+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 октябрь 2021, 09:58

“Башкортстанда күргәннәр – дөнья дәрәҗәсе!”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эре сәнәгать кластерларын үстерү юнәлешендәге эшчәнлеккә шундый югары бәя бирде.

“Башкортстанда күргәннәр – дөнья дәрәҗәсе!”
“Башкортстанда күргәннәр – дөнья дәрәҗәсе!”

12 октябрьдә Башкортстанга эш сәфәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Сәфәр кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков “Ростех” яңа җитештерү-уку үзәгендә булды. Ул берничә ай элек “УМПО” базасында ачылды.

14,5 мең квадрат метр мәйданда җитештерү участоклары, уку сыйныфлары һәм лабораторияләр урнашкан. Аларда 200 берәмлектән артык заманча җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән 150 эре габаритлы станок.
Кунаклар яңа үзәкне карады һәм белем бирү үзенчәлекләре белән танышты.
“ОДК-УМПО” җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко белдерүенчә, биредә уку вакытының 30 проценты теориягә, 70 проценты практикага бирелә. Яңа җиһазлар яшь белгечләр өчен укыту программаларында да, җитештерү процессында да кулланыла.
– Һөнәри әзерлек программалары Европаның алдынгы тәҗрибәсенә таянып эшләнде. Без республикада эшләүче “Ростех” дәүләт корпорациясе заводлары һәм ОДК предприятиеләре өчен елына 2000гә якын квалификацияле белгеч әзерләргә планлаштырабыз, – диде Евгений Семивеличенко.
1 сентябрьдә җитештерү-укыту үзәгендә берьюлы берничә юнәлеш буенча укучылар – 331 кеше шөгыльләнә башлады. Алар, нигездә, Уфа машина төзелеше колледжы һәм Уфа авиация техникумы студентлары.
– Без соңгы елларда техникумнар һәм һөнәри техник училищелар нигезендә ресурс үзәкләре булдыруга да зур игътибар бирәбез. Уфадагы үзәк зур сәнәгать берләшмәсендә оештырылган. Без дөнья буйлап күп йөрибез, башкалар тәҗрибәсен өйрәнәбез. Уфада дөнья дәрәҗәсендәге үзәк булдырылган дип әйтә алам, нәкъ менә шулай эшләргә кирәк. Иң мөһиме, бу предприятиедә кадрларга кытлык һәм моңа бәйле проблемалар беркайчан да булмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Арытаба Радий Хәбиров, Рөстәм Миңнеханов, Анатолий Сердюков һәм “Русия вертолетлары” холдингының генеральный директоры Андрей Богинский Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булдылар. Монда холдингның Директорлар советының Русия һәм халыкара базарларда җитештерүне үстерүгә һәм продукцияне алга этәрүгә багышланган утырышы узды.
Утырыш алдыннан кунаклар предприятие цехларында булды һәм биредә җитештерелүче авиация техникасы үрнәкләре белән танышты. Агымдагы елда авиазаводта 7 яңа машина җитештерергә һәм төрле ведомство заказлары буенча тагын 15 вертолетны яңадан җиһазландырырга планлаштыралар.
Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең иң перспективалы проектларының берсе – “Ка-32” вертолетын модернизацияләү. Бу машиналар паркы Русия, Көньяк Корея, Төркия, Кытай, шулай ук, Европа дәүләтләренең төрле хезмәтләре һәм оешмалары карамагында.
“Русия вертолетлары” холдингының Директорлар советы утырышында аңа кергән предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән авиация техникасы модельләрен киңәйтү, матди базаны модернизацияләү, продукциягә заказлар формалаштыру мәсьәләләре каралды.
– Күмертау предприятиесенең нәтиҗәле үсешен билгеләп үтәсем килә. Республика җитәкчелеге белән бергә без аның йөкләнеш мөмкинлекләрен берничә тапкыр карадык. Бүген аның финанс хәле тотрыклы һәм зур күләмдә заказлары бар. Алар арасында – 2022 елдан башлап Күмертауда җитештерелә башлаячак пилотсыз техника, – диде Анатолий Сердюков.
Башкортстан Башлыгы Күмертау авиазаводын арытаба үстерү һәм аның продукциясенә тотрыклы ихтыяҗ булдыру ниятен раслады.
– “Ростех” ярдәме белән предприятие бүген яхшы йөкләнештә эшли. Әмма без аның эш перспективаларын төгәл аңларга тиеш. Шуңа күрә без алдагы адымнарны бергәләп уйлап ясыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу – “Ка-32” вертолетын модернизацияләү, пилотсыз авиацияне үстерү һәм техник резина җитештерүне “Ростех” предприятиеләре ихтыяҗлары өчен генә түгел, ә мондый төрдәге эшләнмәләр кирәк булган барлык компанияләр өчен дә булдыру.
Шунда ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Ике республика җитәкчеләре төбәкләрнең икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.
– Башкортстанга һәм Татарстанга предприятиеләрнең интеграциясен арытаба да ныгытырга һәм үстерергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә якын арада без сезгә бизнес-миссия җибәрергә ниятлибез. Әгәр дә без дәүләт дәрәҗәсендә мондый элемтәләрне үстерү өчен өстәмә энергия бирсәк, бу безнең тугандаш республикаларда яшәүчеләр файдасына хезмәт итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка Башкортстанга чакырулары һәм “Русия вертолетлары” холдингы Директорлар советының күчмә утырышында катнашырга тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Уфадагы “Ростех” авиация кластерының яңа җитештерү-укыту үзәге эше мине бик нык кызыксындырды. Башкортстанда күргәннәр — дөнья дәрәҗәсе! “УМПО” җәмгыяте бик тиз үсеш ала, чөнки сездә кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шулай ук, Күмертау авиация предприятиесендә җитештерүнең артуы, “Башкортстан сода компаниясе”нең күрсәткечләре шатландыра. Без Көнчыгыш чыгу юлындагы кыю транспорт чишелешләренә һәм инфраструктура проектларына сокландык. Бизнес-миссиягә килгәндә, без дә үз делегациябезне җавап визиты белән җибәрергә әзер. Без — илнең ике зур төбәге һәм бергә эшләргә тиеш.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: