Узган атнада Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәтнең чираттагы утырышында “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзү, яшәү өчен яраксыз торак фондын кыскарту мәсьәләләре тикшерелде.
– Республика 2030 елга ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзергә тиеш. Бу безгә гражданнар өчен уңайлы торак шартлары булдыру мөмкинлеге бирәчәк, – диде Андрей Назаров. – Республикада 2019-23 елларга Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча максатлы программа расланды. Ул этаплап гамәлгә ашырыла. Тәүдә программаны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау планлаштырылса да, без аны вакытыннан алда төгәлләргә исәп тотабыз.
Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов билгеләп үтүенчә, Башкортстан торак төзелешендә күп еллар дәвамында лидерлык позицияләрен били.
– Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча без 1 миллион 473 мең квадрат метр торак тапшырдык, – диде ул. – Безнең фаразлар буенча, агымдагы ел ахырына кадәр республикада 2 миллион 460 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак.
Хөкүмәт президиумы утырышында исә полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
– Күппрофильле полилингваль мәктәпләр челтәрен ачу республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора. 2024 елга республикада шундый 14 уку йорты ачылырга тиеш, – диде Андрей Назаров. – Полилингваль белем бирү проекты – республика мәгариф системасында гына түгел, тоташ ил буенча актуаль. Аны гамәлгә ашыру, республиканың милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгариф системасының инновацион үсешенә ярдәм итәргә тиеш.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов хәбәр итүенчә, 3 ел эчендә республикада Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә 4 полилингваль мәктәп ачылган.
– Бу мәктәпләрдә 4,5 меңнән артык укучы белем ала, 200дән артык педагог эшли, – диде вице-премьер. – Уфаның полилингваль мәктәпләрендә педагогларга фактик йөкләнеш өчен 15 процент күләмендә арттыру коэффициенты билгеләнгән.
Андрей Назаров республикада полилингваль белем бирүне арытаба үстерү буенча юл картасын системалы һәм вакытын бозмыйча гамәлгә ашырырга кушты.
Утырышта тикшерелүче тагын бер мәсьәлә – агымдагы елда Башкортстанда эшләүче халык санын тергезү буенча чаралар комплексы.
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм аңа ярашлы чикләү чаралары кертелү сәбәпле, эшсезлек буенча килеп туган хәл республикада акрынлап җайга салына.
– Әлеге вакытта республикада халыкны эш белән тәэмин итү күрсәткечләре яхшыра, әмма республика хезмәт базарын тотрыклыландыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, агымдагы елның дүртенче кварталына эшләүче халык санын пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә җиткерү мөһим, – диде Премьер-министр.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән мәгълүматларга ярашлы, чаралар комплексы 57,1 мең кешене эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Шулар арасында 42,9 мең кешене эшкә урнаштыру, 7,7 мең кешенең эш урынын саклап калу һәм 6,5 мең кешене вакытлыча эш белән тәэмин итү планлаштырыла.
Әлеге күрсәткечләргә ирешүгә ярдәм итәчәк чаралар арасында өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында яңа эш урыннары булдыру, мәшгульлекне легальләштерү, эшсезләр тарафыннан тәҗрибә туплау, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм башкалар аталды.
Әлеге чараларны финанслауның гомум күләме – 458,1 миллион сум.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, мәктәптә туклану сыйфатына бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.
– Мәктәп ашханәләре эшен оештыруны яхшырту һәм балаларны сыйфатлы тукландыру мөһим. Узган уку елы дәвамында берничә киңәшмә уздырдык. Хәлне атна саен күзәтеп тордык. Берничә карар кабул иттек. Мәктәпләрдә укучының туклану режимы һәм графигы үтәлешенә контроль оештырдык. Ата-аналар комитетлары, мәктәпләр, власть органнары һәм аутсорсерлар белән элемтә урнаштырдык, – дип билгеләде Андрей Назаров.
Арытаба киңәшмәдә республика территориясендә кәрәзле элемтә челтәрләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
– Бу җәй сыйфатлы кәрәзле элемтә республика халкы өчен уңайлылык кына түгел, хәвефсезлек чарасы булуын да күрсәтте. Хәзер районнарда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, оператив хезмәләр, волонтерлар өчен элемтә булдыру бик мөһим, –диде Андрей Назаров.
Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итүенчә, республикада мобиль интернетка ихтыяҗ арта.
– Республика буенча гомум хәл түбәндәгечә. Халыкның 98 проценты 2G стандартында кәрәзле элемтә сигналы белән тәэмин ителгән торак пунктларда яши. 86 проценты 3/4G стандартларында кәрәзле элемтә булдырылган территорияләрдә яши. Калган 2 проценты кәрәзле элемтә хезмәте белән тәэмин ителмәгән, нигездә, ул ерак урнашкан, халык аз яшәүче торак пунктлар, – диде Геннадий Разумикин.
Ул билгеләп үтүенчә, элемтә операторлары үз исәбенә инфраструктураны үстерү буенча даими эш алып бара, шул исәптән моңарчы элемтә хезмәтләреннән һәм Интернет челтәреннән файдалану мөмкинлеге булмаган урыннарда да. 2020-21 елларда республика территориясендә 2000нән артык база станциясе төзелгән һәм яңартылган.
Бер сүз белән, халык яшәешенә бәйле һәр мәсьәлә Хөкүмәтнең иң җитди игътибар үзәгендә тора һәм шушы рәвешле үзенең нәтиҗәле чишелешен таба.