+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль 2021, 19:33

«ОДК-УМПО» җәмгыятен үстерү мөмкинлеге каралды

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә «ОДК-УМПО» җәмгыятенең идарәче директоры Евгений Семивеличенко предприятиене үстерү йомгаклары һәм перспективалары турында доклад белән чыгыш ясады.

«ОДК-УМПО» җәмгыятен үстерү мөмкинлеге каралды
«ОДК-УМПО» җәмгыятен үстерү мөмкинлеге каралды

- Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре - турбореактив авиация двигательләрен эшләү, җитештерү, сервис хезмәте күрсәтү һәм ремонтлау, вертолёт техникасы детальләрен җитештерү һәм ремонтлау, оборона һәм нефть-газ сәнәгате өчен җиһазлар чыгару, - диде Евгений Cемивеличенко. - Без продукцияне Кытайга, Һиндстанга, Алжирга, Малайзиягә, Мьянмага, Беларуська һәм Казахстанга озатабыз.

Мәскәүдә узган "МАКС-2021" Халыкара авиация-космик салонында Уфа предприятиесендә чыгарылган двигатель урнаштырылган "Су-57" самолетының очышлары демонстрацияләнде. УМПОда "МиГ-29" самолеты өчен двигательләр җитештерелә башлады. Вертолет продукциясе чыгару күләме арта.

Радий Хәбиров Сәнәгать һәм энергетика, Мәгариф һәм фән, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыкларына республика хезмәт базарындагы хәлне анализларга һәм сәнәгать предприятиеләре өчен кадрларны юл картасын исәпкә алып әзерләргә кушты.

- Башкортстанда сәнәгать секторының интенсив үсеше бара. Иске заводлар яңартыла, яңа предприятиеләр ачыла, “Алга” махсус икътисади зонасы үсеш ала, яңа эш урыннары булдырыла, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә безгә хәзер үк хезмәт ресурслары турында уйларга кирәк. Әгәр дә безнең предприятиеләр эшчеләрнең хезмәт хакын вахтачылар дәрәҗәсендә тәкъдим итәргә әзер икән, без республика халкын республикада эшкә урнаштыра алачакбыз.

Безнең предприятиеләрнең, һөнәри колледжларның һәм бик көчле, талантлы, һөнәри һәм компетентлы хезмәткәрләрнең зур резервы бар, аларны республика икътисады үсешенә юнәлтергә мөмкин.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: