"Русия икътисады үсешенә комачаулаучы җитди проблемаларның берсе - бизнеска артык административ басым ясау. Бу хакта күпме генә әйтсәләр дә, эшкуарлыкны әле һаман да кирәк-яраксыз үткәрелә торган тикшерүләр белән җәфалыйлар.
Эш шунда ки, соңгы вакытка кадәр илдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге «таяк» принцибы буенча төзелгән. Тикшерүчеләргә квартал саен тикшерүләр, хокук бозулар һәм штрафлар буенча план куела һәм шуны үтәр өчен алар тикшерүләр үткәрергә, бозулар ачыкларга яисә штраф салырга тиеш иде. Әлеге максатлы юнәлешләрдән чыгып, ведомстволар үз эшләрен төзеде дә.
Бу модельне гадел дә, нәтиҗәле дә дип атап булмый. Мин аның белән «Эшлекле Русия»дә эшләгән вакытта ук көрәшә башладым. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең башка моделен сынап карау өчен төрле үтенечләр, мөрәҗәгатьләр, закон проектлары тәкъдим итеп, әллә ничә кәгазь бетердем. Бюрократиягә каршы көрәшү авыр, процесс озакка сузылды, әмма, ниһаять, бу эш федераль дәрәҗәдә тәмамланды.
Июль аенда дәүләт һәм муниципаль контроль турындагы яңа закон үз көченә керде. "Таяк" системасыннан без китәбез. Хәзер тикшерүләр риск-юнәлешле алым принципларында төзеләчәк. Төп критерий - кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янарга мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калу. Әйтик, СанПин таләпләрен үтәмәгән очракта кешеләр агуланырга мөмкин булган җәмәгать туклануында тикшерүләрнең саны күбрәк булачак. Ә мондый хәвеф-хәтәрләр аз булган чәчтарашханәләрдә - азрак. Һәр тармакка куркыныч классы биреләчәк, һәм тикшерүләр ешлыгы шуннан чыгып формалаштырылачак. Җыелган штрафлар күләме һәм ачыкланган хокук бозулар саны буенча бурычлар бүтән куелмаячак.
Бу - чыннан да, бик шәп. Федераллардан соң ук без дә төбәк законнарына үзгәрешләр әзерләүгә керештек. Тема, мин өстәрәк язганча, миңа яхшы таныш, шуңа күрә аны яхшы эшләячәкбез.
Мин вәгъдә иткәнчә, бездә бизнеска тагын да уңайлырак булачак", - дип язган ул.