+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 сентябрь 2021, 11:28

Буыннар бәйләнеше өзелмәс!

Ике дистә ел дәвамында шәҗәрәләр төзү барышында бик күп ачышлар ясалды һәм туганлык җепләре тергезелде.

Буыннар бәйләнеше өзелмәс!
Буыннар бәйләнеше өзелмәс!
Ике дистә ел дәвамында шәҗәрәләр төзү барышында бик күп ачышлар ясалды һәм туганлык җепләре тергезелде.

Олуг шәхес – күренекле язучы, башкорт совет әдәбияты классигы, бер үк вакытта ифрат катлаулы елларда милиция хезмәткәре, Күзәй кантон милиция начальнигы, Башкорт АССРы милиция политкомиссары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Имай Насыйри – минем кан кардәшем. Туган авылыбыз – Стәр­летамак районының Түбән Усылы авылы. Борынгы заманнарда бу авыл Усылытамак дип аталган. Аңа 1700 елда нигез салынган. Туган авылым Усылыда 1998 елның көзендә узган Имай Насыйриның 100 еллык юбилей тантанасы күңелемдә яңа кичерешләр, матур тойгылар уятты. Шуннан соң нәсел тамырларымны, кан кардәшемнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләбрәк өйрәнү теләге туды.

Якын-тирәдәге шәһәр һәм авылларда яшәүче иң өлкән яшьтәге кардәшләребез, Имай Насыйрине күреп белгән туганнарыбыз белән очрашып сөйләшүләр алдагы юлларымны яктыртып җибәргәндәй булды. Язучының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнәсем килеп, эзләнү эшләренә тотындым. Шушы теләк мине Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт тарихи архивына алып килде. Архив киштәләрендә гасырлар буе сакланып килгән язмаларны кулыма алып, алар белән таныша башлагач, моның гади укытучы өчен ни дәрәҗәдә авыр һәм күп чыгымнар таләп итүче эш икәнлеген аңладым. Бер көндә, бер айда, бер елда гына тәмамланасы эшләр түгел икән! Ревизия язмаларын һәм башка төрле тарихи язмаларны укыр өчен белгеч булырга да кирәк икән... Әмма тукталып калмадым. Мавыгып эшләдем. Шәҗә­рәбезне өйрәнү барышында миңа Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында шәхси заказ ачарга туры килде. Мәгълүматның дөрес һәм тулы булуы – минем өчен иң мөһиме иде. Һәм, ниһаять, еллар үткәч кенә шәҗәрәбез әзер булды! Язучы Имай Насыйриның шәҗәрәсе иде ул. Низаметдин улы Имаметдин Насыйров белән кардәш икәнлегебезне гаиләдә кече яшьтән үк белә идек. Ләкин ни дәрәҗәдә туган икәнлегебез билгеле түгел иде. Гаиләбез һәм бөтен нәсел-ыруыбыз өчен зур ачыш та булды минем бу хезмәтем. Уфа шәһәренә барып, шулай ук озак еллар буена Имай Насыйриның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, Ф. Э. Дзержинский исемендәге типографиядә “Йөрәкләрдә Имай Насыйри” дигән китабымны нәшриятка әзерләп йөргән чор иде. Ул вакытта бу минем өчен үзем генә башкарып чыкмастай эш иде... Нәш­риятның генеральный директоры һәм техник редакторы Ринат Шәкүров һәм Ләйлә Вәлиева, китабымның редакторы, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның эчкерсез ярдәме, кешелеклелеге, сабырлыгы нәтиҗәсендә ун ел дигәндә, бу хезмәтем китап булып өлгерде! Шушы эшләр белән мәшгуль булып йөргән бу чорда адым саен Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тойдым. Бабакаемның изге рухы да бу чорда янымда гына булды бугай... Бер мең данә тираж белән чыккан “Йөрәк­ләрдә Имай Насыйри” дигән шушы китабымны Имай Насыйриның 110 еллык юбилей көннә­рендә кулыма алдым! Анысы да очраклы булмагандыр.
Китапка нәсел-ыруымның 12 буынын бер тамырга җыеп үргән шәҗәрәбез дә урнаштырылды.
