-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 август 2021, 21:29

Кулланучылар хокуклары яклана!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә республикада Кулланучылар хокуклары буенча вәкил институтын булдыру турында язма бастынган.

Кулланучылар хокуклары яклана!
Кулланучылар хокуклары яклана!
"Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын булдыру турында боерыкка кул куйды. Кемдер бездә кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмгыятьләр бар, дип әйтер һәм сорау бирер, ә нигә безгә, гомумән, дублерлар кирәк, янәсе? Эш шунда ки, кулланучылар хокукларын дәүләтнең бөтен көче белән якларга кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмгыять - ул дәүләт аппаратының бер өлеше түгел, ә иҗтимагый оешмалар. Алар зур һәм кирәкле эш башкара, әмма аларга көч һәм мөмкинлекләр җитми.

Дәүләт аппаратын оптимальләштерергә, аны күпкә нәтиҗәлерәк итәргә тырышабыз, дип берничә тапкыр әйттем инде. Алдыбызга республиканы гади кешегә яшәү өчен иң уңайлы төбәккә әверелдерү бурычын куйганбыз икән, димәк, безнең идарә структурасы бу бурычка җавап бирергә тиеш. Ә кеше кулланучы буларак якланмаган очракта, нинди уңайлы тормыш булсын инде ул?

Моның белән юрист, кулланучылар хокукларын яклау буенча "Юр-Фест" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валерий Самохин шөгыльләнәчәк. Бу оешма үзен яхшы яктан күрсәтте, аларның дәгъвалары буенча безнең судларда меңнән артык гражданлык эше башланган да инде. Оешма эшләгән чорда гражданнар файдасына берничә йөз миллион сум акча түләтелгән. Кыскасы, Валерийның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.

Конкрет тарихларны тикшерүдән тыш, Валерий Самохин безнең законнарга анализ ясаячак. Әгәр анда нидидер җитешсезлекләр бар икән - аларны бетерәбез. Әлбәттә инде, безнең вәкил кулланучылар белән эшкуарлар арасындагы диалогның яңа формаларын оештырырга тиеш булачак", - дип язган.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: