+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь 2021, 18:30

"БСК" үсеш юлында

Башкортстан сода компаниясен күләмле модернизацияләүгә инвестицияләр 340 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк.

Башкортстан сода компаниясен күләмле модернизацияләүгә инвестицияләр 340 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк.
Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте катнашлыгында «ВЭБ Инжиниринг» җәмгыяте компаниясе белән берлектә БСК үткәргән беренче стратегик сессия барышында билгеле булды. БСКда сөйләүләренчә, чара предприятиедә агымдагы хәлне анализлау, шулай ук якындагы ун елга компания үсешенең максатларын һәм юнәлешләрен билгеләү максатыннан оештырылган.
Фикер алышуларда һәм эшлекле сөйләшүләрдә предприятиенең топ-менеджерлары, «ВЭБ Инжиниринг» компаниясе җитәкчелеге, әйдәп баручы фәнни-техник оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Стратегик планлаштыру төркемнәренең эше барышында куелган максатларга ирешүгә юнәлтелгән берничә чара эшләнде. Аерым алганда, 2030 елга кадәр «БСК» предприятиесе үсешенең озак сроклы программасын планлаштыруга тәкъдимнәр кертелде. Предприятие эшчәнлеген анализлау нигезендә БСКның уңай үсешенә йогынты ясый торган хәвеф-хәтәрләр билгеләнде, аларның компания эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәя бирелде. Белгечләр чимал запасларының чикле булуын, предприятиенең экологик проблемаларын, төп чараларның һәм җиһазларның тузуын төп хәвефләр рәтенә кертте.
Компаниянең барлык көчләре якын арада булган хәвефләрне бетерүгә юнәлтеләчәк. Аларның һәркайсы буенча 2026 елга гамәлгә ашыру планлаштырыла торган проектлар исемлеге билгеләнгән инде. Барлык тискәре факторларны төшереп калдырганнан соң гына, экспертлар фикеренчә, предприятиенең интенсив үсеше этабына күчәргә мөмкин булачак, ул 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.
Премьер-министр Андрей Назаров сүзләренә караганда, предприятие эше, барыннан да элек, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын даими яхшырту, экологик проблемаларны бетерү, компания булган төбәктәге социаль инфраструктураны үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш.
- Республика Хөкүмәте предприятиене модернизацияләүдә, экологик һәм социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер. Без дивидендлар алудан, предприятиенең куелган максатларга ирешү өчен табыш алу мөмкинлеге булсын өчен, күпмедер вакытка баш тартырга әзер дип уйлыйбыз. Моннан тыш, үсеш программасын административ дәрәҗәдә гамәлгә ашыру белән бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итү дә безнең компетенциядә, - дип белдерде Андрей Назаров.
Фото: башинформ
Читайте нас: