Районның юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәнлеге заманча технологияләргә нигезләнгән.
“Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыяте – республикада тотрыклы эшләүче эре предприятиеләрнең берсе. Заман җилләренә бирешмичә, елдан-ел уңышлырак эшләүче аның структурасындагы коллективлар турында сөйләгәндә, Кыйгы юл ремонтлау-төзү идарәсен дә хаклы рәвештә телгә алабыз.
Районның юл хезмәте уңганнары бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча колачлы эш алып бара. Трассалар һәм авыл юллары яңартылу, төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү шартлары яхшыруын күрәбез.
Кыйгы юл ремонтлау-төзү идарәсе карамагында 295,35 километр юл бар, шуның 137,25 километры – республика әһәмиятендәге, 158,1 километры муниципальара юллар.
Былтыр автомобиль юлларын карап тоту буенча территориаль заказ 100 процентка үтәлгән. Бүгенге көндә юллар салу, аларны төзек тоту, ремонтлау өчен предприятиенең куәтле үз техника паркы бар. Биредә техниканы даими яңартырга тырышалар. Соңгы елларда “КамАЗ” йөк машинасы, “ДМ-14” автогрейдеры, МТЗ-82 тракторы алганнар.
Коллективта 68 кеше эшли. Идарәдә кадрлар агымы күзәтелми. Алар – югары квалификацияле белгечләр, күпләре ике-өч дистә елдан артык гомерен юл төзелешенә багышлаган.
Хезмәт алдынгылары – эретеп ябыштыручы Фәнил Ишбулдин, грейдер машинисты Ралис Гарипов, машинист Фәнис Каюмов, водительләр Фәнил Мөхәммәтдинов һәм Ринат Гайнанов. Яшьләр дә сынатмый. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 35-40. Коллектив махсус һөнәрле яшь белгечләр белән тулылана.
Оешма нәтиҗәле эшләү максатында күп тырышлык сала. Шунысы сөендерә: элекке чор белән чагыштырганда, бер километр юлны тәртиптә тотуга бүлеп бирелгән акча күләме хәзер күпкә арткан. Шуның нәтиҗәсендә быел биредә шактый эш башкарылган.
Кыйгы районы өчен бу ел бик уңышлы, чөнки анда яңа технологияләргә нигезләнеп GLB-2000 ТТМ асфальт-бетон заводы эшли башлады. Яңа завод Дүшәнбикә авылыннан ерак түгел – “Бөре – Тастүбә – Сатка” автомобиль юлының 229нчы километрында урнашкан. Ул рекордлы кыска вакыт – 5 ай эчендә төзелгән һәм төрле асфальт-бетон катнашмалары чыгарырга мөмкинлек бирүче иң заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Предприятиенең җитештерүчәнлеге сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон катнашмасы, ә егәрлелеге – 500 киловатт. Завод заманча, иң соңгы стандартлар буенча эшләячәк. Аны эшләтеп җибәрү Башкортстанда тагын да хәвефсезрәк юллар салынуга булышлык итәчәк. Заводның төп өстенлеге – эш процесслары тулысынча компьютерлаштырылган. Автоматлаштырылган предприятие төзелешенә инвестицияләр 105 миллион сум чамасы тәшкил иткән. Ун яңа эш урыны булдырылган.
– Яңа заводта эшләячәк хезмәткәрләр өчен махсус укулар оештырылды, – ди җитештерү-техник инженеры Илгизәр Мөхетдинов.
– Асфальт катнаштыру җайланмасы республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан филиаллар өчен асфальт-бетон катнашмасы җитештерү өчен төгаенләнә. “Бөре – Тастүбә – Сатка” автомобиль юлын реконструкцияләү өчен дә асфальт-бетон катнашмасы җитештерү планлаштырыла, – диде идарә начальнигы Шамил Зарипов.
Яңа асфальт-бетон заводы ачылу – “Башкиравтодор” предприятиесе өчен күптән көтелгән вакыйга. Шундый ук завод Стәрлетамакта эшли һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген раслаган. Чөнки мондый дәрәҗәдәге завод барлык маркадагы һәм типтагы асфальт-бетон катнашмасы чыгара ала.
Биредә материалларны җылыту һәм киптерү дизель ягулыгында да, газда да эшләүче катнаш горелка ярдәмендә тормышка ашырыла. Шушында ук җитештерү-лаборатория бинасы һәм модуль тибындагы гараж төзү планлаштырылган.
Югары казанышларга ирешү өчен предприятиегә алдынгы карашлы шәхес җитәкчелек итүе, коллективның бердәм булуы мөһим роль уйный.
Юл ремонтлаучылар һәм төзүчеләр һәрвакыт киеренке хезмәттә. Эш нәтиҗәләре дә күз алдында. Автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең канәгать булуы – юл эшчеләренең төп хезмәт нәтиҗәсе.
Элина ФӘЙЗУЛЛИНА.