X Петербург халыкара газ форумы кысаларында Кырмыскалы районында автомобильләрне газ белән заправкалау станциясен файдалануга тапшыру тантанасы узды. Аның эшенә стартны видеоконференция режимында “Газпром” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Виктор Зубков һәм “Газпром газ мотор ягулыгы” җәмгыятенең генеральный директоры Тимур Соин бирделәр. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Ул агымдагы елның гыйнварында төзелә башлады. Объектның куәте – елына 7,9 миллион кубик метр. Станциядә табигый газда (метанда) эшләүче автотранспортны хезмәтләндерү өчен 6 пост урнаштырылган.
Шулай ук X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Газпром газ мотор ягулыгы” җәмгыятенең генеральный директоры Тимур Соин белән очрашты. Яклар табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллану күләмнәрен арттыру, республикада мондый төрдәге заправкалар челтәрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында газ мотор ягулыгы базарын үстерү буенча 10нчы урынны били. Республикада автомобильләргә газ тутыручы 28 компрессор станциясе эшли. Бу күрсәткеч буенча төбәк илдә өченче урында тора.
Форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Газпром СПГ технологияләр” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе бе-лән очрашты. Яклар төбәк территориясендә автомобильләрне заправкалау станцияләре челтәрен үстерү турында фикер алышты.
2019 елның сентябрендә республика Хөкүмәте һәм “Газпром СПГ технологияләр” җитештерү һәм куллану базарын үстерү турында килешү төзегән иде. Ул, аерым алганда, Стәрлетамак районында табигый газны сыекландыру буенча комплекс төзүне күздә тота.
– Газны сыекландыру комплексын төзү расланган график нигезендә бара, яңа комплекс өчен җиһазларның бер өлешен әзерләдек, – диде Алексей Кахидзе. – Без, шулай ук, Башкортстанда алты криоген заправка станциясе төзүне планлаштырабыз.
Радий Хәбиров белдерүенчә, төбәктә газ мотор ягулыгында эшләүче техника паркын киңәйтәләр. Сүз республика һәм муниципаль предприятиеләр, шулай ук шәхси компанияләр турында бара, алар өчен мондый төр ягулыкны куллану бензин һәм дизельгә караганда отышлырак.
Чара мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов республика стенды белән танышты.
Сөйләшү барышында Радий Хәбиров Татарстан делегациясен икътисади һәм гуманитар элемтәләрне арытаба ныгыту юллары турында фикер алышу өчен Башкортстанга чакырды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты.
Төбәкләр җитәкчеләре юл инфраструктурасын төзү, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне үстерү, Башкортстан белән Пермь крае арасында мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге уртак планнар турында фикер алыштылар. Шулай ук яклар республика делегациясенең быел Пермьгә сәфәре турында килеште.
X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, “Газпром” җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм “Ростех” дәүләт корпорациясенең генеральный директоры урынбасары Дмитрий Леликов ниятләр турында килешүгә кул куйдылар. Документка ярашлы, Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе (“Ростех”ка карый) Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә республикада “Газпром” мәнфәгатьләрендә индустриаль двигательләрне җыю һәм сынау өчен комплекс төзиячәк.
– Республиканың ике стратегик партнёры – “Газпром” җәмгыяте һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе белән килешү төзү Башкортстанда газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җитештерү буенча уникаль проектка старт бирде. Аны эшләтеп җибәрү 2024 елда төбәктә яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Үз ягыбыздан инвестиция проектына кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез.
Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хә-биров, шулай ук, “Газпром” җәмгыяте һәм “ОДК-УМПО” җәмгыяте белгечләрен берлектә укыту программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча юл картасына кул кую тантанасында катнашты. Документны эшләү тәкъдиме белән “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте, Уфа мотор төзүчеләре чыкты. Әзерлекне, аерым алганда, “ОДК-УМПО” җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгында һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының “Газ сәнәгатендә санлы технологияләр” кафедрасы нигезендә алып барачаклар.
Республика җитәкчесе катнашлыгында документка “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов, “ОДК Инжиниринг” генеральный директорының беренче урынбасары Таһир Нигъмәтуллин, “ОДК-УМПО” җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко, УДНТУ ректоры Олег Баулин, шулай ук “Газпром трансгаз Томск” җәмгыятенең генеральный директоры Владислав Бородин, Томск гомум-дәүләт тикшеренү университеты директоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Седнев кул куйдылар.
Чара кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Газпром межрегионгаз” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Густов белән очрашты. Яклар газ үткәрү планнары һәм республикада социаль нигездә газ кертү программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.
Мәгълүм булуынча, узган елның ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Газпром” җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер 2021-25 елларга республикада газ тәэминатын һәм газ кертүне үстерү программасына кул куйган иде. Әлеге документка ярашлы, газ 172 торак пунктка беренче тапкыр киләчәк, бу 26 меңнән артык йортны һәм 280 казанлыкны җылылык белән тәэмин итүгә, шул исәптән социаль объектларга да, газ кертергә мөмкинлек бирәчәк. Гомум инвестицияләр күләме 13,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу үткән бишьеллыкка караганда 6 тапкыр күбрәк.
Башкортстанда газ кертү программасы 2,6 мең торак пунктка кагылачак. Челтәрләрне 176 744 йорт биләмә-сенә китерәчәкләр, шулардан 61 673 йортка, тиешле гаризалар булса, ел ахырына кадәр газ киләчәк, калганнарына – 2022 елда. Бу төбәктә газ кертү дәрәҗәсен 10 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, әлегә ул 83,6 процент тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, газ форумы, Петербург халыкара икътисади форумы, Сочи инвестфорумы белән беррәттән, республика мотлак рәвештә катнашкан эре мәйданчыклар исәбенә керә.
– Бу – республика куәтен тәкъдим итү, ассызыклыйм, бу – уникаль мөмкинлек. Җитди мәсьәләләр хәл ителә, җитди компанияләр һәм оешмалар очраша торган форумнарда без, һичшиксез, катнашачакбыз, – диде форум нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап биреп, Радий Хәбиров.