+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2021, 09:42

“Мечел” эшкә җан өрде!

Башкортстанда металлургия өлкәсендәге җитештерү күрсәткечләре 29,4 процентка артты.

“Мечел” эшкә җан өрде!
“Мечел” эшкә җан өрде!
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров июньдә “Мечел” җәмгыяте (“Белорет металлургия комбинаты” да шушы җәмгыятькә карый) Директорлар советы рәисе Игорь Зюзин белән очрашуда республика белән социаль-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне янә үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Әйтергә кирәк, Башкортстанның социаль-икътисади үсешендә “Башнефть”, Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе, “Газпром нефтехим Салават” һәм металлургия тармагы предприятиеләре кебек флагманнарның әһәмияте зур. Соңгы чорда алар нәтиҗәле эшчәнлек үрнәге күрсәтә. Әйтик, “Белорет металлургия комбинаты” җитештерүне заманча оештыру нәтиҗәсендә темпларны елдан-ел арттыра.
Республикада җитештерү индексы быел июльдә узган елның шушы чорына карата 112,2 процент тәшкил иткән.
Статистикадан күренгәнчә, металлургиядә үсеш — үткән елның шул ук чорына карата 129,4 процент, бу елның 7 аенда үсеш темплары индексы 121 процент тәшкил иткән. Җитештерүнең төп күләмен “Белорет металлургия комбинаты” предприятиесе тәэмин итә. Шушы елның гыйнвар-июль айларында биредән кулланучыларга озатылган продукция күләме узган елның шул чорына карата 69 процентка арткан һәм 19 миллиард сумнан артык тәшкил иткән.
Комбинат корыч аркан җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра, бу исә булган куәтләрне модернизацияләргә, җи­тештерүчәнлекне арттырырга һәм әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Проектка өстенлекле статус бирелде һәм ул Сәнәгатьне үстерү буенча федераль фонд ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Республиканың инвестицияләр буенча әлеге проекттагы өлеше 1,5 миллиард сум булса, Фонд 750 миллион сум ташламалы заем биргән. Моннан тыш, өстенлекле инвестпроект статусы предприятиегә табышка һәм милеккә салым ташламалары, шулай ук тышкы инфраструктура объектларын төзү чыгымнарын каплауга исәпләнгән субсидия алу мөмкинлеге бирә.
Инвестпроект кысаларында дүрт стан эшли башлады да инде. Аларда бүгенге көнгә 5 000 тоннадан артык продукция җитештерелгән.
Цехларны модернизацияләү 2023 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Проект буенча барлыгы 12 яңа машина, ярдәмче җиһазлар файдалануга тапшырылачак, әйләнеш цикллары реконструкцияләнәчәк һәм юынтык суларны чистартуның яңа станциясе урнаштырылачак.
“БМК” үз тарихында төрле чорлар кичерде. Катлаулы вакытлар да булды. Киләсе елда комбинат 260 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк (Белорет металлургия комбинаты 1762 елда төзелгән). “Республика җитәкчелеге предприятие язмышы өчен борчылды, һәм без завод җитәкчелегенең, акционерларның җитештерүне үстерү юнәлешендәге хәстәрлекләре өчен рәхмәтлебез. “БМК”да биш меңнән артык кеше эшли, һәм безнең уртак бурыч — заводны тагын да заманчарак итү. Шунысы мөһим: бу проект Белорет экологиясенә кире тәэсирне сизелерлек киметә, — дигән иде биредә булган чакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Мечел” төркеме үз предприятиеләрендә иң яхшы технологияләргә күчү стратегиясен эзлекле рәвештә тормышка ашыра. “БМК”ны модернизацияләү продукция сыйфатын һәм экологик хәвефсезлекне тәэмин итүнең яңа баскычына чыгарга мөмкинлек бирәчәк, — диде предприятие җитәкчесе Олег Коржов. — 2023 ел ахырына без илдәге киң ассортиментлы һәм бик яхшы сыйфатлы заманча метизлы предприятиеләрнең берсе булачакбыз. Монда республика җитәкчелеге һәм шәхсән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның өлеше зур”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: