Башкортстан бу уңайдан эксперименталь төбәк булырга мөмкин.
Билгеле булуынча, 2020 елның ноябрендә ил Президенты Владимир Путин 2030 елга парник газлары калдыкларын 1990 ел дәрәҗәсенә карата 70 процентка кадәр киметүне тәэмин итәргә һәм Русиядә һавага парник газлары чыгаруны киметү стратегиясен булдырырга кушкан иде. Русия Президенты Владимир Путинның 6 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуында да бу хакта җитди сөйләшү булды. Аерым алганда, төбәк Башлыгы углерод калдыкларын мониторинглау, аны үтилләштерү һәм нейтральләштерү технологияләре мәсьәләсенә тукталды.
– Башкортстан беркайда да булмаган уникаль мөмкинлекләргә ия, республикада карбон полигоннары оештыру өчен мөһим урманнар, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләре, җитди үсеш алган фәнни потенциал бар, – диде Радий Фәрит улы Президент белән очрашуда.
Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, республикада карбон полигонын булдыру буенча гариза әзерләгәннәр һәм тиешле инстанциягә тапшырганнар.
– Аны кабул иттеләр, шактый югары сыйфатлы диделәр, – диде Радий Хәбиров. – Бу, безнең карашка, беренче адым һәм монда без акча түгел, ә күбрәк мөмкинлек сорарга теләгән очрак. Сүз әлегә, башлыча, датчикларны урнаштыру һәм углерод балансын билгеләү турында бара. Без исә алгарак та атладык, “Газпром” белән берлектә углеродны үтилләштерү һәм нейтральләштерү буенча да эш алып барабыз. Аерым алганда, Ырынбур газ эшкәртү заводы белән берлектә безнең предприятиеләр элек нефть чыгарылган пластларга шул ук углеводородны кудыру буенча эшлиләр. Бу инде патентлы программа.
Шулай итеп, Радий Фәрит улы сүзләренчә, Башкортстанда реаль патентлы технологияләр бар. Шушы уңайдан Радий Хәбиров Владимир Путинга Башкортстанга да карбон полигонын булдыру буенча эксперименталь режим кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Ил Президенты Русия Хөкүмәтенә бу уңайдан күрсәтмә бирергә вәгъдә бирде.
Русиядә дистәләгән төбәк һәм йөзләрчә компания карбон полигоннары һәм фермалар булдыру буенча федераль программада катнашырга омтыла. Программада катнашу ике яклы файда китерә. Беренче очракта җиһазлар алуга федераль финанслау каралган, икенчесе – углекислый газ чыгаруга квоталар сату. Дөрес, әлегә бу бизнесның ничек эшләячәген беркем дә белми. Русиядә карбон полигоннары темасы беренче ел гына тикшерелми.
Бөтен хикмәт шунда: 2022 елга Евросоюз һавага парник газлары чыгарып җитештерелгән чит ил товарлары өчен углерод салымын кертергә планлаштыра. Ягъни Европа илләренә кертелә торган бөтен продукция углерод эзен күрсәтә торган маркировкага ия булырга тиеш. Углерод эзен билгеләү өчен махсус полигоннар кирәк. Төрле исәпләүләр буенча, Русия җитештерүчеләренә елына 2дән 6,5 миллиард еврога кадәр бу төр салымны түләргә туры киләчәк. KPMG аудиторлык компаниясе мәгълүматлары буенча, иң зур сумма төсле металлар, табигый газ һәм бакыр экспортлаучы предприятиеләр өлешенә туры килә.
Карбон полигоннары – галимнәр тарафыннан парник газларын контрольдә тоту технологияләрен сыный торган участоклар. Беренче җиде полигонны Свердловск, Калуга, Төмән, Калининград, Новосибирск өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Чечен Республикасында булдырырга карар ителгән иде. Барлыгы Русиядә 80 карбон полигоны булдырырга планлаштыралар. Әйтергә кирәк, киләчәк өчен бу бик отышлы проект санала. Мәсәлән, карбон фермалары оештыру шактый табыш китерә торган бизнес булачак.
Ә нәрсә соң ул карбон фермалары? Гадиләштереп әйткәндә, карбон фермалары – бизнес-проект. Бернинди дә чыгым таләп итми диярлек. Моның өчен углекислый газны йота торган урманлы территорияләр һәм газлар күләмен билгели торган фәнни җиһазлар булу шарт. Ферманы аттестацияләгәннән соң кишәрлек хуҗасы компенсация квоталарын сатарга мөмкин. Аларны сатып алганда импортер углерод салымын түләүдән азат ителә. Мондый фермалар өчен теләсә нинди участоклар, шул исәптән сәнәгать отваллары файдаланылырга мөмкин.
Икътисадчылар бәяләвенчә, табыш китерү ягыннан бу – “икенче нефть”. Узган ел ахырында фонд базарында мондый квоталар бер тонна өчен 32,03 еврога сатылган. Reuters агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда углерод квоталарының дөнья базары күләме 164 миллиард доллар тәшкил иткән. Шуңа күрә карбон фермалары проектларында катнашырга теләүче дәгъвачылар бик күп. Бу, чын мәгънәсендә, һавадан акча эшләү дигән сүз. Полигоннарга федераль бюджеттан нинди сумма бүлеп биреләчәге турында әлегә билгеле түгел.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.