Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2022 елда Башкортстанда "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" төбәк проектында катнашу өчен муниципаль берәмлекләрдән гаризалар кабул итү тәмамланды.
Агымдагы елда федераль проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Башкортстанда ел ахырына кадәр 130 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Аның исемлеген түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://house.bashkortostan.ru/documents/active/334305/.
Билгеле булганча, Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы кысаларында Уфаның «Кашкадан» паркында барлык эшләрне республика көненә тәмамлауны планлаштыралар.
- Башкортстан буенча без шәһәр мохитен формалаштыру буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керәбез. Ел саен республикада 350-400 ихата территориясен һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерәбез, - дип хәбәр итте дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары, "Шәһәр мохите" проекты координаторы Павел Качкаев. Пандемия булуга карамастан, программа узган ел да, быел да эшләде.
Парламентарий фикеренчә, ихаталарга парклар кебек үк җитди игътибар бирергә кирәк.
- Әлбәттә, 15 ишегалдына караганда, бер паркны төзекләндерү буенча дизайн-проект булдыру җиңелрәк, әмма паркка кешеләр атнага 2 тапкыр килсә, ишегалдында алар көн саен, ким дигәндә, иртән һәм кичен була. Мин бу позицияне хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә җиткерергә тырышам. Кызганычка каршы, төзекләндерелгән ишегаллары саны елдан-ел кими.
2017 елдан хәзерге вакытта Русия буенча программа кысаларында 63.5 мең ишегалды һәм 19 меңнән артык иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.
- Әлеге программа буенча барлык сатып алулар контрольдә тотыла, объектларны төзекләндерү буенча эшләрнең сыйфаты барлык стадияләрдә мониторинглана, апрельдән без ел саен төзекләндерелгән ишегалларының һәм төзекләндерергә планлаштырылган мәйданчыкларның торышын тикшерәбез, - дип аңлатты Павел Качкаев.
Ул программаның тарихы турында да сөйләде.
2016 ел ахырында партия шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү буенча "Шәһәр мохите" проектын тәкъдим итә, ул шәһәр халкының тормыш атмосферасына турыдан-туры йогынты ясый.
Ил җитәкчелеге тарафыннан бу башлангыч хуплана һәм программа федераль дәрәҗәдә бмшкарыла.
- Кешеләрне шәһәрнең ничек чиста булуы турында карар кабул итүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү - бу уңышның төп нигезе. Традицион иҗтимагый тыңлаулар гражданнарны проектта катнашуга тарту өчен нәтиҗәле чара, төзекләндерү буенча тавыш бирү өчен онлайн-платформаз күпкә заманча һәм нәтиҗәле корал булып тора, - дип өстәде эксперт.