+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2021, 11:11

“Урал аръягы” – эшлекле мохит ул!

Сибайда үткән инвестицион сабантуйда 98 миллиард сумлык килешүләргә кул куелды.

“Урал аръягы” – эшлекле мохит ул!
“Урал аръягы” – эшлекле мохит ул!

“Урал аръягы-2021” инвестицион сабантуе Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды. Бирегә меңнән артык катнашучы, шул исәптән дәүләт власте органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, Русия һәм чит ил инвесторлары тәҗрибә уртаклашырга, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һәм туризмны үстерү һәм экологияне саклау темаларына фикер алышырга килде.

Форум ике чарадан – Сибайның төп мәйданында “Ноль километр” билгесен ачу, шулай ук “Шәһәр буйлап атлап үт” бөтенрусия акциясеннән башланды. Яңа арт-объектны – “Ноль километр” билгесен ачып, Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов шәһәр халкы өчен икеләтә бәйрәм булуын билгеләде.


– Бүген, традицион булган “Урал аръягы-2021” өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе үтә. Ул Сибай шәһәренең һәм Башкортстанның визит карточкасы булып тора. Моннан тыш, шулай ук әһәмиятле вакыйга булган Шәһәр көне дә уза. Аның кысаларында туристик маршрутлар башлану символы буларак, яңа арт-объектны – “Ноль километр” билгесен ачабыз”, – дип ассызыклады Рөстәм Афзалов.


Арытаба инвестсабантуйны сессияләр эше дәвам итте. Алар барлык мөһим тармакларны колачлады. “Территорияләрнең инфраструктура үсеше инструменты буларак дәү­ләт-шәхси партнерлык” сессиясендә катнашучылар хәзерге шартларда инфраструктура проектларын гамәлгә ашы­ру­ның мөһим инструменты булып дәүләт-шәхси партнерлык механизмы торуын билгеләде. Дәүләтнең стратегик бурыч­ларын гамәлгә ашыру өчен шәхси сектордан инвести­цияләр җәлеп итү, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү, заманча алымнарны, техно­логияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү белән бергә, предприятиеләрнең һәм территорияләрнең инновацияле үсешенә дә ярдәм итәчәк. Сессиянең модераторы — Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Светлана Малинская сәламләү сүзендә болай диде: “Без социаль инфраструктура булдыру өчен инвесторларны җәлеп итәргә телибез. Шуңа күрә сес­сиянең өстенлекле максаты — социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа, тулырак инструментлар портфелен формалаштыру”.


“Системалы концес­сия­ләр” җәмгыятенең генеральный директоры Валерий Еремин Русиядә ба­лаларның ялын заманча дәрәҗәдә оештыру һәм мөмкин кадәр күбрәк балалар җәлеп итү планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, заманча һәм уңайлы балалар лагерен булдыру башлангычы Хабаровск краенда тормышка ашырыла да инде. Башкортстан Республикасында шундый ук проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Балалар комплексы 350-500 балага исәпләнгән. Фаразланган инвестицияләр күләме — 2,1-2,3 миллиард сум. Аның сүзләренә караганда, проект килешенгән дә инде. Хәзерге вакытта хезмәт­ләрне тулыландыру турында фикер алышалар. Шулай ук мәйданчык эше барышында төбәктә башка мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру турында да сүз барды: болар – ике мәктәп, боз аренасы, Уфадан Көн­чыгыш чыгу юлы, өлкәннәр өчен интернат-йортлар төзү һәм башкалар.


Шулай ук, сессия барышында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте төбәктә инвестицион мохитне яхшырту өчен мөмкин бул­ганның барысын да эш­ләвен белдерде.


– Башкортстан Хөкүмәте даими рәвештә уңай үзгә­решләр булып торсын өчен барлык тиешле шартларны тудыра. Бүген Сибай хаклы рәвештә республи­каның икътисад, мәдәният, мәга­риф үзәге булып исәпләнә. Биредә өченче тапкыр “Урал аръягы” бөтенрусия инвестиция сабантуе үтү шатлыклы, – дип билгеләде ул.
– “Урал аръягы -2021” форумының һәркайсы – эшлекле мохит һәм Башкорт­станның югары инвестицион җәлеп итүчәнлеген формалаштыру юлында зур адым ул. Узган елгы форум нәтиҗәләре буенча, ният­ләр, партнерлык һәм инвестицияләр турындагы имзаланган 23 килешүдән 8е Сибайда яңа пред­приятиеләр ачылуга юнәл­телде, – дип ассызыклады республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.


Арытаба Андрей Назаров инвестицион сабантуй мәйданчыгында “Инвестиция сәгате”нең күчмә утырышын үткәрде. Фикер алышу башланыр алдыннан Башкортстан Хөкү­мәте белән “Ураслиб банкы” җәмгыяте арасында хез­мәттәшлек турында ки­лешүгә кул куелды. Ул әһәмиятле социаль проектларда, аерым алганда, торак төзелеше тупланмасы төбәк программасында үзара хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота. Документка Премьер-министр Андрей Назаров һәм банкның Күзәтчелек советы рәисе Евгений Коган кул куйдылар.


– Безнең мөнәсәбәтләр эшлекле нигездә үсешә. Бүгенге килешү бу хез­мәттәшлекне киңәйтү ниятен раслый, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Киңәшмә кысаларында “МКХП-Ситно” җәмгыяте Директорлар советы рәисе Павел Журавский Сибайда тегермән комплексын ре­конструкцияләү проектын тәкъдим итте. 815,9 миллион сум акча кертеп, инвестор үз элеваторы мәй­данында сортларга аеру тегермәнен модерни­за­цияләргә, шулай ук макарон-тукмач эшләнмәләре җитештерүне башлап җи­бәрергә планлаштыра. Линиянең җитештерү куәте – сәгатенә 4 тонна продукция. Бу 45 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Киләчәктә җитеште­рүне берничә тапкыр арттырырга һәм урындагы базарда чит ил продуктларын алыштырырга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Павел Журавский.


Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, проект эшкәртү сәнәгатен үстерү максатларына җавап бирә, ул Башкортстанда кабул ителгән Яңа ярдәм программасына ярашлы актив үсешә. “Инвес­тсәгать”тә катнашучылар проектны, җи­һазлар сатып алуга һәм инженерлык инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен каплап, өстенлек­леләр исемлегенә кертүне хуплады.


Шулай ук, Инвестицион сабантуй кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Киләчәк фабрикасы” инновацион эшкуарлык йортын рекон­струкцияләү уңаеннан капсула салуда катнашты. Аны элекке “Сибай” кунакханәсе бинасы янына урнаштырдылар, анда яңа бизнес-үзәк ачылачак.


– Узган ел Сибайга килгәч, шушы үзәкне булдыру башлангычын хупладым. Үткән вакыт эчендә бер урында тормадык – проектны эшләдек, кирәкле документларны әзерләдек, экспертиза уздырдык, – диде Радий Хәбиров. – Киләсе елда 190 миллион сумга якын акча бирәбез һәм ике елда бинаны төзекләндерәчәкбез.
Сибай эшкуарлары яңа үзәк кече һәм урта бизнесны үстерү буенча перспектив һәм инновацион идеяләрне югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек би­рәчәк, дип билгеләде. Бу вакыйга уңаеннан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров чарада катнашучылар белән “Киләчәк фабрикасы” бинасы янында агач үсен­теләре утыртты.
Арытаба инвестицион сабантуйның пленар утырышы башланды. Ул “INNOREGION: кече тер­риторияләр өчен кыю карарлар” дигән темага багышланды. Чара спикерлары арасында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, “Макдоналдс” җәмгыятенең генеральный директоры Марк Карена, Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс инс­титутының тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова, Русия-Төркия бизнесы ассоциациясе генеральный секретаре Владимир Солоцинский, “Магнитогорск икмәк продуктлары комбинаты – Ситно” җәм­гыятенең директорлар советы рәисе Павел Журавский, “Системалы концес­сияләр” җәмгыятенең генеральный директоры Валерий Еремин булдылар. Дискус­сиянең модераторы – “ФедералПресс” нәшрият төркеме шеф-редакторы Надежда Плотникова.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең сәламләү сүзендә Бөтен­русия инвестсабантуен уздыру – бик җаваплы һәм мөһим миссия, дип бил­геләп үтте.
– Бу форумны оештырырга карар иткәндә, алдыбызга республиканың Урал аръягы дип аталган киң территориясен уңышлы үстерү бурычы куйдык, – диде Радий Хәбиров. – Ел саен бу мәйданчык байый, кызыклырак була бара. Акрынлап икътисади потенциалны үстерәбез, инвес­тицияләрнең тотрыклы үсешен билгелибез. Ә аларны җәлеп итүнең төп инструменты – инвестор­ларның ышанычы.


Башкортстан Башлыгы шулай ук мондый форумнарны республика башкаласында гына түгел, ә төбәкнең башка шәһәр­ләрендә үткәрүнең мөһим­леген дә ассызыклады. Бу үзенә күрә кече терри­торияләрне үстерүгә зур йогынты ясый.


“Макдоналдс”ның Русия­дәге генеральный директоры Марк Карена сүзләренә караганда, инвесторлар Башкортстанның потенциалына ышана һәм кыю рәвештә республикага инвестицияләр белән килә.


– Безнең компания биредә тиз хезмәт күрсәтү рестораннары челтәрен үстерүне планлаштыра. Кул куелган биш еллык килешү кысаларында республикада гомум инвестицияләр күләме 650 миллион сумга кадәр булган җиде яңа җәмәгать туклануы предприятиесен төзү турында сөйләшәбез, – диде Марк Карена. – Әмма Башкортстанда безнең перспективалар моның белән генә чикләнми. Объектлар санын ике тапкыр арттырырга, ягъни җиде түгел, ә 12 ресторан төзергә телибез.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Урал аръягы кебек территорияләрнең бәяләп бетергесез булуын бил­геләде.
– Русиянең эре бизнесы бөтенрусия инвестицион сабантуена өченче ел рәттән килә икән, димәк, бу отыш­лы һәм нәтиҗәле, – диде Андрей Назаров.
Пленар утырыштан соң, Башкортстан Хөкүмәте белән “Макдоналдс” җәм­гыяте арасында хез­мәттәшлек турында ки­лешү имзаланды. Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Макдоналдс” җәмгыяте генеральный директоры Марк Карена кул куйдылар. Компания алдагы биш елда Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм башка шәһәрләрдә, инвестицияләрнең гомум күләме 650 миллион сумга кадәр булган җиде яңа предприятие ачарга ниятли. Бу 600гә якын яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.


Арытаба Радий Хәбиров Сибай халкын Шәһәр көне белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Барлык Сибай халкын бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең янга һәрвакыт бик теләп киләм. Без бергә катлаулы заманнарны үттек, шәһәрдә авыр экологик хәл дә булды. Бүген коронавирус пандемиясе чорында яшибез һәм эшлибез. Сибайның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен бергә хәл итәбез, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без шәһәрнең үзгәрүен күзә­тәбез. Биредә яңа парклар, скверлар, юллар пәйда була. Икътисад, кеше­ләрнең хезмәт хаклары акрынлап үсә. Ә республика Хөкүмәте сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Чөнки Сибайда һәм Урал аръягында хезмәт сөючән, ышанычлы һәм лаеклы кешеләр яши.
Төбәк җитәкчесе шулай ук “Голос Зауралья. Дети” шоу-проектының икенче сезонында җиңүчене бүләк­ләде. 200 мең сумлык сертификат Сибай балалар сәнгать мәктәбендә тәр­бияләнүче Карина Таҗет­диновага тапшырылды.


Форумга нәтиҗә ясаганда шуны билгеләп үтәсе килә, бирегә безнең илдән катнашучылар гына түгел, Төркия, Казахстан, Беларусь кунаклары да килде. Сибай җиренә 30 чит ил вәкиле аяк басты. Әйтик, Төркия делегациясе составына “Zirat Bank Moscow” банкының генеральный директоры Нуруллаһ Бакыр, “Moonstar” агач эшкәртү компаниясе акционеры Мө­хәммәт Чаглаян, “ĺşbank” банкы департаменты башлыгы Баки Джанкурт, Идарә рәисе, Төркиянең “Teklink Telekom” җәмгыятенең төп акционеры Мостафа Чалыш, Русия-Төркия бизнесы ассоциациясе генеральный секретаре Владимир Солоцинский һәм Русия-Төркия бизнесы ассоциациясе координаторы Мостафа Ватан керде.


Чараны 90 киңкүләм мәгълүмат чарасы яктыртты, шуларның 20се – федераль дәрәҗәдә. Фо­румда бер көн эчендә генә 98 миллиард сумлык килешүләргә кул куелды. Кыскасы, “Урал аръягы- 2021” инвестицион сабантуе нәтиҗәле булды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: