Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Франц Ян белән әңгәмә.
Нефтекама шәһәрендә моннан берничә ел элек булсагыз, аны бүген танымый да торырга мөмкинсез. Чөнки шәһәр соңгы елларда бик күркәмләнде, матурланды. Хакимият җитәкчелегенең төп эш девизы: шәһәрне яшәү өчен уңайлы итү. Кыш айларында бирегә килеп чыксагыз, һичшиксез, кичке урамнарның төрле төсләр белән балкуын, бәйрәмчә купшы бизәлүен бәяли алачаксыз, ә инде җәй айларында килсәгез, шәһәр уртасындагы Светлое күле белән сокланачаксыз, шулай ук Ленин урамындагы юкәләр, гомумән, сизелеп арткан яшеллек сезне таң калдырачак. Әлбәттә, шәһәр җитәкчелеге тышкы матурлык белән генә чикләнми, юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, йортларны төзекләндерү, ихаталарны ремонтлау буенча да күләмле эш алып бара. Нәтиҗә — Төзекләндерү һәм эстетика елы чараларын тормышка ашыру буенча Нефтекама шәһәре республикада беренче урынга чыкты. Башкарылган эшләр һәм алдагы чорга планнар турында шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Франц Ян белән әңгәмә кордык.
— Франц Николаевич, Нефтекама соңгы елларда зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә — һәр тарафта эш гөрли. Комсомол проспектының “телевышка” районына кадәр төзекләндерелүе — иң зур эшләрнең берседер?
— Әйе, халык бу төбәккә юл салуны бик сорый иде, ниһаять, без моңа ирештек. “Торак һәм шәһәр мохите” программасы кысаларында проспектны “озынайттык”. Яңа йортларда яшәүчеләр хәзер асфальт юлдан йөри, шулай ук бу районда тукталышлар урнаштырдык, автобус җибәрдек.
— Юлларны тәртипкә китерү, тротуарларны киңәйтү буенча шәһәрдә, гомумән, бик күп эш башкарылды.
— Әйе, Комсомол проспектында Парк урамыннан Ленин урамына кадәр тротуар салынды. Шулай ук, Ленин урамыннан Юл урамына кадәр 1,5 чакрым юл ремонтланды. Гомумән алганда, быел шәһәрдә 7,2 чакрым тротуарлар ремонтланды. Шулай ук, Төзелеш урамыннан Тракт урамына кисеп чыгучы юл салынды, машина йөртүчеләр өчен бу бик уңайлы. Әлбәттә, юлларны төзекләндерү буенча башкарасы эшләр алда да бик күп, юллар, кызганычка каршы, шәһәрнең “иң авырткан җире” булып кала бирә.
— Франц Николаевич, халык Светлое күленең төзекләндерелүен дә бик шатланып кабул итте. Ул хәзер шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әйләнде, дисәм, һич хата булмас.
— Шәһәр уртасында табигый күл белән кайсы гына шәһәр мактана алыр икән? Ә менә бездә бар андый күл — шәһәрнең бер бизәге ул. Шуңа күрә аны ташландык хәлдә тоту — һич килешкән эш түгел. Чыннан да, “Шәһәр мохите” программасы ярдәмендә төзекләндерелгән күл ярлары нефтекамалыларның иң яраткан ял урыннарының берсенә әйләнде. Биредә күләмле эшләр башкарылды, яр буе ныгытылды, фонарьлар, эскәмияләр, атынгычлар белән җиһазланган ял урыны булдырылды. Интернет челтәренә чыгар өчен Wi-Fiлы заманча эскәмияләрнең дә уңайлыгын халык югары бәяләде. Шулай ук “Акыллы шәһәр” проекты буенча биредә волейбол мәйданы, амфитеатр һәм башка уңайлыклар булдыру каралган. Халык ял итәр өчен мондый матур, уңайлы, югары эстетикалы урыннар булырга тиеш, дип саныйм.
— Шәһәр эчендәге “Сәламәтлек сукмагы”ның һәм Полуденка күленең төзекләндерелүе нефтекамалыларга зур бүләк булды. Бу урын шулкадәр популяр ки — ан-да көн саен берничә йөз кеше ки-лә, ә ял көннәрендә өчәр мең ке-ше ял итә.
— Әйе, урманга кергән урында исәпләү таблосы урнаштырган идек, ул урманга көн саен меңләгән кеше керүен исәпли. Нарат урманы — халыкның иң яраткан ял итү урыны булып кала. Моның өчен, чыннан да, күп көч салынды. Полуденка күленә илткән юлда асфальт яңартылды, юл буена фонарьлар куелды, тирәли эскәмияләр, саф һавада спорт белән шөгыльләнер өчен төрле корылмалар урнаштырып, тимераякта шуар өчен трасса булдырылды, шулай ук чаңгы трассасы бар. Гамаклар яланында, балалар мәйданчыгында һәрвакыт җанлы — биредә нәни нефтекамалыларга бик ошый.
— Биредә кичләрен хәтта агачлар да төрле төсләргә керә — әйтерсең дә әкият иленә эләгәсең!
— Әйе, уңайлылык белән матурлык бергә атларга тиеш. Урман — болай да серле урын, ә без аңа бераз могҗиза өстәдек. Полуденканы төзекләндерү 43 миллион сумга төште, аны башкарып чыгу федераль һәм республика программалары ярдәмендә мөмкин булды.
— Урманга кергән урында “Урал батыр” эпосы геройларының агач фигуралары кызыксыну уятса, күл уртасында күптән түгел генә урнаштырылган Акбузат сыны да игътибарны үзенә тарта. Ул Полуденканың үзенчәлекле бер символына әй-ләнде. Гомумән, мондый арт-объектлар шәһәрне бик бизи.
— Килешәм, алар зур чыгымнар таләп итми, әмма матурлык, эстетика өсти. Ә инде Акбузатка килсәк, ул чыннан да, урман хуҗасы сымак, күлгә, тирә-якка җан өрде. Борынгы эпоска карасак, Акбузат — явызлык белән көрәшүче, җилдән җитез, утта янмый, суда батмый, тояклары бе-лән тауларны җимерә алырлык әкият герое. Балаларда ул зур кызыксыну уята, аның янында фотога төшүчеләр бик күп, шуларның берничәсе генә булса да Акбузат белән кызыксынмый калмас, дип уйлыйм. Матурлык өстәүдән тыш, мондый инсталляциялар белемне дә арттыра.
— Франц Николаевич, безнең урманның тагы зур бер “кыйм-мәте” — биредәге велосипед юлы. Спорт сөючеләр өчен дә, саф һавага йөрергә чыгучылар өчен дә ул зур бүләк булды.
— Әйе, яшьләр моны бик уңай бәяләде һәм урманда җәй айларында велосипедта йөрүчеләр бик күп. Әлеге проектның төп максаты — халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү. Урман эченнән алты чакрымга якын велосипед юлы үтә, ул Краснокама районының үзәге — тарихи авыл Николо-Березовка белән тоташачак. Бу эш тә бер көнне генә башкарылмады. Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә узган ел URBAN BIKE DAY — “Велосипедизация” проектының авторы Дарья Табачникова, Европа-Азия велосукмагын салучы Антон Сазонов белән очрашулар үтте, күләмле әзерлек эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, алты чакрымга сузылган велосипед юлын салуга ирештек. Кышкы айларда аның бер өлешен “бүлеп алып”, шугалак ясадык. Хәзер монда тимераякта шуучылар бик күп. Урманда исә эт тотучылар өчен аларның дүрт аяклы дусларына махсус мәйданчык булдырылды.
— Ел азагында биредә “Кыш бабай резиденциясен” ачу урманны тагы да ямьләп җибәрде...
— Әйе, узган ел халыкны тетрәткән, гадәти тормыштан аерган вакыйга аркасында мәдәният, мәга-риф учреждениеләрендә традицион чыршы бәйрәмнәре үткәрелмәде. Ә балалар Кыш бабайны барыбер көтә, шуңа күрә без “Кыш бабай резиденциясе”н ачтык. 1782 иллюминация белән бизәлгән, фотозонасы булган резиденция, ә иң мөһиме — көн саен балаларны каршы алган Кыш бабай яшь нефтекамалыларга, әлбәттә, бик ошады. Ел бит төзекләндерү белән беррәттән Эстетика елы дип юкка гына аталмады, без яшьләрдә, халыкта эстетика тәрбия-ләргә тиешбез, дип исәплим. Яшәгән урыныбыз матур булырга тиеш. Әле яңа гына билгеле булды — шәһәрне Яңа елга бизәү буенча да Нефтекама шәһәре республикада беренче урынга чыккан.
— Әйе, кешенең кәефе тирә-ягыбызның нинди булуына бәйле. Соңгы елларда йортларны, ихаталарны ремонтлау буенча да зур эш алып барыла.
— Әйе, бу эшләр федераль һәм республика программалары кысаларында башкарыла. Узган ел 22 күпфатирлы йортта 121 миллион сумлык ремонт эшләнде. “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 95 миллион сумлык 17 ихата төзекләндерелде, шулай ук әлеге Программа буенча инженер челтәрләре алмаштырылды. Шулай ук 42 йортта җәмгысы 58 миллион сумга 185 подъезд ремонтланды.
— Шәһәр, чыннан да, күркәмләнә. Яңалыклар бик күп — әйтик, “акыллы” тукталышлар. Болар турында да сөйләп кит-сәгез иде.
— Узган ел шәһәр “Иң яхшы инициатив проект” бәйгесендә 3,6 миллион сум грант отты, шул уңай-дан без шәһәр эчендә биш “акыллы” тукталыш урнаштырдык. Ябык павильоннар автомат ишекләр белән җиһазланган, җылытылган, җәй айларында биредә кондиционер эш-ләячәк, интернетлы, шулай ук USB-зарядка, Wi-Fi һәм күзәтү камералары белән җиһазландырылган. Безнең якның кышкы салкыннарын һәм тукталышта, нигездә, өлкәннәр һәм балалар торуын исәпкә алганда, алар бик кирәк һәм уңайлы. Шәһәр арытаба да бу проект өстендә эшләячәк.
— Соңгы елларда урамнарны яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Шәһәрдә Юкә аллеясе, Чаган бульвары барлыкка килде, алмагачлар, чыршылар утыртылды.
— Әйе, нефтекамалылар “Яшел Башкортстан” акциясендә актив катнаша. Утырткан юкәләр матур гына үсеп китте. Акция кысаларында шәһәр урамнарына җәмгысы 400 агач һәм 6210 куак утыртылды.
— Быел урамнарда гадәти булмаган рәсемнәр барлыкка килде...
— Әйе, Торак пунктларның эстетикасы елында шәһәрдә ArtNeft.FEST фестивале үтте, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бе-лән берлектә йортларга Бөек Ватан сугышы тематикасына, шулай ук көнүзәк темаларга сурәтләр төшердек. “Югалган балачак”, “Синең каршыңда”, “Күчәр” кебек эшләрне төрле шәһәрләрдән, хәтта чит илдән килгән рәссамнар башкарды. Ә Уфада яшәүче рәссам Мансур Зыяевның “Доктор Сити” дигән эше Идел буе федераль округында җиңеп чыкты. Күпфатирлы йортларның берсендә ул кулында, бала сымак, бөтен шәһәрне тотып торган докторны сурәтләде. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге тема — актуаль, шуңа да шәһәр халкы сурәтләрне бик җылы кабул итте.
– Ел ахыры безнең өчен тагы бер зур сөенеч алып килде: Нефтекама Эстетика елы чараларын тормышка ашыру буенча республикада беренче урынга чыкты.
Бу – лаеклы җиңү. Хәзер инде нефтекамалылар яңа үзгәрешләр, яңа объектлар, яңа уңайлылыклар көтеп яши.
— Әйе, бу зур җиңүгә шәһәр халкы, төрле оешма-предприятиеләр дә зур өлеш кертте. Бу — безнең уртак җиңү. Ә Төзекләндерү һәм эстетика елы Нефтекама өчен тәмамланмады, ул дәвам итәчәк. Халыкның яшәү шартларын тагы да уңайлырак, яхшырак итү буенча идеяләр бик күп, киләчәктә аларны тормышка ашырачакбыз.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Уңышлар Сезгә!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара Гыйлемханова әңгәмәләште.