Берникадәр вакыт үтүгә әнием яклап картәнием Гөлҗимеш Мусакаеваның нәсел тамырларын өйрәнү эшенә тотындым. Эш барышында тагын бер ачыш ясадым. Данлыклы якташларым Тәлгать, Мидхәт һәм Нияз Мусакаевлар белән бер тамырдан булып чыктык. Нәсел җепләребез Бикбау улы Муса Бик­бавовның (1739-89) тамырларына барып тоташуы ачыкланды. Бик күп көч һәм чыгымнар таләп ителгән өч линиядән торган шәҗәрә булды ул. 2013 елда туган авылым Усылыда оештырылган Имай Насыйриның 115 еллык чираттагы юбилеена әтием яклап та, әнием яклап та төзелгән шәҗәрәләребезне алып бардым. Юбилейга шәхси заказым белән архивта эшләнгән Уразмәт, Югары һәм Түбән Усылы авылларының тарихы һәм минем сүзләремә Вәкил Мурзин язган “Усылы – туган ягым”, “Бәпкә үләннәре” дигән җырларым да өлгергән иде. Үзнәшер ысулы белән чыгарган “Эзләремне салдым бу җиргә” дигән өченче китабымны да кулыма алган идем. Шулай ук, Стәрлетамакта әтием Ярулла Насый­ровның фронтта язган шигырьләрен, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Рәссамнәр берлеге әгъзасы, Русия Федерациясе Яңа Император Рәссамнәр академиясе әгъзасы, Нефтекама шәһәрендә яшәп иҗат итүче талантлы рәссам, сөекле абыем Юнер Насыйровның тормышы һәм иҗаты турында фотоальбом нәшер иттем.
“Шәҗәрә-2011”, “Шәҗәрә-2013” республика конкурсларында җиңеп чыктым. Имай Насыйриның 115 – еллык юбилеен менә шундый зур бүләкләр белән каршы алдым. Шәҗәрә – киләчәк буыннар өчен мирас, тарихи мәгълүмат. Әтием һәм әнием яклап шәҗәрәләребезне төзегән чорда аның бөтен авырлыгын иңнәремә салып, еллар буена күтәреп йөрүемә дә карамастан, бу эшне арытаба да дәвам иттем. Соңгы елларда мөмкинлегем килеп туган саен көннәремне Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт тарихи архивында үткәрәм. Үзем гомер кичергән Уразмәт авылы халкының нәсел тамырларын өйрәнү эше белән мәшгульмен.
Бу эшкә тотынгач та иң башта шәхси заказымны ачып, архивта Уразмәт авылы тарихын эшләтеп алдым. Кулымда – үземнең заказым белән эшләнгән авыл тарихы һәм Әнвәр Әсфәндияров хезмәте буенча үземә дә, башкаларга да таныш мәгълүматлар. Уразмәтлеләрнең шәҗә­рәсен төзүдә тәүге адымнарым шулай башланып китте. 50 ел гомер кичергән шушы Уразмәт авылы халкының шәҗәрәләре өстендә эшләү үземнең шәҗәрәләремә караганда да кызыклырак булып чыкты. Чөнки кем ул Уразмәт, авылга бәйләнеше булган бу исем тарихта кайсы чорда барлыкка килгән? Уразмәтлеләр өчен кем булган ул? Авылда яшәгәнме, аның нәсел-ыруы калганмы бу авылда? Бу сорауларга беркемдә дә җавап юк иде.
Эш барышында әледән-әле яңа ачышлар очрап торды! Билгеле булуынча, Русиядә 1719-59 елларда ун ревизия уздырылган. 1816 елдагы җиденче ревизия язмалары буенча Уразмәт авылына нигез слаган Уразмәт Исәнбәтевның (1696- 1786) ул елны өч улы теркәлгән: Рәҗәп (66 яшь), Ходайназар (53 яшь), Ходайбирде (54 яшь). Шушы мәгълүмат уразмәтлеләрнең нәсел тамырларын өйрәнү эшен башлап җибәрүгә зур этәргеч бирде. Күңелемә күп еллар элек авыл халкы сөйләгән сүзләр килә... “Авылның борынгы зиратында Уразмәт исемле кешенең кабер ташы бар иде... Шул таш ерактан ук ап-ак булып күренеп торды...” Үзләре исән чагында шул ташның урынын да әйтте, боларны миңа авыл аксакаллары Иншар Зиннәтуллин белән Гали Рәфыйков сөйләгән иде. Шул чакта алар белән бергәләп шунда барып, эзләп табасы булган да бит ул ташны... Ул вакытта да, соңрак та авыл халкы бу кешенең алар өчен кем булганлыгын белми иде... Авылдан еракта урнашкан борынгы зират мин килеп урнашкан елларда ятимсерәп, элек корып куйган чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган иде. Дистә еллар буена ул шулай утыра бирде.
