+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июль 2021, 11:05

Юллар үсешкә илтә

Республикада бу юнәлештә күләмле проектлар тормышка ашырыла.

Юллар үсешкә илтә
Юллар үсешкә илтә

Республикада бу юнәлештә күләмле проектлар тормышка ашырыла.

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан территориясендә Казан белән Екатеринбургны тоташтырачак тизйөрешле трассаның бер өлешен төзү турында килештеләр.


Тизйөрешле М-12 магистрален (Санкт-Петербург – Мәскәү юлы) Мәскәү — Казан — Екатеринбургка кадәр озайтырга кирәклеге турында Русия Президенты Владимир Путин белдерде. Проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплылыкны “Автодор” компаниясе үз өсте­нә алды. Дәүләт башлыгы күрсәтмәсе буенча, Казан белән Екатеринбург арасындагы трасса участогы өч ел эчендә, 2024 ел азагына кадәр, төзелергә тиеш.
“Автодор” җитәкчесе Вячеслав Петушенко белән очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, М-12 трассасын Башкортстан аша үткәрүнең тәкъдим ителгән варианты Русиянең Транспорт министрлыгында хупланган.
— Проектны гамәлгә ашыру транспорт чыгымнарын киметергә, пассажирлар йөртү сыйфатын арттырырга, тышкы сәүдә элемтәләрен киңәйтергә һәм яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта республика җир бүлеп бирү һәм яңа юл төзү өчен ки­рәкле документлар әзер­ләүдә бөтен кирәкле ярдәм­не күрсәтергә әзер, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы.
Мәскәү — Казан — Екатеринбург трассасының Башкортстан участогы марш­рутына килгәндә, юл Татарстан белән Башкортстан чигеннән Дүртөйлегә кадәр, аннары Яңавыл, Югары Тәтешле һәм аннан Свердловск өлкәсенә кадәр узарга тиеш. Магистраль­нең Башкортстан участогы­ның озынлыгы 200 километр булачак дип планлаштырыла.
Хәбәр ителүенчә, Баш­кортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган елда Мәс­кәүдә Федераль юл агентлыгында эшлекле очрашулар үткәргән иде. Алар барышында Башкортстан тер­ри­тория­сен­дәге бер­ничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыру хакында сүз барды. Шушы проект­лардан иң зурысы – Уфаны көнчыгыш юнәлеш­тә кисеп чыга торган (М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтыручы) юл төзелеше.
Ниһаять, туксанынчы елларда тукталып калган бу юлда төзелеш-монтаж эшләрен кабаттан башлау өчен средстволар табылды. Республика Хөкүмәте, ВТБ банкы һәм “Башкортстан концессия компаниясе” финанслау структурасы тарафыннан әлеге күләмле объектның үзгәртелгән проектын гамәлгә ашыру турындагы яңа килешүгә кул куелды.
Проектның гомум бәясе — 33,5 миллиард сум. Финанслау федераль бюджет (19,99 миллиард), республика бюджеты (4,5 миллиард), концессионер средстволары (9,1 миллиард) исәбенә тормышка ашырылачак (концессионер — бу очракта инвестор, соңын­нан әлеге юлдан файдаланучылардан кергән акча исәбенә табыш ала. Уфаны кисеп чыга торган юл түләүле булачак, диләр). Көнчыгышка чыгу юлын (белгечләр телендә — коридор) төзүне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу — Русиядә дәүләт белән шәхси инвестор хезмәттәш­леген эченә алган иң зур проект. Русия Хөкүмәтенең 2019 елның августындагы карары нигезендә әлеге төзелешкә тәүге миллиардлар бүленде. Шушы көннәр­дә ВТБ үсеш корпорациясе төзелешне финанслау өчен 2,4 миллиард сум күләмен­дә беренче кредит траншын да җибәрде.
Киләсе елда 8 миллиард сум федераль казнадан биреләчәк. Көнчыгышка чыгу юлы 1,2 километрлы тоннельне, Караидел елгасы аша күперне һәм эстакадалы юлны үз эченә ала. Бу юлдан һәр көн саен 20 меңнән артык автомашина үтәчәк.
Федераль юл агентлыгы Уфаның Калинин һәм Орджоникидзе районнарында Интернациональ урамы очындагы Агыйдел елгасы аша күперне төзү проектын да хуплады. Проект дәүләт экспертизасыннан уңай бәя алды, аны төзеп бетерүне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар. Төзелеш бәясе — 10,4 миллиард сум. Республика Башлыгы “Росавтодор” белән бер­лектә эшләүнең нәтиҗә­лелеген югары бәяләде. “Башкортстан автомобиль юлларының озынлыгы буенча Русия төбәкләре арасында икенче урында тора, һәм транспорт мәсьәләсен хәл итү безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу планда без агентлык ягыннан бик мөһим ярдәм алабыз”, — диде Радий Хәби-ров.
Гомумән, Русия Хөкүмә-те алдагы берничә елда юлларны ремонтлауга һәм хәрәкәт хәвефсезлеген тәэ­мин итүгә 5 триллион сум акча тотынырга җыена. Дөресрәге, Русия Прези-ден­тының май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” го­мум­дәүләт проектын финанслау шул суммага тө­шәчәк. Шушы гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум акча бүлү каралган.
Дөрес, бу очракта акча бү­лү аны турыдан-туры Мәскәү кесәсеннән безнең республика казнасына кү-черү түгел, средстволар бирүнең үзенчәлекле механизмнары бар. Әлеге вакытта, мәсәлән, юллар ремонтлау планына карап, федераль үзәк трансферт рәвешендә 25 процентлы өстәмә түли. Алдагы елларда бензин акцизын тулысынча республикада калдыру исәбенә (әле 58 процент республика казнасына керә) юл төзелешенә акча күбрәк юнәлтеләчәк.
Республикадагы юллар­ның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар йөртү буенча – 8нче. Соңгы чорда республикада байтак яңа юллар файдалануга тапшырылды, меңнәрчә километрлар норматив таләп­ләргә ярашлы итеп төзек­лән­дерелде.
Республика Юл фонды­ның күләме берничә ел элек 16,27 миллиард сум иде. 2018 елда Фондка өстә­мә рәвештә 5,9 миллиард сум бирелде. 2019 елда — 2,486, ә былтыр янә 2,114 миллиард сум өстәмә акча бүленде.
Тагын да бер күләмле эшчәнлек турында. Башкортстан Хөкүмәте карары белән узган елның 15 ок­тябрендә “2020-24 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе” расланды. Ул автомобиль юллары буйлап 1000 яңа объект төзүне һәм шулкадәр үк объектны яңар­­­туны күздә тота. Концепция республика терри­то­риясендә юллардан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында эшләнде. Аны гамәлгә ашыру терри­торияләрнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кер­тергә, икътисади үсеш нокталарын һәм яңа эш урыннарын оештыру өчен шартлар тудырырга, шулай ук инвесторлар җәлеп итәргә, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үстерергә, туристлар җәлеп итүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта республика юлларында 1159 юл сервисы объекты хезмәт күрсәтә (федераль әһә­мият­тәге М-5 “Урал” һәм М-7 Казан — Уфа магист­ральләрендә юл серви-сының 200гә якын объекты, республика юлларында 800дән артык объект, шул исәптән:116 кунакханә; 309 кибет; 291 җәмәгать туклануы предприятиесе һәм башка объектлар үз эшчән­леген алып бара.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор фотосы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: