+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 февраль 2021, 21:55

Башкортстан - рейтингның беренче унлыгында

Уфада «Торатау» Конгресс-холлында инвестклиматны яхшырту мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды.

Уфада «Торатау» Конгресс-холлында инвестклиматны яхшырту мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды.
Анда федераль дәрәҗәдәге экспертлар: "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды вице-президенты Наталья Трунова, «Фәнни-тикшеренү финанс институты» учреждениесенең тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова, "Сколтех" базасында Дәүләт технологик башлангычлар компетенцияләре үзәгенең индустриаль элемтәләр буенча юнәлеш җитәкчесе Михаил Акимов, ТАСС конференцияләре идарәсе җитәкчесе Лариса Белоусова, институцион икътисад кафедрасы профессоры, "НИУ-ВШЭ" предприятиеләрен һәм базарларын анализлау институты директоры урынбасары Светлана Авдашева катнашты.
Узган елда Башкортстан инвестклимат буенча илкүләм рейтингның беренче унлыгына керде, ул 16нчы урыннан 9нчы урынга күтәрелде.
«Стратегик сессия стратегик максатка ирешү өчен өстенлекле юнәлешләрне, башлангычларны, проектларны һәм инструментларны билгеләргә тиеш, бу максат — Башкортстанны халык өчен уңайлы төбәк итү өчен инвестицияләр җәлеп итү. Аларны җиде өстенлек белән чикләргә тәкъдим итәм. Җиде - ул безнең гербтан курайның җиде төсе: кеше капиталы үсеше, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру һәм эшлекле климатны яхшырту, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, транспорт, туризм, шулай ук торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше», — дип тәкъдим итте төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, чараны ачып.
Сессиядә биш сәгатьлек воркшоп форматындагы карарлар әзерләнгән иде, алар нигезендә яңа проектларны эшләтеп җибәрү һәм республикада эшлекле климатны яхшырту өчен гамәлләр алгоритмнары формалаштырылачак. Алар икътисади үсеш инструменты булган «Юл карталары»ның нигезен тәшкил итәчәк. "Юл карталары" үз эченә конкрет гамәлләр һәм кирәкле чаралар, фаразланыла торган йомгаклау нәтиҗәсе, шулай ук инвестклиматның барлык күрсәткечләрен яхшырту буенча срокларны конкретлаштырачак.
Чараның икенче нәтиҗәсе булып, коммуникацион стратегияне эшләү өчен мөһим мәгънәләр турында фикер алышу булды, ул инвестицион климат темасына барлык ведомстволарның бердәм повесткасын формалаштыру өчен шартлар тудырырга, шулай ук бизнес өчен инструментлар, республикада уңайлы инфраструктура объектлары турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Сессиядә катнашучы тугыз команда республиканың заманча аутентик образын эшләде, ул төбәкнең уникальлеген, инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтә алачак.
Стратегик сессиянең өченче бурычы - «Евразия икътисади үзәге" комплекслы инвестицион проектын тикшерү һәм эшләп бетерү. Үткән елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты» учреждениесе республикада «Евразия икътисади үзәге» комплекслы инвестицион проектын булдыру турында килешүгә кул куйдылар, аның төп максаты – төбәк территориясендә җитештерүне киңәйтү һәм республика продукциясен яңа базарларга чыгару.
Фото: башинформ
Читайте нас: