+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2021, 13:21

Президентка имтихан тоттык

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый хәл турында мәгълүмат бирде.

Президентка имтихан тоттык
Президентка имтихан тоттык
Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый хәл турында мәгълүмат бирде.

Короновирус вәзгыяте турында сөйләгәндә, республика Башлыгы аның шактый тотрыклы булуын һәм май аенда гомум үлемнәр санының кимүе башлануын билгеләп үтте.
"Без, гомумән, үзебезгә бурыч куйдык – пандемиягә карамастан, бу хәлдән тагын да заманчарак булып һәм ныгып чыгарга телибез. Федераль үзәк безгә бик зур ярдәм күрсәтә, модернизация линиясе буенча күп эш башкардык. Коронавирус башлангач кына, без ниндидер стандарт булмаган карарлар кабул итәргә кирәклеген аңладык һәм нәкъ менә махсуслаштырылган йогышлы авырулар учреждениеләре җитмәвен аңладык. Һәм без бик кыска вакыт эчендә ике йогышлы госпиталь төзедек", - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Русия Президентына хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 990 мең кеше беренче компонент белән вакциналау узган, ә тулаем алганда, бер миллион 900 мең кешегә прививка ясарга кирәк.

«Без әлеге прививкага каршы идеологияне үзгәртү, кешеләргә нәрсә булганын аңлату өстендә даими эшлибез. Кешеләр өчен уңайлы вакцина ясау ысуллары булдыру бик мөһим. Без турыдан-туры шифаханә-курорт зоналарына баручы мобиль бригадалар эшли башладык, һәм анда турыдан-туры прививкалар ясыйлар. Сүз уңаенда, бу бик нык булыша. Уфада вакциналау күпкә яхшырак бара. Авыл халкы күбрәк үгетләү таләп итә, шуңа күрә без вакциналау буенча сезнең бурычыгызны үтәү өчен нәкъ менә авыл халкына басым ясыйбыз", - диде төбәк башлыгы.

Русия Президенты, үз чиратында, авылларда аралашу һәм элемтәләр азрак, дип саный.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда сәнәгать җитештерүе үсә.

«Беренче яртыеллыкта - 102,4 процент. Гомумән, Русия белән чагыштырганда, бик югары күрсәткеч түгел, әмма безнең нефть чыгару күрсәткече бик нык кимегән. Шуңа күрә безнең нәкъ менә сәнәгать хисабына, эшкәртү тармагы хисабына, җиһаз, пыяла җитештерү хисабына үсеш бара. Без, гомумән, елны яхшы тәмамларбыз дип уйлыйм, чөнки хәзер нефть чыгару да, гомумән, файдалы казылмалар чыгару да үсә, шуңа күрә без бу хәлгә ышанычлы керәчәкбез. Владимир Владимирович, без Русия
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингы буенча 2020 елда сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашырган өчен беренче урынны алдык.
 
Инвестицияләр буенча да бездә яхшы гына бара: без хәтта авыр 2020 елда да яхшы эшләдек, 2019 елгы бик югары күрсәткечкә карамастан, без уңай якка үзгәрдек: анда инвестицияләрнең 19 проценты уңай булды. Хәзер абсолют күләм - 365 миллиард сум. 2024 елга 600 миллиард сумга кадәр барып җитү максатын куйдык. Хәзерге вакытта безнең карамакта 1,5 меңгә якын инвестицион проект бар. "Ласселсбергер" проекты да - инвестицион проектларның берсе. Гомум портфель - якынча 900 миллиард сум. Безне бик хуплыйлар, һәм без актив рәвештә үстерәбез – 2020 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте безгә махсус икътисади зона статусы бирде. Анда инде заводлар барлыкка килә, төзелә. Хәзерге вакытта бездә 16 резидент бар. Инвестицияләрнең гомум күләме - 14 миллиард сум, ә потенциал - 100 миллиард сумга кадәр. Без дә бу бурычны башкарабыз", - диде Радий Хәбиров.
 
Эшлекле очрашу барышында Русия Президенты Башкортстан Башлыгының карбон полигоннарын булдыру һәм республиканы федераль экспериментка кертү турындагы үтенечен хуплады.

"Сүз датчиклар кую һәм углерод балансын аңлау турында бара. Без алга таба киттек. Бездә «Газпром» белән берлектә углерод эзен теркәү юлы белән генә түгел, аны утильләштерү һәм нейтральләштерү юлы белән дә киткән предприятиеләр бар. Аерым алганда, гади схема: Ырынбур газ эшкәртү заводы белән безнең предприятиеләр эшли, углеводородны элек нефть чыгарылган катламнарга җибәрү белән шөгыльләнәләр. Бу инде патентланган программа", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Русия Президенты студентлар кампусы төзелешенә федераль финанслау мәсьәләсендә дә республиканы хуплый.

«Без студентлар кампусының кайда булачагын озак сайладык. Уфа үзәгендә, безнең өч вуз янәшәдә диярлек урнашкан, без 17 гектар җир таптык, үз акчабызны – 275 миллион сум тирәсе - әлеге кампусны проектлауга җибәрергә булдык. Ягъни кампусны проектлый башладык инде", - диде төбәк җитәкчесе.

Эшлекле очрашу ахырында Владимир Путин республикада алданган өлешчеләр белән мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында кызыксынды.

"Эш башланганнан бирле, чыннан да, бу бик авыр мирас. Уфа үзәгендә төзелеп бетмәгән йортлар бар. Анда җинаять эшләре дә күп иде, прокуратура белән берлектә бу мәсьәләне хәл итәбез. Хәзер нәрсә мөһим? Без үз акчабыз белән хәл иттек, ягъни компенсация белән участоклар бирдек, мөмкин булган икътисади схемалар эшләдек. 30лап йорттагы проблемаларны шул рәвешле хәл иттек. Хәзер иң мөһиме - бу, әлбәттә инде, ДОМ.РФ ярдәме, Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының өлешчеләр проблемаларын хәл итү фондына ярдәм итү. Без монда барлык заявкаларны да эшләдек, 7 миллиардка якын резервны булдырдык. Бу эш бара. Без хәзер ай саен диярлек 125кә киметәбез. 2024 елга бу проблеманы хәл итәрбез дип уйлыйм. Хәер, бу бик зур, авыр проблема, иң авыры – Уфада, әмма без аны хәл итәчәкбез", - диде республика Башлыгы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: