+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2021, 09:40

Саумысыз! Хушыгыз...

Ямантау — Белорет тауларының иң карты, урындагы халык күптән аның тылсымнарыннан куркып, аңа баш иеп яшәгән.

Бу җәйдә ул авыр болытлардан коршалган бүреген сирәк киде. Кайвакыт усал карашлары белән Торна сазлыгын байкап алыр булды — бу куркыныч һәм шикле тайга эченә аю да сирәк барып чыга, ә пошилар исә бөтенләй урап үтә. Иртә җәйдән тәүге кырауларга кадәр сазлыклар өстендә канэчкеч чебен-черки гаскәрләре өерелә — Ямантауның изге түбәсенә күтәрелергә кыюлык иткәннәрнең юлында, үтеп чыккысыз шарлыклар һәм дәү-дәү ташлар белән бергә, алар да зур киртә булып тора. Тау уйсулыкларда һәм ак чыршы, усак, карагай, каеннар үскән үзәннәрдә кешеләрнең ыгы-зыгысын хакимнәрчә гамьсезлек белән күзәтте.
Еллар үткән саен Ямантау үзенең бай һәм күркәм киемен югалта барды. Түбәндәге кешеләр аңа хөрмәтен бетереп, торган саен оятсызрак һәм комсызракка әйләнде. Урманчы балтасыннан ялангачланган Ямантау чалт аяз төннәрдә өшүен тойды, тәнен меңәрләгән кешенең чокып керүен күреп торды. Машиналарда җилдереп үткән кешеләр аны белми дә, күрми дә кебек. Дан әнә шулай кешеләрне генә түгел, мәңге калкып торган тауларны да урап үтә. Истәлек кала. Тану шатлыгы, дуслык куанычы, югалту хәсрәте кала...

Ул вакытта әллә җәй азагы иде, әллә басулар буйлап сары күлмәкле яшь көз йөри иде. Авырлы хатыннан да гүзәлрәк берни дә юк. Шуның кебек, табигать тә, язгы һәм җәйге чорда җылы белән дымга туенып, дөньяга ашлык, алма, гөмбәләр бүләк иткән мәл. Елның җимешле һәм соклангыч мизгеле: ыгы-зыгылы җәй кәефе дә үтеп бетмәгән, әмма инде бөтен нәрсә тук һәм тыныч чор җитүен белгертә.
Утыз еллап мин шушы тауларны күрәм, урман буйлап гизәм, ерак урман авылларында туңам, күз ачкысыз бураннарда тыным буыла. Мин әле дә көр тавышлы завод гудокларыннан кинәт дертләп, дулкынланып китәм. Шәһәр халкының яшәешен һәм үлемен билгеләүче шундый гудок, мөгаен, Белоретта гына калгандыр. Русиянең күп кенә һәм дөньяның кайбер шәһәрләрендә булырга туры килде, әмма Белореттагы кебек гудок тавышын бер җирдә дә ишетмәдем. Ул — шәһәрнең символы, белоретлыларның яшәү образы, рухы сыман. Гудок тынып калса (Ходай кушмасын), барысы да тиешенчә булмас, үзгәрер төсле.
Зур шәһәрләрдә тормыш акылга сыймаслык. Туктаусыз ыгы-зыгы, мәшәкатьләр яшәүнең ясалма һәм чын кыйммәтләре турында уйланулардан читләштерә. Анда вак-төяк мәшәкать, күп сөйләү, сәрмәп алырга торган куллар һәм бәйрәмчә кәеф өстенлек итә. Андый тормыш тирән һәм тыныч уй-фикерләр өчен шартлар тудыра алмый шул. Кечкенә шәһәрләрдәге кешеләр күпкә төплерәк, ашыкмый гына бик күпне эшләргә сәләтле. Бөредә, Бәләбәйдә, Дәүләкәндә, Баймакта булган саен мин моңа тагын да ныграк инанам.
Бер елганы ике тапкыр кичеп булмый, диләр. Һәр мизгел саен ике яр арасыннан инде бүтән су ага. Ярлар рәвеше дә, беренче карашка сизелмәсә дә, үзгәреп тора. Тирә-якта башка һава, яр буйларында да инде башка, элеккедән зуррак агачлар үсә. Белоретка килгән саен миңа элекке, йөрәгемә шундый якын шәһәргә кайткан кебек тоела икән, димәк, һәрвакыт ялгышам. Элек мин цехларына куркып та, таң калып та кергән металлургия комбинатының сын-кыяфәтендә ниндидер яңарышлар барлыкка килә. Торбалардан чыккан төтен дә элеккечә түгел кебек. Ул сыеграк һәм сүлпәнрәк. Баксаң, барысы да гади генә: кауперлар эченә сөрем тазарткычлар куйганнар. Романтика кимеде-кимүен, аның каравы, һава чистаракка әйләнгән. Мәһабәт завод торбалары белән, тәмуг уртасындагы корыч коючылар, прокатчылар эше белән, бәләкәч паровозлар кычкыртуы белән горурланып өйрәнгән романтикларга хәзер, нишләптер, күңелсез. Металлургия сәнәгатендә генә күзәтелми бу хәл.
Миңа комбинат — Белоретта бу предприятиене шулай дип кенә йөртәләр — һәрвакыт төшенеп бетә алмаслык бер дөнья, тоташ бер серле планета булып тоела торган иде. Әгәр дә журналист Нәсыйбулла Гомәров (соңрак милиционер һөнәрен сайлады) белән Мәһәди Галимшин булмаса, мин, мөгаен, мартен мичләре белән прокат станнарына якын барырга базнат итмәс идем. Иркендә һәм саф һавада үскән авыл кешесенә бу җиңелдән түгел. Калын киез башлык кигән, маңгаена яшел күзлекләрен мендереп куйган, бик озын саплы проба калакларын кулдан төшермәгән һәм ап-ак тәмуг уты тулы мичтә нидер буташтырган горновойлар һәм корыч коючылар — фотохәбәрчеләр белән киночылар аларны шулай итеп күрсәтергә ярата торган иде — миңа җир кешеләре түгел, ә башка төр җан ияләре булып тоелыр иде.
Шулай да металлургларга карата хис-тойгылар җәһәтеннән мин берүзем генә түгелмендер, дип уйлыйм. Демидовлар һәм Твердышевлар тарафыннан чуен кою, корыч эретү завод-мичләре тыңкычлап тутырылган Урал шәһәрчекләрендә заводныкыларны олылау бик-бик югары. Мөгаен, мондый хәл-күренеш торакларның шушы заводлар тирәли урнашуыннан һәм аларда яшәгән халыкның көнкүреше тимер ясау белән бәйләнгәнлектән киләдер. Металлургияле Урал, әлбәттә, Магнитогорск, Түбән Тагил, Чиләбе комбинатлары белән данлыклы. СССРның, ә азак Русиянең куәте шушы гигантларның язмышына бәйләнгән иде һәм әле дә бәйле.
Магнитка һәм Тагилдан тыш, азрак билгеле булган Белорет һәм Златоуст заводлары һәрвакыт эшләп килде — алар Урал тимер осталарының романтик рухын тулырак та чагылдыра. Урал металлургларының дөньяга таралган даны шулардагы тар, ысланып беткән цехларда һәм аз белемле, әмма җитез акыллы осталарның башларында яралмаганмыни?! Белорет якларында әле дә тимер һәм агач кәсебе белән яшиләр, дип раслый алам сезгә. Аз-маз билгеле һәр авыл яисә поселокта тимер җитештерү осталары эшчәнлегенең эзләрен табарга мөмкин: яндырылган кызыл кирпечтән төзелгән җитештерү корпуслары, мич калдыклары, завод буалары. Инҗәр һәм Югары Әүҗән, Тукан һәм Җегәзе, Кага һәм Үзән, Тирлән һәм Лапышты — бу урыннарда руда чыгарганнар, зур булмаган мичләр корып, чуен кайнатканнар, корыч эретү өчен күмер хәзерләгәннәр, тар тимер юллар салганнар... Миндә, Белорет районында завод рухы крестьян хезмәтенә омтылыштан һаман да өстенрәк, дигән тойгы калды. Ә бит зур авылларда, аеруча урыслар яшәгән урыннарда, халык тулысынча үз хуҗалыгы белән көн иткән.
Белоретта юлым чиксез уңды минем. Күрәсең, кешене язмыш йөртүе дөрестер. Аптырап, кайсы темага ничек тотынырга белмичә урамда йөргәндә яңа танышларымнан кемдер берсе мине Василий Косоротов урамындагы иске, җиргә сеңә башлаган бер йортка алып килде. Биредә крайны өйрәнүче һәм язучы Роман Алферов яши икән... Соңыннан беленүенчә, Белоретта ул — легендар шәхес, чөнки бөтен озын гомере буена армый-талмый бу якның елъязмасын алып барган. Чиксез колоритлы, чиксез киң карашлы кеше иде Роман Андреевич, дип тә өстисе килә. Ул мине, җиде ят кешене, читкә типмәде, тимер һәм урман эшләрен белмәвемнән бер тапкыр да шаяртып та көлмәде. Роман Андреевич һәрьяклап төпле белемле һәм революциягә кадәр тәрбияләнгән зыялы кеше үрнәге иде. Бу караңгы һәм кырыс тауларны, провинциаль көнкүрешле һәм гореф-гадәтле бу шәһәрчекне, тәү карашка тупасрак күренгән бу кешеләрне әле дә үсмерләрчә яратуым белән, уйлавымча, карт язучы Алферовка бурычлымын. Мин аның борын заманда чыккан китапларын укыдым, легендага тартым тарихларын тыңладым, туган республикамны моңача күренмәгән яктан ачтым. Белорет ягы күз алдыма соклангыч, борынгы, капма-каршылыклы, кайгы-хәсрәт, каһарманлык һәм авыр хезмәт тулы язмышлы булып килеп басты.
Белоретны беразга гына калдырып торып, мифик Мәсем тавы итәкләренә күчмәкчемен.
Ул чаң-тузанлы көздә Бөрҗәндә бу яклар өчен бай уңыш җыялар иде. Мондагы колхозлар ул заманда, алтмышынчы еллар азагында, игенне зур булмаган урман акланнарында, агач үсмәгән уйсулыкларда чәчте. Еллар үткәч, сирәк урманнарны кисеп-актарып, алар сөренте җирләрен байтакка киңәйтте. Әйткәндәй, мондагы җир бигүк борчылмаган, чөнки аңа сабан тиюенә дә чагыштырмача яңа гына. Һәрхәлдә, тау-тау ашлык бирмәгәндә дә ару гына фураж азыгы үстерерлек. Бу җәһәттән Бөрҗән җирләренең сөтчелекне һәм терлекчелекне үстерү өчен мөмкинлекләре әлегәчә тулысынча файдаланылмый.
Болар барысы да — сүз уңаенда. Минем ул чакта да юлым уңды. Шул чорда Бөрҗәндә төпкел яклар өчен сизелерлек үзгәртеп корулар бара иде. Кечкенә колхозлардан, урындагы дәрәҗәдән караганда, үтә зур совхоз корыла. Төпкел авыллардагы халыкның талгын гына тормышында булган бу кискен борылышлар арытаба үзләрен акладымы икән — миңа нәтиҗә ясавы авыр. Соңрак бу гигант совхоз базасында берничә кечкенә хәлле хуҗалык оештырылды. Әмма бүген сүз шул чактагы Бөрҗән авылларын үзгәртеп кору нәтиҗәләре хакында түгел. Тын суда һәр яңа, саф агым әһәмиятле. Мине, ул вакытта таң калган яшь журналистны, туып килгән совхозның яшь җитәкчелегендәге ниндидер фанатикларча дәртлелек шулай ук биләп алды. Исмәгыйль Габитов — директор. Риф Баязитов — партком секретаре, Рәҗәп Назаров — баш агроном, Хәбир Сагынбаев — баш инженер һәм тагын берничә кеше — барысына сигез урынлык бер “УАЗ”икка канәгать булып, салон уртасына кыска диван куеп — гүләтеп эшләп йөриләр. Мин бу егетләр белән бик тиз аралашып киттем, соңрак — дуслаштым. Кискен, таләпчән Габитов; көньяк кешесенә охшап, каракучкыл матур егет, әмма бик салкын канлы Баязитов... Риф Ишдәүләт улы җиргә аз баш имәде анда, аз тир түкмәде — Бөрҗәндә дә, Архангель районында да. Ул — атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Назаров, Бөрҗәннән булса да, көтелмәгәнчә ут җирән чәчле егет, ипле, шаулап бармас... Әле телгә алынган бик азларны һәм исемнәре онытылмаячак бик күпләрне уйлап йөрим дә бүгенге көндә үземә матур ачыш ясыйм: башка яклар белән чагыштырганда, Бөрҗән егетләре һәм кызларында белемгә омтылыш һәрвакыт көчлерәк булган, күрәсең. Бөрҗән феномены бик тә аңлаешлы: кырыс тормыш шартлары ихтыярлы, көчле, ныклы кешеләр барлыкка килүенә булышлык итә. Минем Бөрҗәнне кабул итмешем әнә шул ерак, романтика тулы елларда калган. Бөрҗәнлеләрнең бүгенге тормыш-көнкүрешенә ихлас куанып, үземнең хәвефләремне дә яшереп кала алмыйм: акылдан яздырырлык ритмнар, цивилизация рәхәтлекләре дип аталган нәрсәләр тау һәм урман балаларының гасырлар буена тупланган үзенчәлекле менталитетына кире тәэсир ясамаса ярар иде. Ә бит аларның җирен, бераз кабарту булса да, “башкорт милләтенең бишеге” дип атыйлар.
Фикерләремнең бер өлешен йомгаклап, Башкорт дәүләт тыюлыгының күпьеллык директоры Ирек Шәрәфетдинов турында берничә сүз әйтергә телим. Бу буйчан һәм кара кашлы егетне студент елларыннан ук беләм. Ул биофакта укыды, тәмамлагач, туган ягына кайтып китте. Инде ничәмә дистә еллар буе Ирек Йосып улы тыюлык эшчәнлегенә — безнең көннәрдә файдасыз саналган һәм, асылда, үзе кебекләрнең фидакарьлеге аркасында көн иткән өлкәгә җитәкчелек итә. Акчасыз, техникасыз, искереп беткән корылмалар белән генә, аннан-моннан эләккәнгә көн күреп, әлбәттә, оптимист булу җиңел түгел. Әмма Шәрәфетдинов оптимист көе кала. Ике ел элек Ирек белән Бөрҗәннең әкияттәгечә гүзәл урынында — легендар Инчебикә таш янында очрашкан идек. Очрашуыбызга мин ихлас куандым, ә ул нигәдер уңайсызланып китте — беркайчан да кыюсыз булмый торган иде. Сөйләшәбез. Һәрвакыттагыча, аның башы планнар һәм хыяллар белән тулы. Күрәсең, романтик шартларда даими яшәү сиздерәдер. Башка берәр прагматиграк кеше, күптән башкалага күчеп, яшь чагында туплаган багажы исәбенә “ду” китереп яшәп ятар иде. Шәрәфетдинов исә, үзенең карашынча, шәһәр паркетларыннан күпкә кыйммәтлерәк булган үз мәнфәгатьләренә тугры.
Рәис Җиһаншин белән дә шул ук хәл — аның белән дуслыгымны югары бәяләдем һәм горурландым. Без танышканда Рәис Инҗәр леспромхозында секретарьлык итә иде. Мин, әлбәттә, анда үземнең журналист хәстәрлекләре белән барып чыккан идем. Сүз юк, кешеләр белән җиңел генә аралашып китә алмыйм. Күрәсең, Рәис Әсәт улы мине карап-сынап йөргән. Ничек кенә әйткәндә дә, аның керпе холкына һәм үзенчә генә сөйләшүенә өйрәнеп китү рәхәт булмады. Зәңгәр күзле, ак йөзле, таза гәүдәле ир-егет телгә бик ачы иде. “Егетләр, сүз боткасы пешермик, эшләргә кирәк!” — Рәис, гадәттә, сөйләшүне шулай тәмамлый, һәм барысы да арытаба сүз куертып булмаячагына төшенә. Бездән бик олы да түгел, ә кәефле чагында журналистларның иң ныкышларын “архарлар” дип атый. Архарның бик сөйкемле, кыю хайван икәнен һәм биек тауларда яшәгәнен белгәнлектән, без үпкәләми идек.
Җиһаншинга үпкәләү мөмкин түгел иде. Ул нык ярсып китә, ачуланганда әллә нинди сүзләр белән сүгә, чөнки намуссыз һәм ялкау кешеләрне яратмады, әмма беркайчан да вак кеше булмады. Озак еллар дуслашу һәм Белорет урманнарын аркылы-буйга гизеп йөрү чорында без Рәис белән нинди генә мәрәкәләргә, авыр хәлләргә очрамадык — тоташ бер китап булыр иде алар.
Көндәлек тормышта мәгънәсе соңыннан гына аңлашыла торган хәл-вакыйгалар туп-тулы ул. Еллар үткәч, теге яки бу мәл, кайчандыр ишеткән сүз, истә калган күз карашы инде бөтенләй башкача кабул ителә. Тик ышанучан һәм ачык күңелле кеше буларак, мин сүзләр һәм эш-кылыкларның күчмә мәгънәсенә төшенеп бетмим. Чөнки мин үскән авылда бәрәңгене беркайчан да “җир алмасы” дип атамыйлар, ә әтәч булып кычкырган тавык шунда ук казанга барып төшә. Табигать бернәрсәдә дә, хәтта вак-төяктә дә ялганлауны кабул итми.
Бергәләп күпне күргән-кичергән дусларны сагынып, үзең дә сизмәстән, аларны бераз әүлияләштерә башлыйсың. Кешеләрнең кайчандыр сиңа ошамаган кимчелекләре җуела, еллар томаны артында торып кала. Әмма шундый кешеләр була — аларның образы дистәләрчә еллардан соң да, сәяси мохит алмашынганнан соң да тоныкланмый. Мин үземнең изгелекле остазым, ул чакта металлургия комбинаты парткомы секретареның идеология буенча урынбасары Мәһәди Галимшинны күз уңында тотам.
Мәһәди Бәдамша улына педагог булырга кирәк иде, ә ул инженер-металлург һөнәрен сайлаган. Нишләп бу һөнәрне сайлаганын сорашырга һич тә форсат тимәде. Уйлавымча, утлы һөнәр кешеләренә булган гомум хөрмәт рухы гына түгел, аларга табыну да роль уйнагандыр монда. Алар үз эшләренең бөеклеген анык аңлый, моның белән горурлана һәм, миңа тоелуынча, үз араларына читләрне теләр-теләмәс кенә кертәләр иде.