Шушы борынгы зиратка яңа койма төзеп кую мәсьәләсен күтәреп, 2006 елда якташыбыз Ә. М. Сәмирхановка мөрә­җәгать иттем. Тиз үк эшләр башланып та китте. Шул елны ук яңа койма коеп куелды. Ике елдан шул ук яланда тагын көчле янгын чыкты... Җәйнең давыллы бер көнендә ут өермәсе бу юлы зираттагы үләннәрне генә түгел, яңа коймаларны да, эш кораллары саклана торган корылманы да көлгә калдырып узды. Беренче янгыннан соң да, икенче янгыннан соң да авылыбызның борынгы бу зиратына яңа койма район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре җитәкчелеге, Әмирхан Сәмирхановның ярдәме белән төзеп куелды. Ул мәшәкатьләр белән миңа бик күп юллар үтәргә туры килде. Авылдашларымның күбесе, әйтергә кирәк, халыкның төп өлеше, бу изге урынны һаман да ят күрде. Һәм һаман да шул бер үк сүз: “ Ул зиратта безнең беркемебез дә ятмый ...” Ниндидер бер көч әледән-әле игътибарымны шул зиратка юнәлтергә мәҗбүр итә. Анда җирләнгән әрвахларның кабер ташындагы язуларын фотога да төшереп алганым булды. Бу урында ниндидер сер ята төсле... Кабер ташларындагы язулар гарәп графи­касының иске имлясы белән язылган булса кирәк. Аларны укый белүче хәзергә табылмады. Бу урында мин шәҗәрә төзүдә эләктереп алып китәрдәй әйбер таба алмадым. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, Уразмәт Исән­бәтевның өч улы булганлыгы билгеле. Авыл зиратында Уразмәт дигән исемне күрүчеләр дә бар. Димәк, миңа Уразмәтнең уллары Рәҗәп, Ходайбирде һәм Ходайназар дигән исемнәрнең тарихын эзләргә кирәк, дип уйладым. Авылда бүген берсенең исеменә якын булган фамилияләр дә юк. Ә бит авыл зиратында яткан Уразмәт исемле кеше уразмәтлеләрнең ерак бабасыдыр ул, дип уйланам. Бу исемнәр белән уразмәтлеләр арасындагы бәйләнешне ничек табарга? Эзләнәм... Таба алмыйм... Бүген безнең арабызда яшәүче кемдер берәүнең нәсел җепләре шушы тамырларга барып үрелергә тиештер бит инде дигән уйлар белән эзләнүләремне дәвам итәм. Беркөнне Уфада яшәүче якташым Владимир Александрович (Вәли Әнвәр улы) һәм аның хатыны Венера Табаевалар белән очрашып сөйләштем. Бергәләп архив юлларында йөрелде. Һәм... бергәләп тапкан тәүге ачышыбыз: Вәли Әнвәр улы Табаевның нәсел җепләре Уразмәт Исәнбәтевның Ходайбирде исемле улының нәсел тамырларына барып үрелде! Авыл зиратына күмелгән Уразмәт Табаевларның ерак бабасы булып чыкты!
Эзләнүләрендә ниндидер ачышлар табылса, бик гаҗәп халәттә була икән кеше дигәнең. Тагын юллар... Эзлә­нүләр... Күп тә үтми авылда яшәүче Шәвәлиев, Зиннәтуллин, Хөснетдинов, Нургалиев, Сәмирханов, Латыйпов, Әхмәров, Нурмөхәммәтов, Камалиев, Шәрифуллин, Әхмәтҗанов, Нәкыев, Котлыбаев һәм башка бик күп фами­лияләрне, үз көчем белән Уразмәт Исәнбәтовның Ходайназар, Әхмәр, Габбас исемле улларының тамырларына алып барып тоташтырдым. Һәрберсенең нәсел җепләре 10-12 буын аша ерак бабалары Уразмәтнең тамырларына барып үрелде!
Күптән түгел Рәҗәп Уразмәтовның йөзләгән исемнәрне, шушы авылда яшәүчеләрнең бик күп фамилияләрне үз эченә алган шәҗәрәсе төзелде.
Рәҗәп Уразмәт улы Уразмәтов Фәезов, Басыйров, Муллагалиев, Халиков, Хафизов, Газизов, Җәмилов һәм бик күп башка авылдашларымның ерак бабасы булып чыкты. Тагын бер ачыш булды бу, шулай ук, бары тик үзем өчен генә! Авылдашларыбыз Вафир, Насыйр, Гали абыйларның фамилиясе Әх­мәтгәрәев. Бу фамилиянең тамырлары кай тирә­дәрәк булыр икән, дип уйланам... Элекке күршеләрем Наҗия белән Гали Әхмәт­гәрәевларның телендә мин еш кына “Әхмәр” , “Әхмәрләр” дигән сүзләр ишетә идем. Әхмәтгәрәевлар нәселе Уразмәт бабабызның Әхмәр исемле улыннан таралган булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килеп, кабат-кабат башкалага барып, архив язмаларын актарам... Ләкин бәйләнешне таба алмыйм. Бер көнне Сәмир­хановларның шәҗәрәсен тотып Вафир абыйның кызы Зөлфирә Исламовага киттем. Андагы исемнәр аңа нидер сөйләр төсле тоелды. Бераздан аның йөзендә нурлар балкып китте! Зөлфирәм, анда язылган бер исемгә укталып: “Безнең әтиебез фамилиябез Шәрәфетдинов булырга тиеш булган, дип сөйли иде”, – диде. Күп тә үтми Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында аның шәхси заказы ачылды. Нәсел-ыруының шәҗә­рәсен Зөлфирә үз исәбенә эшләтеп алды. Әхмәр нәсе­леннән булган Шәрәфетдин дигән кеше Зөлфирәнең ерак бабасы булып чыкты һәм Уразмәтнең Әхмәр исемле улының тамырларына барып үрелде!
Шулай итеп, авыл халкының төп өлеше, урындагы халык, шәҗәрәле булды! Үзләренең нәсел тамырларына битараф булмаган якташларым Владимир Табаев белән Зөлфирә Исламованың бу адымы башлаган эшемнең офыкларын арытаба да киңәйтте. Нәтиҗәдә, тагын-тагын яңа ачышлар, яңа табышлар! Уразмәтлеләрнең ерак бабасы Уразмәт Исәнбәтов 1786 елда Уразмәт авылының борынгы зиратында җирләнгән! Ниһаять, мине кызыксындырган серләр ачылды!
Ләкин, нокта куярга әлегә иртәрәк дип исәплим. Мәскәү архивларына да мөрәҗәгать итәсем килә. Уразмәт, Түбән һәм Югары Усылы авылларының тарихы... Шәҗәрәләр... Әйтерсең лә мин шушы бик озын бер чорда (20 ел!) кеше аягы басмаган караңгы урманда берүзем йөреп чыктым... Мин – бик бәхетле! Чөнки шушында гомер кичергән һәм ярты гасырга сузылган хезмәт юлларым үткән Уразмәт авылының 270 еллык олуг юбилеен зур бүләкләр белән каршылый алдым. Төрле елларда уздырылган ревизия язмалары буенча Уразмәт Исәнбәтевның тугыз баласы: 8 улы һәм бер кызы бул­ганлыгы ачыкланды. Менә алар: Сәфәр (1717), Габбас (1747), Рәҗәп (1750), Әхмәр (1752), Сәхибә (1752), Рәфыйкъ (1753), Ходайбирде (1762), Ходайназар (1763), Ибрай (1763).
Уразмәт Исәнбәтевның биш баласы – Габбас, Әхмәр, Ходайбирде, Ходайназар, Рәҗәп исемле улларының тамырлары бүген безнең арабызда яшәүче авылдашларыбызның нәсел җепләренә тоташтырылды. Димәк, уразмәтлеләрнең ерак бабалары белән бүгенге буыннар арасында яткан рухи пәрдәләр ачылды. Авылдашларымның күбесе бер тамырдан, бер нәселдән булып чыкты.
Җиде кат күкләр аша колагыма ниндидер моң килеп ишетелә... Гасырлар буена яшәп килгән халык моңы икән лә ул!.. Йөрәгемне тетрәндергән шушы моң күңел кылларыма килеп кагыла... Колагыма кемдер берәүнең үземә генә ишетелерлек итеп әйткән сүзләре ишетелә. Һәм шул сүзләр шигъри юллар булып, Галәмгә тарала... Ерак бабабыз Уразмәт Исәнбәтевның бүген шушы җирдә яшәгән балаларына әйтәсе әманәте икән лә бу сүзләр! Яңакларым буйлап ирексездән күз яшьләре тәгәри. Шатлык яшьләре алар. Уразмәт авылы беркайчан да сүнмәячәк. Бүген бу авылда күңел­ләрне Илаһи чишмәләр белән чистартып торучы Изге Азан тавышлары яңгырый!

Клара Тукаева.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: