- Пандемия барыбызны да үзгәрергә мәҗбүр итте, шуңа күрә хәзер эшкуарлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары һәм башка оешмаларның үзара хезмәттәшлеген җайга салу бик мөһим. Семинар - ул кайсы программаларда кызыксыну булуы, шул исәптән КФҮнең бизнес өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә алуы турында теләк һәм фикер алышу алымнарының берсе, - дип билгеләп үтте КФҮ директоры урынбасары Азат Вәлиев.
Чарада Федераль салым хезмәте идарәсе, «Саклык банкы» җәмгыяте, «Башкортстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы» оешмасы, «Минем бизнес» үзәге, «Башкортстан Республикасы кече бизнесының микрокредит компаниясе» оешмасы, муниципалитетның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре катнашты.
Семинар кысаларында республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль программалар, ташламалы кредит бирү һәм эшчәнлекне субсидияләү шартлары, бизнеска ярдәм итү төрләре (финанс, милек, мәгълүмат, консультация, белем бирү), шулай ук 2021 елда салым түләүләрен кичектереп тору тәртибе турында фикер алыштылар.
Семинар түләүсез нигездә үткәрелде һәм 30га якын катнашучыны, шул исәптән күрше муниципалитетлар вәкилләрен җыйды.
Фото: pravitelstvorb.ru