Галимшинны мин мәһабәт һәм катлаулы металлургия комбинаты буйлап йөрткән тәүге һәм төп җитәкләүче кешем дип исәплим. Илдәге бик сирәк металлургия производствосы — руда табудан башлап, йөзләрчә атамадагы соңгы продукциягә чаклы бик олы, кабатланмас цехлар һәм тармаклар комплексы. Күпләренең җитештерү юнәлешләре һәм үзенчәлекләре хакында укучы башына да китерми.
Мәһәди Бәдамша улы ярдәмендә мин могҗиза осталарының шундый да мавыктыргыч һәм кызыклы дөньясына керә башладым, хәтта бер вакытка башка темаларны онытып тордым. Металлург һөнәрендә очучыдан да, бала табучыдан да, игенчедән дә ниндидер бер нәрсә бар. Күрәсең, бу аның эшендә каһарманлык булуыннан киләдер. Шулай ук һәрвакыт хәвеф-куркыныч булуыннандыр. Ә Галимшин кыяфәте белән мәшәкатьләрдән иртә картайган, ябыгып карайган авыл укытучысына охшап тора иде. Чынлап та ул — авылныкы, бөтен республикага билгеле Сермән авылыннан. Чак кына соңрак Мәһәди Бәдамша улын мартен цехына начальник итеп куйдылар. Үзе ни эшләгәндер, әмма мин, бу турыда ишеткәч, үземнең киңәшче дустым өчен эчкерсез күңелдән шатландым, чөнки мартенны комбинатның йөрәге, аның рухы һәм романтикасы дип исәпли идем, әле дә шулай исәплим. Белоретлылар өчен, беләм, мартен сүзе — ә ул регенератив утлы мичтә корыч эретү ысулын уйлап тапкан француз металлургы Пьер Мартенның фамилиясеннән килеп чыккан — тормыш һәм икмәккә тиң. Шуңа да минем иң изге хыялларымның берсе — тагын бер тапкыр шушы иске мартенның төтене һәм шау-шуы уртасында калырга, кайнаган мең градуслы металлның ярсып ыргыганын күрергә, иртән койгандагы очкыннар яңгыры астында торырга һәм кою краны машинисты Рәйлә Гәрәеваның чиксез төгәл эшенә янә сокланырга иде! Белоретта ул чын-чыннан легендар хатын булды: куркыныч гарасат — эрегән металл белән эш итәргә курыкмасын әле!
Шагыйрь хаклы: яшьлек — югарыга омтылган дулкын, артында — җил-давыл, алдында — кыя. Вакыт шундый тиз үтә: без җилнең көзге тормыш агачыннан соңгы коры, кыштырдаган яфракларны өзгәләвен сизми дә калганбыз!
Картлыкның кечкенә, бик уңайсыз бухтасына безнең кораблар нык таушалган җилкәннәр астында килеп керә. Безнең озын юлыбызда гаилә һәм хезмәт шатлыклары да, дуслар табу һәм иҗат куанычлары да булды.
Минем беркайчан да табышлар белән югалтуларны үлчәүгә салып караганым юк. Язмыш буенча Ходай Тәгалә биргәннән күбрәк иде мөмкинлегем — моңа иманым камил, әмма гафу итмәслек аз эшләдем. Күрәсең, сәләтләрем дә, характерым да җитеп бетмәгәндер. Табышларыма үземнең сөекле белоретлыларымны: Гарифулла Габит улы Моталлаповны, Александр Дмитриевич Хрусталевны, Газиз Хәмзә улы Ситдыйковны, Евгений Яковлевич Карепановны, Рәис Фәүзи улы Тугушевны, Геннадий Григорьевич Осиповны һәм башка бик күпләрне кертәм. Чын дуслар күп булмый, диләр, ә минем дусларым бик күп, һәм аларның барысы да дистә еллар буена сыналган. Мин бу язмаларымны тагын да суза һәм бу тау кешеләре арасындагы дусларыма теге яки бу яклап бәйле булган әллә никадәр кызыклы һәм кызык булмаган хәл-очракларны сөйли алыр идем. Бүген мин кайбер исемнәрне генә атадым, әмма бу минем башкаларын онытуымны аңлатмый. Язмыш миңа Хөкүмәтебез Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов һәм Башкортстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Чыңгыз Газизов белән озак еллар бергә эшләү бәхетен бүләк итте. Икесе дә — бик мәртәбәле кешеләр. Икесе дә таулар итәгенә генә сыенып яткан Усмангали дигән гади башкорт авылында туып-үскән.
Тәрәзә төбендә тәүге карның ак парашютлары өерелә. “...Җиргә ява ап-ак карлар — бау буйлап шуамы, яшә иде шулай мәңге — тик алай буламы?!” Гарифулла Моталлапов әллә кайчан инде бакый дөньяга күчте. Газиз Ситдыйков белән Александр Хрусталевны йөз ел күргәнем юк. Бу ике яхшы кеше дә урман эше белән бәйле. Тәүгесе — кисте, икенчесе — утыртты.
Белорет районының хакимият башлыгы Евгений Карепанов белән безне күпьеллык чын ирләрчә дуслык җепләре бәйләде.
Белорет районы — аерым категория. Ул зур планета кадәр. Белорет якларының әле ачылмаган мөмкинлекләре хакында галимнәр докладларыннан беләм. Бу мәһабәт җирнең куәте йөрәкләрне җилкендерә, тын алышын ешайта, һәм шуңа да мин якын елларда Белорет ягы Башкортстанның икътисади куәте үзәгенә әйләнергә мөмкин, дигән өмет белән яшим. Аның өчен алшартлар җитәрлек.
Менә миңа да уйларымның очына чыгып, нокта куяр, үземнең таулыларым белән хушлашыр вакыт җитте. Мин аларның берсен дә бер генә минутка да онытмыйм. Тормыш һәммәбезгә дә җиңел бирелми. Без барыбыз да юл ахырында бераз арып, талчыгып киттек.
Йоклагызчы, кешеләрем, ял итегез.
Ял итегез ыгы-зыгы һәм сөюдән...
Кош юлы да бизәлгән бит йолдызлардан,
Чәчәк-гөлдәй балкып тора өегез дә...

Өстәп, ике-өч кенә кәлимә
Мөхтәрәм кардәшләр! Әле сез укып чыккан бу язма байтак еллар әүвәл язылган иде, һәм бер әдәби журнал битләрендә дөнья күргән иде. Искене яңартып утыру яхшы түгелдер инде, ләкин яши-яши, үткәннәргә әйләнеп күз салырга теләүдән дә баш тартып булмый.
Җитмешенче еллар уртасында миңа Белорет, Бөрҗән, Учалы якларында үз хәбәрче булып эшләү бәхете тиде. Әйе, чынлап та, далан инде бу. Күккә ашкан тауларның мәһабәтлеге кешеләрне илһамландырмый, горурлыгы йөрәкләргә күчми калмыйдыр. Шунда яшәүчеләр белән бер күрешү — үзе бер гомер. Ә инде озайлырак хәбәрләшеп, хезмәттәшлек итеп йөрү — язмышыңның изге сәхифәләредер.
Металлурглар, мәгъдәнчеләр, агач эшендәгеләр, ифрат тугры холыклы, туры сүзле халык булса да, татлы-төче телле түгел. Алар арасында кыйшанлап йөри дә алмыйсың. Дуслык, ярдәмчеллек, олыны олылый белү, кечене тиң күрү — таулы-урманлы шушы илдә дөнья яралганнан бирле ныгынган гадәт.
Белоретны, элек-электән урыс кавеме күпчелекне тәшкил иткән кала дигән ышану калган. Бу раслауда ни дәрәҗәдәдер хаклык бар, әмма тулысынча түгел, Белорет — борынгыча Идел башы, күп халыклар вәкилләрен үзенә сыендырган шәһәр. Монда миңа башкортлар адым саен очрап торды. Шул ук вакытта татарларның урыслар арасында югалып калмавы гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Нәрсә дисәң дә, бу төбәк ишле һәм куәтле Катай исемле башкорт ыруының кече ватаны бит әле. Әмма чуен эретүчеләр, корыч кайнатучылар, корыч аркан үрүчеләр, таучылар, агач аударучылар, урман үстерүчеләр арасында оста, егәрле, шәрәфле татар милләтле бик күп абыйлар, апалар эшләде. Аларның исемнәрен тезеп санарга әзермен, ләкин гәзит бите чамалы булуын исәпкә алып, берничә шәхесне хәтердә яңарту белән генә чикләнергә мәҗбүрмен.
Домналарның, мартен мичләренең сүнүенә хәтсез вакыт үтте. Ут-ялкын бөркеп торган куәтләрсез борынгы шәһәр җанын югалткан сыман. Тарихны, бәлки, шәһәр буасы, аңа якын гына сакланып калган архитектура һәйкәлләре — су күтәргеч башня һәм Агыйдел буендагы парк читендәге кызыл кирпечтән төзелгән “управляющий особняклары” һәм ничәмә гасыр хезмәт иткән завод идарәсе бинасы гына хәтерләтәдер. Белоретның күп еллар символы булган завод гудогы да хәзер тавыш бирми. Бу, бәлки, кемнәргәдер шаштыру сыман ишетелер, иллә Белорет металлургия комбинатының ифрат сыйфатлы корычының илгә кирәге нигә бетте икән? Заманында егерме биш мең кеше эшләгән, шәһәрнең төп терәге булган предприятие көндәшлек көрәшендә корбанга китерелдеме? Искергән мичләрне, Магнитогорск, Чиләбе, Түбән Тагил металлургия гигантларына ияреп яңарту хәстәрлеген күргәндә Белорет үзе дә, аның белән бер чылбырда эшләгән Тукан, Тирлән поселоклары да ифрат авыр көрчеккә юлыкмас иде.
Ә мин, хыялый, данлыклы горновой Әбүзәр абзый Нуриевны югалган домна янында әле булса күргән кебекмен. Чишмә районында дөньяга килеп, Белоретта иң абруйлы һөнәрләрнең берсенә ия булган егет зур мичен менә-менә гөжләтеп кабызып җибәрер кебек. Гаҗәеп сылу, елмайса, үзе таратып тутырган сыек металл кебек балкып китәр Рәйлә апа Гәрәева чын тәмугъ өстендә уңлы-суллы йөреп торган кран кабинасыннан төшәр дә, гадәтенчә, кушкуллап күрешер сыман. Бик күп югары орденнар кавалеры, шәрәфле исемнәр иясе таулар иленә Ярмәкәйдән килгән иде.
Ә тимерчыбык сузучы Фатыйх Сөләймановның тамырлары хәзерге Туймазы районына караучы Иске Арсланбәк авылында. Фатыйх абый металлургия комбинатында шул һөнәрен 1942 елда ук башлаган. Социалистик Хезмәт Герое. СССР Югары Советына депутат итеп сайланган кеше. Аның тормышы, эшчәнлеге турында китаплар язарлык, фильмнар төшерерлек. Һәм, вакыты җиткәч, язылыр да, төшерелер дә...
Хәтерләүләр, йөрәкне ярсытып, бер дә юкка гына килеп чыкмый. Алар, гүя, яшьлек елларыбызны бүгенгегә кайтара. Әгәр узган гомер сагындыра икән, димәк, ул заяга үтмәгән.
Р.S. Исемнәре телгә алынган күп кешеләр, табигый, хәзер бу дөньяда юк. Әмма аларны мин исемдә ничек калсалар, шул килеш калдырдым.

Марсель Котлыгалләмов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: