"Мин эшкуарлыкны үстерү – теләсә кайсы илнең, теләсә кайсы төбәкнең икътисади уңышының төп факторы, дип берничә тапкыр әйттем. Бу юнәлештә эш - безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Мин аның турында биредә еш кына сөйлим.
Бизнесменнарга ярдәм итү институтларының берсе - "Минем бизнес" үзәге. Теләсә кайсы эшкуар монда теркәлү, салым салу һәм дәүләт ярдәме, документларны рәсмиләштерү, продукцияне сертификатлау, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру, эшлекле чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр алала.
"Минем бизнес" бездә күптән түгел генә - 2 ел эшли, әмма бу вакыт эчендә ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатларга өлгерде инде. Соңгы ярты елда гына да үзәк белгечләре 3,5 меңнән артык эшкуарга хезмәт күрсәткән. Шуңа бәйле рәвештә, без әлеге оешманың офислары санын арттырырга булдык. Бүген бездә алар бишәү: Уфа, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Октябрьскийда. Быел тагын өчне ачабыз - Учалы, Бәләбәй һәм Салаватта. Бизнес өчен ярдәм мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Исегездә тотыгыз, без Башкортстанны эшкуарлар өчен иң уңайлы төбәк итәргә җыенабыз, дидем.
"Минем бизнес" белгечләре алга таба да гражданнарга ярдәм итә алсын өчен, бүген Хөкүмәт утырышында үзәккә субсидияләр бирү проектын расладык. Алар хезмәткәрләргә эш хакларына һәм эшкуарларга күрсәтелә торган хезмәтләрне финанслауга тотылачак.
Моннан тыш, бу структура эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын үзгәрттек. Элегрәк федераль Икътисади үсеш министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, үткәрелгән консультацияләр санын гына исәпләдек. Ягъни, үзебез керткән акчаның күпме сумына яңа эш урыннары булдырылуын, продукция җитештерү, товарлар сатылуын тикшермәдек. Хәзер күрсәтелгән ярдәмне генә түгел, реаль икътисади нәтиҗәне дә күзәтеп торачакбыз. Шулай нәтиҗәлерәк булачак.
Барыгызга да сәламәтлек!"
Фото: социаль челтәрләр