-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 август 2021, 10:11

Өзеклеккә юл куелмый

Республика казнасының өчтән ике өлеше социаль өлкәне финанслауга тотыныла.

Өзеклеккә юл куелмый
Өзеклеккә юл куелмый
Башкортстанның төп финанс документы (бюджет) дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Кабул ителгән социаль программалар тулысынча тормышка ашырылсын өчен әлеге вакытта республика Хөкүмәте тарафыннан мөмкин булганның барысы да эшләнә. Агымдагы елда, мәсәлән, бюджетның аерым статьялары буенча чыгымнар арттырылды. Бу кайбер төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле.

Пандемия нәтиҗәсендә икътисади кыенлыклар барлыкка килде, билгеле. Шуңа бәйле рәвештә социаль өлкәнең беренчел ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерү өчен республика бюджетында акча җи­тәрме, социаль ташламалар сакланырмы, инвестиция проектларын тормышка ашыруда бюджет мөм­кин­лекләре нин­дирәк булыр? – дигән сораулар күпләрне борчый.
Хәбәр ителүенчә, пандемия төп финанс документына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Акчаны кичектергесез чыгымнарны каплатуга күбрәк юнәлтергә туры килде. Башкортстан парламенты депутатлары, әйтик, 2020 елга, 2021 һәм 2022 елларга кадәр чорга Башкортстан бюджеты турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча закон кабул итте. “Бюджет җитди рәвештә яңадан каралачак, – дигән иде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” утырышында. – Без хәзер республика максатлы инвестиция программасы булган күп кенә социаль объектлар төзелешен туктатачакбыз. Акчаның бер өлешен икътисадка ярдәм итүгә һәм бездә хәзер барлыкка килүче социаль бурычларны хәл итүгә юнәлтәчәкбез. Шуңа күрә моны дөрес аңларга кирәк, бу бары тик зур булмаган тәнәфес кенә”.
Республика казнасының өчтән ике өлеше социаль өлкәне финанслауга тотыныла. Шушы казнаны, ягъни бюджетны формалаштыру һәм үтәү күп төрле закон һәм кагыйдәләргә бәйле, шактый катлаулы үзенчәлекләрдән гыйбарәт. Башкортстанда булдырылган Төбәк белән идарә итү үзәге эшчәнлеге шушы эшне җиңеләйтүгә, нәтиҗәлерәк итүгә дә хезмәт итә. Төбәк белән идарә итү үзәге системасы дигәндә Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте эшчәнлеген, республиканың дәүләт органнарында һәм урындагы үзидарә органнарында идарәнең сыйфатын күтәрүгә, килгән шикаятьләргә һәм тәкъдимнәргә оператив игътибар итү, хезмәт күрсәтүгә, хәлне бәяләү, анализлау һәм фаразлау, стратегик, агымдагы һәм оператив планлаштыру, идарә карарларын үтәүне тикшереп тору функцияләрен башкаручы идарәчел карарлар кабул итүгә бәйле мәгълүмат системалары комплексы күздә тотыла.
Күптән түгел Русиянең финанс министры урынбасары Алексей Лавров Башкортстанга эш сәфәре барышында Төбәк белән идарә итү үзәге эшчәнлеген оештыру белән танышты һәм бюджет законнары яңалыклары турындагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә башкарма власть органнары һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре катнашлыгында узды. Андрей Назаров Русиянең Финанс министрлыгына пандемия чорында вакытлы ярдәм күрсәткәне һәм бюджет кануннарына башкарма власть органнары хокукларын киңәйтүче үзгәрешләр керткәне өчен рәхмәт белдерде.
Соңгы елларда өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү, бюджетның керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау мәсьәләсендә безнең республиканы күпләргә үрнәк итеп куялар. Коронавирус инфекциясе аркасында килеп туган кыенлыкларга карамастан, алда билгеләнгәнчә, республикада бюджет үтәлеше өлкәсендә өзеклекләргә юл куелмый.
– Башкортстан иң зур бюджет системалы төбәкләрнең берсе. Республика территориясендә төрле дәрәҗәдәге 897 бюджет формалаштырыла һәм үтәлә. 2020 елда берләштерелгән бюджет керемнәре күләме 260 миллиард сумнан артып китте. 2020 елда республика федераль үзәктән 96 миллиард сум алды, 2019 ел дәрәҗәсенә карата үсеш ике тапкыр диярлек артык. Бу үз керемнәребезнең кимүен өлешчә компенсацияләргә һәм социаль өлкәдә ихтимал булган тискәре тенденцияләрне тоткарларга, кабул ителгән йөкләмәләрне үтәргә, сәламәтлек саклауга кирәк булган акчалар тотынырга, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру күләмнәрен һәм темпларын саклап калырга мөмкинлек бирде. 2020 елда республикада аерым тармакларның мәгълүмати системаларын модернизацияләү буенча шактый эш башкарылды. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең төбәк порталы, халыкка максатлы социаль хезмәт күрсәтү системасы һәм башкалар яңартылды. Республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларын план­лаштыруның һәм үтәүнең автоматлаштырылган өстәмә системаларының бердәм платформасына күчү буенча киң колачлы проект гамәлгә ашырыла.
Республика белән идарә итү үзәге үзенчәлекләренә тукталып, Премьер-министр болай диде: “Бу Үзәк бердәм санлы платформадан гыйбарәт, анда төбәк тормышының барлык өлкәләре дә күз алдында. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан гражданнарны бюджет процессына җәлеп итүгә булыша торган проектларда актив катнаша. 2014 елдан башлап республикада “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы гамәлгә ашырыла. Башкортстан – Русия Финанс министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган шушы проектта актив катнашучыларның берсе. 2016 елдан башлап Башкортстанда, сайлап алынган өч төбәкнең берсе буларак, югары сыйныф укучыларына бюджет үзенчәлекләре буенча белем бирү проекты тормышка ашырылды. – Русия Федерациясенең бюджет законнары динамикалы үсешә, камилләшә. Әлбәттә, төбәкләр дәрәҗәсендә бюджетларны сыйфатлы итеп планлаштыру һәм үтәү федераль дәрәҗәдә бара торган үзгәрешләрнең норматив хокукый актларын исәпкә алмыйча мөмкин түгел”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: