“Башнефть” республикада эксплуатацион бораулау күләмен 32 процентка арттырды.
Башкортстанда “кара алтын” яткылыклары күбесенчә Яңавыл, Калтасы, Туймазы районнарына туры килә. Нәкъ шуңа да әлеге төбәкләрдә нефть кудыру корылмалары күп урнаштырылган, һәм алар илнең нефть сәнәгатен үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Берничә ел эчендә республиканың аграр төньяк-көнбатыш өлеше сәнәгать тиз үсешүче территориягә әверелде: Нефтекама шәһәре барлыкка килде, Яңавыл, Дүртөйле яңа югарылыкка күтәрелде. 65 ел узгач та, Арлан, элеккечә үк, “Башнефть”нең төп активы булып тора һәм аның “Роснефть” компанияләре төркеме составында алга таба үсеше бу чыганактан нефть чыгару нәтиҗәләренә бәйле.
Тарихка күз салсак, Арлан нефть яткылыгы 1955 елда ачыла. Анда Калтасы районы “Башвостокнефтеразведка” конторасының Шәрифҗан Сәхәпов бригадасы эш башлый. Арлан нефть яткылыгын ачу – Башкортстан нефть сәнәгатендә генә түгел, ә СССР тарихында да истәлекле вакыйга. 1944 елда Туймазы төбәгендә нефть запаслары күп булу ачыклана. Краснокама районының Әшит авылы янында да нефть яткылыгы табыла. Ләкин сулы булганга күрә, аны сәнәгатьтә кулланып булмый. 1955 елның 24 ноябрендә бу урында янә эшләр башлана.
Арытаба биш елда колачлы эзләнүләр алып барыла һәм тагын 11 нефть скважинасы бораулана. Шуның өчен бу урын Арлан нефть яткылыгының чишмә башы дип санала. Аны үзләштерү зур тизлек белән бара. 1958 елда 94 мең тонна нефть чыгарылса, 1959 елда бу күрсәткеч 400 мең тоннага җитә. Шулай итеп, Русиядә иң эре нефть яткылыклары ачыла.
Башкортстанда гына түгел, илебездә киң билгеле “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе – республика территориясендә, 2019 елдагы белән чагыштырганда, узган елда эксплуатацион бораулау күләмен 32 процентка арттырды. Яңа скважина-ларның күбесе Арландагы иң зур “Башнефть” яткылыгында төзелгән.
Эксплуатацион скважиналарны бораулау нәтиҗәсендә компания Башкортстан Республикасындагы элекке яткылыкларда да нефть чыгару мөм-кинлекләрен арттыра.
Русиядә иң эре ун нефть компаниясе исемлегенә кергән “Башнефть”нең Арлан яткылыгында 65 ел элек беренче фонтан ата. Ул чакта нефть запаслары 1,2 миллиард тонна дип бәяләнә. Аны эшкәртү елларында аннан 522 миллион тонна нефть чыгарылган. Бүген аның өлешенә компаниянең республика территориясендәге гомум табышының дүрттән бер өлеше туры килә.
Актив фәнни эзләнүләр, бораулау һәм нефть чыгаруның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү углеводород чима-лының “карт” яткылыкларына хас булган акрынлап кимү тенденциясен үзгәртергә мөмкинлек бирде. 2009 елдан Арлан яткылыгында нефть чыгару күләме ел саен арта бара. Бүгенге көндә еллык нефть чыгару күләме 2008 елдагы күрсәткечтән бер миллион тоннага артты.
Шул исәптән горизонталь скважиналарны бораулау тәҗ-рибәсен киңәйтеп һәм технологик яңалыкларны кертү нәтиҗәсендә нефть чыгару күләмнәре генә түгел, аның нәтиҗәлелеге дә артты. 2009 елдан “Башнефть-Добыча” тарафыннан эшкәртелә торган яткылыкларда нефтьнең уртача дебиты 73 процентка үскән. Арлан яткылыгында елына бер миллион тонна нефть чыгару күләме арткан бер үк вакытта гамәлдәге нефть чыгару фонды бер мең скважинага кимегән. Бу углеводородлар чыгаруның үз-кыйммәтен шактый киметүгә ирешергә мөмкинлек биргән.
Шунысы куанычлы: быел “Башнефть” республиканың эксплуатацион бораулау күләмен тагын да арттырырга ниятли. Ел ахырына кадәр эшкәртелүче яткылыкларда 203 яңа скважина сафка кертеләчәк, тагын 84 скважинага горизонталь “кәүсәләр” тоташтырылачак. Бу иске скважиналарны эшләтү срогын озынайту өчен эшләнә. Быел горизонталь скважиналар өлеше 95,6 процентка кадәр арттырылачак. Узган елда бу күр-сәткеч 86,3 процент тәшкил ит-кән.
“Башнефть” компаниясе хез-мәткәрләрен шушы күркәм юбилей белән котлыйбыз! Тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз!
Лилия Галина.