+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь 2021, 17:52

Башкортстанда урман хуҗалыгына җитди игътибар бирелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Алар республиканың урман тармагын үстерү, агымдагы янгын хәвефе сезоны узу үзенчәлекләре һәм киләсе елга әзерлек турында фикер алышты.

Башкортстанда урман хуҗалыгына җитди игътибар бирелә
Башкортстанда урман хуҗалыгына җитди игътибар бирелә

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы тармагы икътисадның мөһим секторы булып тора, шуңа күрә Башкортстанда бу юнәлешне үстерүгә зур игътибар бирелә.- Башкортстанның урман фонды җирләренең гомум мәйданы 5,7 миллион гектар тәшкил итә. Урман тергезү мәйданы буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм ил буенча җиденче урынны били. Урман хуҗалыгының мөһим юнәлеше булып, шулай ук, урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану тора. Шуңа күрә без урманнарны хуҗалык әйләнешенә күбрәк җәлеп итү буенча даими эш алып барабыз, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр бу елның янгын хәвефе янаган чорда төбәк өчен катлаулы булуына басым ясады. Янгыннарның мәйданы 2020 ел дәрәҗәсеннән 3,5 тапкыр артып киткән һәм 14 мең гектар тәшкил иткән. Әмма, һава шартлары һәм янгын куркынычы катлаулы булуга карамастан, урман янгыннарының торак пунктларга һәм республика икътисады объектларына күчүенә юл куелмады.Үз чиратында, Иван Советников билгеләп үткәнчә, республика урман янгыннары сезонын лаеклы үткәрде.

- Башкортстан Идел буе федераль округында урман хуҗалыгы юнәлеше буенча лидерларның берсе булып тора. Өстәвенә, бу барлык блокларга да кагыла – урманнарны янгыннардан, корткычлардан саклау да, тергезү дә. Бу - әлбәттә, республика хакимиятенең, Башлык, Хөкүмәт җитәкчелегеннән башлап, урманчыларга кадәр бөтен вертикальнең казанышы, - дип ассызыклады ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: