-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2021, 13:12

“Минем бизнес” ярдәмгә килә

Башкортстанда эшкуарлыкка ярдәм итү өчен кирәкле инфраструктура булдырылды.

“Минем бизнес” ярдәмгә килә
“Минем бизнес” ярдәмгә килә
Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектлары арасында “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм итү” дип аталганы мөһим урын алып тора. Шушы документтан күренгәнчә, 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла. Бу сан әлеге күрсәткечтән 1,6 тапкырга күбрәк. Максатка ирешү өчен РФ Хөкүмәте эшчәнлекне теркәү, салым, кредитлау системаларында җитди үзгәрешләр кертә, финанс һәм консультатив ярдәм механизмнарын камилләштерә.

Башкортстанда 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Республика икътисадында урта һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән чираттагы утырыш “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды. Атап әйткәндә, анда әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган “Минем бизнес” үзәге чараларын гамәлгә ашырганда финанс белән тәэмин итү – субсидияләр бирү тәртибе расланды.
“Минем бизнес” үзәге ул – кече һәм урта бизнеска ярдәм тәэмин итүче уңайлы инфраструктура. Ул малтабарларга үз эшен ачуда һәм үстерүдә булышлык итә. Әлеге үзәк “бердәм тәрәзә” принцибы буенча эшли һәм “Башкортстан кече һәм урта малтабарлыкны үстерү агентлыгы” оешмасының структур бүлекчәсе булып тора. Гамәлгә куючысы – республиканың малтабарлык буенча дәүләт комитеты.
“Минем бизнес” канаты астында малтабарларга булышлык итә торган МФЦ, коворкинг-үзәк, яшьләр инновацион иҗаты үзәге, социаль өлкә инновацияләре үзәге, шулай ук халык-сәнгать һөнәрләре үзәге, инжиниринг төбәк үзәге эшли. Биредә малтабарлар бизнес алып бару, маркетинг, хезмәт һәм салым законнары, бухгалтерлык хисабы, хокук мәсьәләләре, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, финанс ярдәме төрләре буенча консультацияләр һәм дәүләт ярдәменең 150дән артык төрен алырга мөмкин. Башкортстанның малтабарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов билгеләп үтүенчә, “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында “Минем бизнес” үзәге эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә юнәлтелгән субсидияләүнең өч төрен раслау каралган: “Предакселерация” (җиңел старт), “Акселерация” һәм “Үзмәшгульләр”.
– Безнең республикада “Минем бизнес” үзәге 2019 елның маенда эшли башлады, – диде Нияз Фазылов. – Бүгенге көндә үзәк офислары Уфа, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Октябрьскийда ачылды. 2021 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча “Минем бизнес” тарафыннан 3,5 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. 2021 елда малтабарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен “Минем бизнес” үзәге аша 130,4 миллион сум күләмендә бюджет акчалары каралган. Бу малтабарларны теркәүдә, аларның продукцияләрен серти­фикацияләүдә, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда, эшлекле чаралар, конференцияләр, форумнар, “түгәрәк өстәл”ләр, конкурслар уздыруда, җитештерү һәм инновацион консалтинг күрсәтүдә, белем бирү чараларын, тренинглар, семинарлар, мастер-класслар һәм аксерацион программалар үткәрүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
– 2021 елда безнең республика кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен федераль акчалар җәлеп итү буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды, – диде Андрей Назаров. – Башкортстанда кече бизнеска ярдәм итү өчен кирәкле инфраструктура булдырылды: Төбәк гарантия оешмасы, Башкортстан микрокредит оешмасы, Төбәк лизинг компаниясе, Экспортка ярдәм үзәге, Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге һәм башка оешмалар. “Минем бизнес” үзәге аеруча мөһим роль уйный. 2024 елга кадәр без республиканың барлык шәһәрләрендә мондый үзәкләрне ачарга тиешбез, ә кече бизнеста эшләүчеләр саны 537 мең кешегә кадәр артыр дип планлаштырыла.
Малтабарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектында билгеләнгәнчә, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә кече бизнес мөһим тармак исәпләнә. Аның нәтиҗәлелеген үстерүдә, алда билгеләгәнчә, административ киртәләрне алып ташлау белән беррәттән, кече бизнеска анык ярдәм итү механизмнарын камилләштерү дә мөһим роль уйный. Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум средстволар бүленәчәк дип билгеләнгән иде.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: