Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда М-7 федераль трассасының 65 километр озынлыктагы яңа участогы төзеләчәк. Ул Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары аша биш торак пунктны – Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап узачак. Әлеге участок М-12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле магистраленең бер өлеше булачак.
Трассаның яңа участогын төзү белән “Росавтодор” карамагындагы “Приуралье” оешмасы шөгыльләнәчәк. Участоктагы кадастр эшләре – 2021 елның сентябрендә, ә төзелеш 2022 елның сентябрендә башланып, 2024 елның апреленә төгәлләнәчәк. “Юл траекториясе расланганнан соң, без муниципалитетлар хакимиятләре белән бергә җир кишәрлекләрен әзерли башладык. Белгечләр инде кирәкле геодезик эзләнүләр үткәрде”, – диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Тәүдә яңа М-12 трассасы, М-7 трассасына (рәсми исеме – “Идел”) түләүле альтернатива буларак, Мәскәүдән Түбән Новгород аша Казанга кадәр килер дип планлаштырылган иде. Уфага кадәр килә торган М-7 трассасында йөрү, билгеле булуынча, түләүле түгел. Мәскәү – Казан – Уфа маршруты икътисад өчен ифрат мөһим, биредә хәрәкәт бик киеренке. Шуңа күрә юлда еш кына тыгыннар барлыкка килә, даими ремонтлар да проблемалар тудыра. М-7не бушату өчен, властьлар берничә ел элек түләүле автоюл төзү турында карар кабул иткән иде: дублер ролен М-12 башкарачак (бу трассага рәсми исем соңрак биреләчәк).
Башлангыч план нигезендә, М-12 маршруты, Мәскәүдән соң, Владимир, Муром, Арзамас һәм Сергач (Түбән Новгород өлкәсендә), Канаш (Чуаш Республикасында), Шәле (Татарстанда) шәһәрләре аша узарга тиеш була. Соңрак аңа төзәтүләр кертелде, чөнки Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның апрелендә Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасын Екатеринбургка кадәр озайтырга дигән тәкъдим белән чыкты. Бары берничә ай гына узуга карамастан “Казан – Екатеринбург” тизйөрешле автомобиль юлының яңа киселешләренә кагылышлы эшләр башланды да инде.
“Коммерсант” гәзите хәбәр итүенчә, Казаннан Екатеринбургка кадәр участок – “Росавтодор”ның һәм “Автодор” дәүләт компаниясенең уртак проекты. Яңа участокны төзү дәүләт бюджетына якынча 500 миллиард сумга төшәчәк. Шуны да аерып билгеләргә кирәк, М-12 төзелешенә беренчел план буенча 639 миллиард сум бүлеп бирелгән. Яңа автомобиль юлын төзүне тизләтү өчен дәүләт башлыгы Милли байлык фонды (ФНБ) акчаларын файдаланырга кушты.
М-12 трассасындагы яңа участокның озынлыгы 547 километр тәшкил итәчәк. Әйтик, яңа участок Казанда башлана һәм тәүдә хәзерге М-7 “Идел” буйлап барачак. Биредә, Мамадышка кадәр булган юлда, “Росавтодор” җәяүлеләр өчен 22 җир өсте кичүе төзиячәк, ә аннан соң юл Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узачак (бу участокның озынлыгы – 81,4 километр). Алга таба юлның аерым киселешләрендә реконструкция һәм ремонт үткәреләчәк.
Шуннан соң М-7 трассасы Башкортстанда берничә торак пунктны (Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән) урап узачак (бу торак пунктларда яшәүчеләр өчен трасса кыенлыклар тудыра, авыллар хәрәкәт тизлеген дә тоткарлый). Аннары эшкә “Автодор” керешәчәк: бу дәүләт компаниясе 274 километр озынлыкта өр-яңа юл төзиячәк, ул Дүртөйледән алып Свердловск өлкәсенең Ачит поселогына кадәр сузыла. Бу өлештә инде юлда йөргән өчен түләргә туры киләчәк. Әлеге вакытта түләүле трассаларда тариф бер километр өчен 2,5 сум күләмендә каралган. Тарифлар киләчәктә дә сизелерлек үзгәрмәячәк, диләр.
Картага карап фикер йөрткәндә, түләүле трассаның бер өлеше урман массивы аша узарга тиеш, әмма әлегә урманны планлаштырылган кисү күләме турында да, аеруча саклана торган табигать территорияләренә тиз йөрешле юл салу турында да хәбәрләр ишетелми. Алда билгеләнүенчә, М-12 трассасын (Екатеринбургка кадәр яңа участокны да кертеп) хәрәкәт итү өчен 2024 елда ачу планлаштырыла. Әмма срокларның бераз кичектерелүе дә ихтимал.
Шулай ук яңа автоюлны Себергә таба озайту турында да хәбәрләр бар. Юнәлешнең бер варианты – юлны көнчыгышка таба сузу. Трасса Омск һәм Новосибирск кебек шәһәрләргә кадәр җитәчәк, дип көтелә. Икенче вариант – Көньяк-Көнчыгыш хорданы алга таба үстерү мөмкинлеге: бу очракта юл Тольятти, Самара, Саратов, Волгоград һәм Краснодар аша узачак. Арытаба М-12нең ике якка да киңәюе ихтимал, әлегә “Автодор” дәүләт компаниясенең эшне кайсы проекттан башларга тиешлеге карала, эшләргә 2023 елда старт биреләчәк.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.