Башкортстанда бүген 121 809 кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә. Аларның саны буенча без Идел буе федераль округында өченче урында торабыз, диде республиканың Малтабарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә.
Билгеле булуынча, ике ел элек Башкортстанда 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнеп, шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли иде. Хәзер субъектлар саны кимүнең сәбәбе шунда: малтабарларның бер өлеше, федераль законнарның үзгәрүенә бәйле рәвештә, үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Бу тиешле салым режимын куллану шартларының гадилеге һәм иминият взносларын түләү зарурлыгыннан арыну белән бәйле. Әйтик, ел башыннан республикада үзмәшгульләр саны ике тапкыр – 58,5 мең кешегә кадәр арткан.
Республика икътисадында урта һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә, ди статистика. Билгеле булуынча, икътисади нәтиҗәлелек, кече бизнесның социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнага керемнең никадәр булуы белән исәпләнә. Башкортстанда малтабарлык субъектларының бюджетка керткән салымы әлегә 5 проценттан артмый. Бу кече һәм урта бизнес предприятиеләренең табышы түбән булу турында сөйли.
Малтабарлыкны тиешле югарылыкка күтәрү проблемасы төбәк үсешенә багышланган һәм өч ел элек барлыкка килгән “Стратегия —2030” дип аталган документта да бәян ителгән иде. Кызганычка каршы, әлегә кадәр бизнесның бу төрен үстерү стратегик план булудан ары китә алмый иде. Ә инде соңгы чорда тармак проблемаларын хәл итү буенча анык эшчәнлек ярыйсы ук матур нәтиҗә бирә, дип әйтергә нигез бар. Агымдагы елның 8 ае дәвамында кече һәм урта бизнес субъектларыннан республиканың берләштерелгән бюджетына салымнар рәвешендә барлыгы 8,4 миллиард сум кергән. Бу, 2020 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 40 процентка диярлек күбрәк.
Әйе, илдәге икътисади хәлне тамырдан уңай якка үзгәртү юнәлешендә эш алып барганда кече бизнес әйдәүче көчләрнең берсе булырга тиеш. Шушы максаттан чыгып, Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы, “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” дигән гомумдәүләт проекты кабул ителде. Шушы документтан күренүенчә, 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла.
Ләкин шунысын ассызыклау мөһим: киләчәккә планнар зур булса да, властьның бизнесны үстерүгә бүленә торган акчасы елдан-ел кими бара.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум бүленәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Әмма проектны гамәлгә ашыру срокларының кичектерелү ихтималлыгын исәпкә алсак, бу акчаларның якын араларда һәм шушы күләмдә биреләчәге шик тудыра. Быел, әйтик, малтабарлыкны үстерүгә дәүләт ярдәменең гомум суммасы 1 миллиард сум тәшкил итте. Бу акчалар кече һәм урта бизнесның ташламалы финанслаудан файдалануын киңәйтүгә, малтабарларга ярдәм инфраструктурасын үстерүгә, төрле акселерация һәм укыту чаралары үткәрүгә юнәлтелде.
Кыскасы, малтабарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проектында билгеләнгәнчә, төбәкләр икътисадын үстерү юнәлешендә кече бизнес аеруча мөһим тармак исәпләнә. Аның нәтиҗәлелеген үстерү өчен, административ киртәләрне алып ташлау белән беррәттән, кече бизнеска анык ярдәм итү механизмнарын камилләштерәсе бар.
Башкортстаннан Русия Дәүләт думасы депутаты, шушы гомумдәүләт проекты буенча эшче төркем кураторы Рифат Шәйхетдинов фикеренчә, Башкортстанда өстенлекле кредитлар һәм субсидияләр бүлү, административ басымны киметү, малтабарлык эшчәнлеген популярлаштыру бизнес үсешенең катализаторы була ала. Мөһим карарлар дөрес итеп тормышка ашырылган очракта, бу тармактагы уңай нәтиҗәләр 2-3 елдан ук күренәчәк, — ди Рифат Габделхак улы.
“Без икътисадның үсүен телибез, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров малтабарлар белән очрашу вакытында. – Президент безнең алга куйган анык бурычлар бар. Малтабарлар үсешнең драйверы булырга тиеш”.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.