.
Әлеге кризис һәм пандемия вакытында торак базарында бәяләр кыйммәт, халыкның төзелешкә тотынырга яисә йорт, фатир алырга акчасы җитми. Ипотека процентларын тагын да төшерү буенча эш алып баралар. Башкортстанда, мәсәлән, гамәлдәге бәяләргә (социаль ипотека, банкларның ипотека продуктларын файдаланып һ.б.) гаиләләрнең 26 проценты гына стандарт фатир сатып алу мөмкинлегенә ия. Башкаларның исә кереме аз, аларның акчасы ипотека түләрлек түгел. Димәк, фатир сатып алу өчен, процент ставкалары кимү белән бергә, халыкның акчалата кереме дә артырга тиеш.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.