Карантин җитештерү тармакларында югалтуларга китерсә дә, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге бирде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус белән бәйле рәвештә, икътисад тармакларына моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары турында белдергән иде. Коронавирустан зыян күргән республика бизнесы дистәләрчә миллиард сумлык ярдәм алды һәм алачак. Бу көннәрдә Радий Хәбиров агымдагы елда республика икътисадының тотрыклылыгына ирешү буенча өстәмә чараларны раслау турында боерыкка кул куйды.
— Пандемия чорында бизнеска ярдәм итү — Башкортстан Хөкүмәтенең мөһим бурычы. Шул ук вакытта пандемия тәмамлана һәм эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без, икътисадны тизләтелгән үстерү зарурлыгына йөз тотып, ярдәм чараларының өченче пакетын эшләдек. Өченче пакетка барлыгы 9,7 миллиард сумлык 66 ярдәм чарасы кертелгән. Асылда, кризиска каршы чараларның өченче пакеты ярдәм итеп кенә калмыйча, икътисадны да үстерәчәк, – дип аңлатты Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Аерым белгечләр, Стратегик башлангычлар һәм бизнес агентлыгы бәяләвенчә, Башкортстанда бизнеска ярдәм итүнең тәүге ике пакеты шактый нәтиҗәле булды. Ул вакытта ярдәм чараларын ике этапта гамәлгә кертү турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләгән иде. Аның белдерүенчә, дәүләт ярдәмен алуның принципиаль шарты – эш урыннарының 90 процентын саклап калу иде. Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин узган елның 11 маенда узган киңәшмәдә бизнеска ярдәм чараларын бәян иткән иде. “...Хәл катлаулы һәм хезмәт базарын тотрыклыландыру, эш югалткан кешеләргә ярдәм итү буенча комплекслы гамәлләр таләп ителә. Безнең төп бурыч — эшсезлекне мөмкин кадәр киметү”, — дип билгеләде Президент. Ярдәм чаралары сыйфатында балалы гаиләләргә акчалата ярдәмнән тыш, пандемиядән зыян күргән шәхси предприятие, кече һәм урта бизнесны, НДСтан башка салымнардан азат итү турында җиткерелде ул чакта.
Озакка сузылган пандемия белән бәйле рәвештә республикада өченче ярдәм пакетын әзерләргә карар ителде. Хәбәр ителгәнчә, 15 миллиард сумлык дәүләт ярдәме чараларының беренче пакеты былтыр 4 апрельдә расланды. Акчаны төбәк бюджеты бүлеп бирде — атап әйткәндә, Республика максатлы инвестиция программасын кыскарту исәбенә. Шулай ук, Башкортстан җитәкчелеге республика бизнесына дәүләт ярдәме чараларының икенче пакетын 15 миллиард сум күләмендә билгеләде. Шулай итеп, преференцияләрнең гамәлдәге җыелмасын исәпкә алып, төбәк эшкуарларына финанс ярдәм күләме 30 миллиард сум тәшкил итте.
Өченче пакет кысаларындагы ярдәм байтак төр эшчәнлекне, атап әйткәндә, инвестиция эшчәнлеген, салым ташламаларын, эшкуарлыкка ярдәмне, авыл хуҗалыгын, сәүдә, экспорт, сәнәгать, мәшгульлек һәм социаль өлкәне үз эченә ала.
Яңалыкларның берсе — игенчеләр өчен бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләтмәү. Тармак буенча авыл эшчәннәре барлыгы 150 миллион сумны янга калдырачак. Моннан тыш, АПКда ашламалар һәм химик эшкәртү чараларын сатып алуга һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары төзи торган табышлы проектларны субсидияләүгә ярдәм күрсәтелә. Бу максатларга 100 миллион сум тирәсе акча юнәлтеләчәк.
Шул исәптән өченче пакет беренче ике пакетның иң кирәкле һәм нәтиҗәле инструментларыннан файдалануны озайтуны, шулай ук яңа ярдәм чараларын күздә тота. Мәсәлән, кече һәм уртача малтабарлык өчен салым каникулларын озайту. Агач эшкәртү җиһазлары һәм агач әзерләү техникасы, шулай ук сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча сәнәгать җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.
“Экспорт үсешен мөһим юнәлеш дип саныйбыз, шуңа күрә җитештерүчеләрнең продукциясен тышкы базарга чыгаруга ярдәм итүче чараларны саклаячакбыз. Бу — товарларны чит илгә чыгарганда транспортлауга һәм халыкара сертификатларга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләрне үз эченә ала. Экспорт активлыгын киңәйтү өчен республика предприятиеләренең экспорт потенциалына аудит үткәрергә кирәк. Моның өчен “Ашыгыч экспорт ярдәме” проектына старт бирдек”, — диде Андрей Назаров.
Икътисадка ярдәм чараларының беренче ике пакеты 95тән артык чараны үз эченә алды, алар пандемиядә аеруча зыян күрүчеләргә кагылды. Беренче ике пакет 59 мең тирәсе предприятие һәм оешмага ярдәм итте. Шуларның яртысы диярлек — кече һәм урта эшкуарлык субъектлары. Кече һәм урта бизнесның 2 мең субъекты дәүләт һәм муниципаль карамактагы милекне арендалаган өчен түләүдән азат ителде, ташламалардан файдаланды. 1,3 мең оешма турыдан-туры финанс ярдәме алды.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.