Рәсми һәм гамәли саннар турында уйланып.
Беренче яртыеллыкта Русиядә рәсми инфляция 6,5 процент тәшкил итте, ягъни, 2020 елның июне белән чагыштырганда, бәяләр шулкадәр арткан. Шул ук вакытта Үзәк банк 2021 ел дәвамында инфляцияне 4 проценттан да күбрәккә үстермәү максатын куйган иде, һәм бу максат үзгәрешсез кала. Әмма кулланучылар бәяләрнең үсешен бөтенләй башкача бәяли - рәсми инфляция саныннан чыгып түгел, ә кибетләрдә күпме акча калдыруга карап.
Кибетләрдә бәяләр ни дәрәҗәдә үсте соң? Кайбер саннарга игътибар итик. Кишердән башлыйк. Чөнки аның хакы арту быел шактый шау-шу тудырды, хәтта “кишер ник кыйммәтләнә?”дип Президент Путинга да сорау бирделәр. Кишер хакы кыйммәтләнү сәбәпләренә, Президент җавабына җентекләп тукталып тормыйбыз, яңа уңыш кишере үскәч, бәяләр арытыба артмас, дигән ышанычтабыз. Кишер ел башыннан 151,89 процентка кыйммәтләнде, бәрәңге - 80,42, кәбестә - 88,69, тавык ите - 15,19 процентка. Боларны илнең авыл хуҗалыгы тармагында яшелчәчелеккә тиешле игътибар бирелмәү, ә чит ил продуктының хакын Русия акчасының сатып алу мөмкинлеге кимү белән аңлатырга мөмкин. Ә башка товарларныкын? Төзелеш материаллары хакларын алып карыйк. Агач-йомычка плитәләр һәм такталар, металлчирәп, профнастил бәяләре 50 һәм аннан да күбрәк процентка артты. Бензин һәм күп кенә башка товарларга бәяләр үсүен дәвам итә.
Ә нишләп хакимият түбән инфляция турында сөйли соң? Эш шунда, рәсми инфляция дәрәҗәсен билгеләгәндә гражданнарның күпчелеген бөтенләй кызыксындырмаган күп кенә товарлар бәяләре дә исәпкә алына. Кулланучылар кәрзине дип аталган товарлар җыелмасына хәзер барлыгы 556 төр товар һәм хезмәт күрсәтү кертелгән. Инфляцияне исәпләү өчен аларның барысына да билгеле бер бәһа куелган. Шунысын да ассызыклау мөһим, бәяләр буенча мәгълүматны Росстат 282 шәһәрдән, 82 меңнән артык сәүдә ноктасыннан җыя. Әйтергә кирәк, ул шәһәрләрдәге хаклар бер-берсеннән югары яки түбән якка аерыла.
Әмма куллану кәрзинендәге 500дән артык төрле товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең өчтән бере генә һәр конкрет кеше өчен актуаль, шуңа күрә шәхси инфляция һәрвакыт рәсми саннардан аерылып тора. Инфляция һәркемгә ул кулланган товар һәм хезмәтләр бәясе үзгәрүгә карап тәэсир итә дияргә дә мөмкин. Әйтик, беренче чиратта, үзебез сатып аласы товарның кыйммәтләнүенә игътибар итәбез, ә киштәдә без караган товар янындагы хакы артмаган, ә кайвакыт хәтта бәясе төшкән әйбергә игътибар итмибез.
Монда шундый урынлы сорау туа, бәлки куллану кәрзинендәге товарлар төрләрен үзгәртергә кирәктер? Бу үз чиратында хәлне уңай якка үзгәртә алыр иде, ләкин, кызганычка каршы, кәрзиндәге товар һәм хезмәтләр кулланучылар гадәтләренең, көнкүрешенең үзгәрүенә карап кына яңартыла. Кыскасы аны үзгәртү тиз генә хәл ителә торган проблема түгел. Мәсәлән, узган елда Росстат куллану кәрзиненнән төймәле телефоннарны, мех бүрек һәм келәмнәрне төшереп калдырды, аның каравы онлайн-кинотеатрлар, каршеринг һәм медицина битлекләре өстәлде. Әлеге вакытта кулланучылар кәрзиненә Төркия, Греция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Испания һәм Таиландка туристлык сәфәрләре, Франция, Германия, Финляндия һәм Европа шәһәрләре буйлап экскурсияләр дә керә. Гомумән, куллану кәрзиненә кергән төрле әйберләр күпчелек өчен зур әһәмияткә ия булмаса да, аерым категорияләр өчен бик мөһим. Мәсәлән, памперслар һәм уенчыклар, металл черепица һәм автомобиль шиналары, күмер һәм утын яки табут ясау бәясе. Күп кенә кешеләр тормышында бу товарларга бәяләр үзгәрү берничек тә чагылыш тапмаячак, әмма алар кемгәдер мөһим. Шуңа күрә кәрзинне үзгәрткәндә бик сак эш итәргә туры килә.
Росстат рәисе Павел Малков сүзләренчә, Русиядә куллану бәяләре индексы аерым кешенең товарлар куллануыннан һәм хезмәтләрдән файдалануыннан чыгып түгел, ә икътисадтагы бәяләр процессларын чагылдырырга тиеш. Русиядәге бәяләр индексын исәпләү, белгечләр раславынча, халыкара стандартларга туры килә. Һәм, әлбәттә, бу исәпләүләр чынлыкта икътисади вәзгыятьне тулаем бәяләү өчен кирәк. Конкрет кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен үзгәртү турында фикер йөрткәндә бик үк урынлы түгел.
Әйе, “икътисадтагы бәяләр процесслары”, “бәяләр индексын исәпләү” кебек һәм башка шундый төшенчәләр белән икътисадчылар эш итә. Алар турында күпме генә сөйләмә, гади халыкка азык-төлекнең ни өчен шулкадәр кыйммәтләнүе барыбер аңлашылмый... Чит илләрдә азык-төлек бәяләре үсеше, аерым дәүләтләрдә ризык кытлыгы турында һәрдаим ишетеп торабыз. Соңгы чорда Русиядә дә азык-төлек хаклары, бөтен дөньядагы кебек үк, башка товарларга караганда тизрәк арта. 2021 елның февралендә Bloomberg агентлыгы язганча, Кытайда ризыкка ихтыяҗ арту, һәм узган елда контейнер ташу базарында булган коллапс (пандемия аркасында) нәтиҗәсендә дөньяда азык-төлеккә бәяләр алты еллык максимумга җиткән. Азык=төлекнең дөньякүләм бәяләренә БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) күзәтчелек итә. Ул ай саен ашлык, ит, сөт, үсемлек мае, ярмалар, кофе һәм башка азык-төлек кәрзиненең бәяләр индексын исәпләп чыгара. FAO индексы узган елның маеннан бирле өзлексез үсте, 2021 елның июнендә генә ул бераз түбәнәйде, ләкин барыбер бәяләр былтыргыдан 34 процентка югарырак.
Шунысы да аерым игътибарга лаек, русиялеләр өчен азык-төлек кыйммәтләнү, мәсәлән, Европада яшәүчеләргә караганда тәэсирлерәк фактор. Төрле оешмалар тикшеренүләреннән күренгәнчә, Русиядә күпчелек гаиләләр ашауга гаилә бюджетының 40 проценттан артыгын сарыф итә. Димәк, алар өчен шәхси инфляция Үзәк банк саннарына караганда күпкә югарырак, ягъни тоемлырак. Тоемлырак дигәннән.
Кешеләр тоемлавы буенча инфляция дәрәҗәсен (ул белгечләр телендә "күзгә күренеп торган инфляция" дип атала) Үзәк банк анализлап бара. Үзәк банкның июнь докладында “узган елгы 3,5 процентлы инфляцияне кешеләр 9,6 процент кебек хис иткән”, дип әйтелгән. Ә июль мәгълүматларында бу күрсәткеч тагын да начаррак - хәзер кешеләр еллык инфляцияне инде 16,5 процентка бәялиләр. Узган айда (кулланучылар фикеренчә) бик нык кыйммәтләнгән товарларның күпчелеге диярлек азык-төлек, дарулар һәм торак-коммуналь хезмәтләр.
Арытаба да бәяләр үсүен дәвам итәрме? Илдәге әлеге икътисади вәзгыятьтән чыгып фикерләсәк, бәяләр үсәчәк. Хәзерге 6,5 процент – инфляциянең чиге түгел, дип таный Үзәк банк. Инфляция темпларын киметү өчен Үзәк банк июльдә төп ставканы 5,5 проценттан 6,5 процентка кадәр күтәрде. Бу төп ставканың 2014 елдан беренче тапкыр максималь үсеше.
Ә төп ставка нәрсә соң ул? Алда билгеләнгәнчә, дәүләтнең төп бурычларының берсе - инфляцияне түбән итү, ә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Моның өчен Үзәк банк җавап бирә. Ул илдә акча-кредит сәясәтен үткәрә, инфляция һәм мәшгульлек дәрәҗәсен, чит илләр валюталары бәяләрен дә көйли. Моның өчен Үзәк банк төрле инструментлар куллана, шуларның иң мөһиме - төп ставка. Төп ставка инфляциягә турыдан-туры йогынты ясый: ставка югарырак булган саен, кредитлар кыйммәтләнә һәм депозитлар (ягъни акчаларны банкларда саклау) табышлырак була бара. Нәтиҗәдә, куллану акрыная, товарларга ихтыяҗ кими, һәм бәяләр үсеше тоткарлана.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Автор коллажы.