Башкортстанның инвестиция портфелендә ниләр бар?
2020 елда, Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча, Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 350 миллиард сумнан арта. Бу хакта төбәкнең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә хәбәр итте.
Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикада төп капиталга инвестицияләр 4,3 процент үсеш белән 209,6 миллиард сумга җиткән. 32 территория инвестицияләр үсешен тәэмин иткән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында — 2нче һәм Русиядә 13нче урында тора.
Ел буенча инвестицияләр үсеше темплары бу күрсәткечләрдән түбән түгел, 352,4 миллиард сум булыр дип көтелә. Ә 2021 елда 110 процентка кадәр үсеш планлаштырыла.
Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган финанс ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен катлаулы чорда кредитлар буенча процент ставкасы өлешен каплауга инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән капиталь төзелеш объектларын тәэмин итү чаралары кертелде.
Тышкы икътисади хәл-шартларның тотрыксызлыгы аркасында, чит ил валютасында сатып алына торган технологик җиһазлар бәясенең курс аермасы компенсациясе кертелде.
Норматив базаны камилләштерү буенча зур эш башкарылды. Оешмалар табышына салым буенча Башкортстан Республикасы Законы кабул ителде. Хәзер республика законнарында капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешү механизмын җайга салу өстендә актив эш алып барыла.
Артык таләпләрне гамәлдән чыгару һәм бизнеска административ басымны киметү өстендә эшләү буенча продуктив нәтиҗәләр бар. Көйләү йогынтысын бәяләү рейтингы нәтиҗәләре буенча республика 2020 елда, “югары дәрәҗә” субъектлары төркеменә кереп, лидерлык позицияләрен саклап калуны дәвам итә.
Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 19 октябрендәге карары нигезендә төбәкләрдә инвестиция эшчәнлеген дәртләндерүнең өстәмә механизмына ярашлы, яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәргәндә инфраструктура объектларын актив үстерү бюджет кредитлары буенча бурычларны киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Узган ел “Инвестицияләрне җәлеп итү үзәге” проект штабы төзелде. “Әзер карарлар кибете” аша инвесторларны җәлеп итүнең яңа форматы буенча инвесторларга эшләнеп беткән бизнес-планнар тәкъдим ителә. Алар җир биләмәсен алган юл буе сервисында “эшләтеп каралды”, дәүләт ярдәме чаралары буенча махсус шартлар тудырдырыла. Нәтиҗә шундый: 38 инвестор 5 миллиард сумга юл буе сервисының 50дән артык объектын төзүне планлаштыра.
Республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә резидентлар җәлеп итү дәвам итә. 2020 елда 21 яңа резидент җәлеп ителгән, инвестицияләр күләме 1,7 миллиард сумга җиткән. Бу ел башы белән чагыштырганда, 77 процентка күбрәк, эш урыннары саны ике тапкыр арткан. Бүген 5 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә 35 миллиард сумлык инвестиция портфельле 71 резидент теркәлгән.
Гомумән алганда, бүген төбәкнең инвестиция портфеленә муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылучы 1200гә якын проект керә, аларның бәясе 386,4 миллиард сум. Моннан тыш, өстенлекле исемлеккә тагын 829 миллиард сумлык 221 проект керә.
Узган ел 38 инвестиция сәгате узды, анда 300 миллиард сумлык 143 инвестиция проекты каралды.
Утырышлар йомгаклары буенча 7,7 миллиард сумлык дәүләт ярдәм чаралары буенча карарлар кабул ителгән. 1334 оешма һәм эшкуар дәүләт ярдәме алган. Салым һәм милек ташламаларын исәпкә алмыйча бирелгән субсидияләр күләме генә дә 4,5 миллиард сум тәшкил иткән.
Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ташламалар белән 54 меңнән артык оешма һәм эшкуар (гомум санның 42 проценты) колачланган. Салым ташламалары күләме 12 миллиард сумнан артык бәяләнә.
2000нән артык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары дәүләт һәм муниципаль милек буенча аренда түләүләрен кичектерү һәм азат итүдән файдаланган.
Төбәк микрокредит оешмасы линиясе буенча 398,2 миллион сумлык 232 займ, Гарантия фондыннан 708,9 миллион сумлык 93 поручительлек бирелгән. Сәнәгать секторында республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча 25 предприятиегә 450,3 миллион сум кредит бирелгән.
Авыл хуҗалыгында 262 аграрийга техника сатып алу өчен 782 миллион сумлык субсидия бирелгән.
Хәзер беренче чираттагы чараларның өченче пакеты проектын килештерү буенча эш төгәлләнә, аны эшләгәндә, икътисадның тизләтелгән үсешен тәэмин итү принцибына таянганнар, һәр пункт икътисади нәтиҗәлелек һәм мультипликатив төбәк эффекты күзлеге аша анализланган.
Башкортстан Башлыгы төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы коллективына инвестицияләрне җәлеп итү һәм бизнеска ярдәм итү буенча зур һәм җитди эш алып барган өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта республика җитәкчесе икътисадны үстерүне дәртләндерүнең өстәмә механизмнарын эшләргә кушты.
— Министрлык яңа идеяләрнең чын драйверы булып тора. Уйлагыз: киләсе елда тагын нинди икътисади инструментларны, шул исәптән федераль ярдәм белән, гамәлгә ашыра алабыз, — диде Радий Хәбиров. — Безгә төгәл параметрлар формалаштырырга һәм алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Эшебезнең мәгънәсе шунда да инде.