+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 октябрь 2021, 10:00

“Евразия икътисади үзәге” бездә булачак!

Казахстан делегациясенең Башкортстанга эш сәфәре кысаларында берничә мөһим килешүгә кул куелды.

“Евразия икътисади үзәге” бездә булачак!
“Евразия икътисади үзәге” бездә булачак!
Мәгълүм булуынча, 11 октябрьдә, Республика көне уңаеннан үткән тантаналарга Казахстан делегациясе дә килде. Эшлекле сәфәр кысаларында яклар Башкортстан һәм Казахстан арасында икеяклы сәүдә-икътисади элемтәләрне арытаба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Башкортстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, сүз Нур-Солтан белән Уфа арасында беренче чартер рейсларын 2022 елның гыйнварында ачу турында барды. Мәдәни хезмәттәшлек кысаларында Уфада “Бөек дала мирасы” күргәзмәсе, шулай ук Нур-Солтандагы Халыклар дуслыгы йортында башкорт милли киемнәре һәм көнкүреш әйберләре экспозициясе әзерләнә.
– Уртак эшнең зур өлешен без сәнәгать тармагында күрәбез, – дип билгеләп үтте беренче вице-премьер. – “Еврокоптер Казахстан инжиниринг” предприятиесендә Башкортстан техник-очучылар составын укытырга планлаштырабыз. Казахстан партнерлары катнашлыгында Нефть, газ, химия өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук метан, сыекландырылган табигый газ базарын үстерү буенча хезмәттәшлек тә күздә тотыла.
Шулай ук, Русиянең Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү финанс институтының тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова “Евразия икътисади үзәге” комплекслы проектын формалаштыру һәм тормышка ашыру турында сөйләде.
– Проектны тәкъдим итүче – Башкортстан, аңа Самара өлкәсе һәм Удмуртия кушылды. Аның өстенлекләре күренеп тора, – диде Инна Рыкова. – Бу – транспорт логистикасына аз чыгымнар һәм һәр төбәкнең экспорт куәтен халыкара товар әйләнешенә ныграк җәлеп итеп, чит ил базарларына турыдан-туры чыгу. Башкортстан, Казахстан белән бергә, интеграцияне үстерү өчен Евразия икътисади бергәлеге кысаларында сынау проекты була ала.
Рөстәм Моратов белдерүенчә, “Евразия икътисади үзәге”нең географик өстенлеге – аның Идел буе һәм Уралның индустриаль үсеш алган төбәкләре, шулай ук Казахстан чигендә урнашуы. Бу сәүдәне киңәйтү, заманча логистика кертү, капитал җәлеп итү һәм хезмәт ресурсларын отышлы файдалану өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.
– Ул гамәлдәге предприятиеләрне, инде тормышка ашырылучы инвестицион проектларны берләштерүче зур мегапроект булып тора. Бу төбәкләрнең һәм якын күршеләрнең көндәшлекле өстенлекләрен һәм махсуслашуын — чимал чыгарудан алып экспорт куәте һәм импортны алмаштыручы сыйфатлары булган продукция җитештерүгә кадәр берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде ул.
Очрашу ахырында төбәкара килешүләр төзелде. Документлар сәүдә-икътисади, инновацион һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне активлаштыруга юнәлтелгән. Моннан тыш, Башкортстан биопрепаратлар, ашламалар, вертолет һәм автотранспорт техникасы белән тәэмин итәргә планлаштыра.
– Без истәлекле көндә – Республика көнендә мөһим килешүләр төзедек, – дип нәтиҗә ясады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Алга таба да шулай ук оператив эшләсәк, безне уңыш көтә. Без Казахстанны Башкортстанның стратегик көчле партнерларының берсе буларак карыйбыз.
Шулай ук, бу көнне Уфада беренче тапкыр профессиональ бокс турниры узды. Анда Башкортстаннан өч спортчы чыгыш ясады. Катнашучыларны дәртләндерү өчен төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстанның рәсми делегациясе әгъзалары килде.
Чара Уфаның Спорт сараенда Русиянең Бокс федерациясе һәм Башкортстанның Спорт министрлыгы ярдәмендә узды. Кичәнең төп көрәше Токиода узган Олимпия уеннары чемпионы Альберт Батыргазиев һәм Италия вәкиле Лазе Суата арасында булды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: