Барлык яңалыклар
Икътисад
14 октябрь , 12:47

Торак төзелеше – тотрыклылык билгесе

Бу җәһәттән агымдагы елның сигез аенда күрсәткечләр узган елның шул чорына карата 22 процентка арткан.

Торак төзелеше – тотрыклылык билгесе
“Төзелеш буенча планнарыбыз бик зур.
Без аларны мотлак үтәячәкбез!”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның
Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан.

Билгеле булуынча, төзелеш финанс базарындагы хәлләргә карата иң сизгер тармак. Икътисадта ниндидер өзеклек була икән, тәү чиратта, ул төзелештә чагылыш таба. Әлеге коронавирус пандемиясе, икътисади кризис чорында да тармакта өзеклекләр барлыкка килде. Әмма алар Башкортстанның төзелеш тармагында гомум саннарның кимүенә китерде дияргә нигез юк. Киресенчә, Башстат мәгълүматларына караганда, Башкортстанда сигез ай дәвамында файдалануга тапшырылган торакның гомум мәйданы 1,77 миллион квадрат метрдан артып киткән. 2020 елның гыйнвар-август айлары күрсәткечләре белән чагыштырганда, аның күләме 22 процентка арткан. Һәр мең кешегә бүлеп исәпләгәндә 441 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Бүгенге көндә, торак төзүнең бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда торак төзелешенә 200дән артык (сүз күпфатирлы йортлар салу турында бара) рөхсәт бирелгән. Төзүчеләр тарафыннан гомум мәйданы 3,4 миллион квадрат метр булган 280 йорт төзелә.
Торак төзелеше структурасында халыкның үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзегән торак (шәхси йортлар) өлеше 67 процент тәшкил иткән. Алар тарафыннан гомум мәйданы 1,19 миллион квадрат метр булган 10,5 мең шәхси торак йорт төзелгән – узган ел белән чагыштырганда, 20,2 процентка күбрәк.
Төзүче-юридик берәмлекләр тарафыннан 2021 елның гыйнвар-август айларында 585,6 мең квадрат метр торак (+25,8%) файдалануга тапшырылган.
Шәхси секторның зур өлеше авыл җиренә туры килә: гыйнвар-август айларында 805,4 мең квадрат метр торак (+9,3%) сафка кертелгән. Шәһәрләрдә – барлыгы 971,1 мең квадрат метр (+34,9%).
Башстат мәгълүматларыннан күренүенчә, Русия субъект­лары арасында Башкортстан торак төзелеше буенча 7нче урында, ә Идел буе федераль округында – 2нче.
Республика Хөкүмәте төзелешне даими игътибар үзәгендә тота. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, төзелеш – икътисадны җанландыра торган, үсешкә этәргеч бирә торган тармак. Белгечләр әйтүенчә, торгынлыкка дучар булган икътисадны куәтле төзелешләр ярдәмендә (юллар-күперләр, тиз йөрешле магистраль­ләр салу һ.б.) җанландырып була. Моны, мәсәлән, алга киткән илләр тәҗрибәсе исбатлый.
2020 елдан республикада төзелешкә һәм торакны файдалануга тапшыруга рөхсәт, бу процедураларны гадиләштерү максатында, электрон форматта бирелә. Бу шулай ук торак салынасы җир участогының шәһәр төзелеше планына да кагыла.
Башкортстан өчен максат итеп куелган 2,4 миллион квадрат метр торакны төзү бүгенге шартларда ярыйсы сан, әлбәттә. Әмма, яңа торакка ихтыяҗны һәм торак базарындагы кискенлекне киметү өчен, экспертлар фикеренчә, республикада ел саен һәр кеше исәбенә ким дигәндә 1 квадрат метр (барлыгы 4 миллион) төзергә кирәк. “Агымдагы елда без файдалануга тапшырыла торган торак күләмен 2020 ел күләмнәреннән дә ким булмаган дәрәҗәгә – 2,4 миллион квадрат метрга җиткерәчәкбез дип ышанам”, – дип хәбәр итте Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.
Бу бурычны хәл итүгә “Гаилә ипотекасы” программасын озайту ярдәм итәчәк, дип исәпли ул. Бу программа буенча торак сатып алуга яки шәхси йорт төзүгә 6 процентлы ставка буенча кредитларны 2023 ел ахырына кадәр алырга мөмкин.
2021 елның 1 июленнән Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча программа шартлары киңәйтелде: хәзер ташламалы кредитны балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (бер балалы) гаиләләр дә алу хокукына ия. Беренчел взнос торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Кредитның максималь суммасы аңа дәгъва итүченең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле. Башкортстанда ул 6 миллион сум. Ташламалы һәм базар ипотекасы ставкалары арасындагы аерманы банкларга дәүләт каплый.
Бу уңайдан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, торак бәяләре һәрвакыт кешеләрнең түләү сәләтенә бәйле. Ташламалы ипотека тәүге чорда күпләргә торак шартларын яхшырту мөм­­кинлеген бирсә дә, төзүчеләр, табыш артыннан куып, торак бәяләрен арттыра башлады. Димәк, бу мәсьәлә дә дәүләтнең җитди контролендә булырга тиеш.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Ример Насретдинов